Татарстанда мәктәп директорлары киңәшчеләренең хезмәт хакы артачак
Татарстанда агымдагы елның сентябреннән мәктәп директорлары һәм балалар иҗтимагый берләшмәләре белән хезмәттәшлек буенча урта махсус уку йортлары киңәшчеләренә ай саен 5 мең сум күләмендә акча түләнәчәк.
Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының тиешле карарына Татарстан Республикасы Премьер-министры Алексей Песошин кул куйган.
ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы сайты материаллары буенча
Комментарийлар