Татарстанда милли бәйрәмнәр югары дәрәҗәдә узачак
Татарстанда барлык халык бәйрәмнәрен иң югары дәрәҗәдә оештырырга кирәк, дип белдерде Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов.
Милли мәдәният чараларын узган атнада Лаеш районында Каравон рус халык бәйрәме ачып җибәрде. Авылларда һәм район үзәкләрендә Сабан туе 8–9 июньдә, Чаллыда һәм Түбән Камада – 15 июньдә, Казанда 23 июньдә уздыру планлаштырыла.
Семык мари мәдәнияте бәйрәме 15 июньдә Мамадыш районында, Гырон быдтон удмурт мәдәнияте бәйрәме 29 июньдә Менделеевск районында, Валда Шинясь мордва мәдәнияте бәйрәме 30 июньдә Тәтеш районында, Уяв чуваш мәдәнияте бәйрәме 6 июльдә Әлки районында, Питрау керәшен мәдәнияте бәйрәме 13 июльдә Мамадыш районында узачак. Шулай ук 5 июльдә Зеленодольскида Иван Купала республика славян мәдәнияте бәйрәмен билгеләп үтәчәкләр. Бу хакта ТР Рәисенең рәсми сайты хәбәр итә.
Фото: Халыклар дуслыгы йорты сайтыннан
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Заманчалашкан борынгы уку йорты
Халкыбызның «Кечкенә дә төш кенә» дигән әйтеме нәкъ менә Нурлаттагы 8 нче урта мәктәпне күздә тотып әйтелгәндер сыман.
Укучылары санына карап әйтүем. Каладагы алты урта мәктәпнең һәркайсында 600 дән алып 900 гә якын бала белем алса, бу мәктәптә исә укучылар саны 260 ка да тулмый. Ә менә педагогик коллективның тырышлыгына, тынгысызлыгына исең китәрлек.
Гади генә мәктәп түгел, чын мәгънәсендә тарихи музей диярсең: 124 еллык тарихы булган мәктәп төрле чорларда төзелгән биналарда урнашса да, аның төп ишеген ачып керүгә, үзеңне заманча гыйлем йортында дип хис итәсең. Директоры Айрат Ильяс улы Сәхапов та бик тә үзенчәлекле шәхес булып чыкты. Заманында Казан дәүләт педагогия институтында укып, тарих укытучысы белгечлеге алып чыккан. Нурлаттагы 4 нче мәктәптә алты еллап мөгаллимлек итеп, инде мәктәп тормышына ныклап өйрәнеп җиттем дигәндә генә һөнәрен алыштырып, «Татнефть» берләшмәсенә эшкә күчкән. Әлмәт дәүләт нефть институтында укыганнан соң, унҗиде ел гомерен нефть тармагы белән бәйләп, 2019 елда кабаттан мәктәпкә әйләнеп кайта ул. Инде бишенче елын шәһәрнең 8 нче урта мәктәбен җитәкли.
Айрат Ильяс улы – кызыклы әңгәмәдәш тә. Эчкерсезлеге, һәрнәрсәгә үз фикере булуы белән җәлеп итте ул безне.
ТИМЕР ЮЛ МӘКТӘБЕ
– Айрат әфәнде, мәктәбегезнең гасырдан артык тарихы «Мәгариф» журналын укучылар өчен дә кызыклы булыр дип уйлыйм.
– Безнең мәктәп – шәһәребездәге иң беренче һәм иң борынгы гыйлем йорты. Күп еллар дәвамында ул тимер юл мәктәбе булып килде, ә 1997 елда Россия һәм Татарстан мәгариф системасына кертелде. Тарихка күз салсак, 1909 елда Нурлат шәһәренә нигез салына, ә 1911 елда инде станция аша беренче поезд үтә. Тимер юлны салыр өчен, тирә-яктан бик күпләр гаиләләре белән күченеп килә. Балаларга гына түгел, башлангыч белеме булмаган эшче халыкны да укыту проблемасы туа. Әлеге максат белән 1920 елда Нурлат станциясендә иң беренче мәктәп ачыла. Шул ук елдан илдә өлкәннәр өчен икееллык кичке мәктәпләрдә укулар оештырыла. Ә соңрак җидееллык сыйныфлар ачыла башлый. Көндез анда беренче сыйныф балалары шөгыльләнсә, кичләрен аларны зурлар алыштыра. Архивта безнең тимер юл станциясендә мондый катнаш мәктәп ачылуы турында А.Н.Мокеев һәм Е.Я.Кархалева язып калдырган мәгълүматлар саклана. Мәктәп янында ерактан килеп укучы балалар өчен 1934 елда интернат ачыла. Ул тимер юл линиясендә эшләүчеләрнең балаларына белем алу мөмкинлеге биргән. Интернат ябылгач, аның бинасы башлангыч сыйныфлар өчен үзгәртеп корыла. 1938 елда 140 урынга исәпләнгән, кирпечтән төзелгән яңа мәктәп бинасы сафка баса. Тик шатлык озакка бармый, Бөек Ватан сугышы башлана. Сугыш елларында тимер юл мәктәбен госпиталь итәләр. Укучылар яралы сугышчылар алдында концертлар, спектакльләр куя. Яралы солдатлар исә ачлы-туклы балалар белән үз паёкларын бүлешә...
Бөек Ватан сугышыннан соң Нурлат эре тимер юл челтәренә әверелә. Әйләнеш депосы, станция, линия остаханәләре һәм башка хезмәтләр күп эшчеләрне җәлеп итә. 1955 елда мәктәпнең 440 урынлы яңа бинасы төзелә. Бүгенгесе көндә мәктәпнең ике бинасында да дәресләр алып барыла.
– Мәктәп тарихын биналар гына түгел, шәхесләр яза. Укытучы-мөгаллимнәрдән кемнәрне искә алыр идегез?
– Биредә укыткан педагоглар арасында Бөек Ватан сугышы, хезмәт ветераннары, атказанган укытучылар бар. Наталья Никитична Аброкова, Геннадий Михайлович Винокуров, Дмитрий Александрович Стручков, Зоя Ивановна Мокеева, Надежда Игнатьевна Лесина, Нина Петровна Малинина, Люция Александровна Стручкова, Нина Ивановна Иванова, Галина Васильевна Романова, Тамара Ильинична Силаева, Мәтлүфә Камалетдин кызы Әхмәтшина кебек остазлар белем биргән кешеләр төрле өлкәләрдә зур казанышларга ирешкәннәр. Алар арасында Россиянең һәм Татарстанның атказанган нефтьчеләре, табиблары, төзүчеләр, укытучылар, инженерлар, очучылар, геологлар, хәрбиләр, артистлар бар. Мәсәлән, Фёдор Мигранов – «Беларусьфильм»да режиссёр, Василий Курников – Франциядә Россия илчелеге дипломаты, Владимир Стручков– һава лайнеры командиры, Вячеслав Грачёв – хәрби табиб, Вазыйх Гафуров – озак еллар гомерен балалар дәвалауга багышлаган атказанган педиатр. Утыз ел гомерен балаларга татар теле һәм әдәбияты укытуга багышлаган остаз укытучыбыз Роза Идрис кызы Сафинага «Татарстанның атказанган укытучысы» дигән мактаулы исем бирелде.
– Мәктәбе борынгы булса да, бүгенге кыяфәте заманча.
– Әле узган уку елында гына иганәчеләр һәм район хакимияте ярдәме белән мәктәбебез бинасына чираттагы капиталь ремонт ясалды. Грант отып, 7 миллион сумга санузелларны яңарттык. Бүгенгесе көндә 258 укучы 14 сыйныф-комплектта белем ала, аларга 22 укытучы белем бирә. Шуларның берсе– югары, ә уналтысы I квалификация категориягә ия. 2 нче «Б» һәм 9 нчы «Б» сыйныфларында милли тәрбия татар телендә алып барылса, ә 1 нче сыйныфта барлык фәннәр татар телендә укытыла. Башка мәктәпләрдән үзгә буларак, без төрле формаларда татар төркемнәрен саклап кала алдык. 47 укучыбыз әлеге төркемнәрдә татар телен туган тел буларак өйрәнә, ә утызы милли тәрбияле сыйныфларда белем ала. 14 укучыбыз фәннәрне татарча үзләштерә.
Югары квалификация категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы Роза Сафинаның узган ел дүрт укучысы татар теленнән БРИ тапшырды. Ул берничә тапкыр татар теле укытучыларына бирелә торган грант иясе дә булды. Укучыларны татар теленә җәлеп итүдә заманча электрон-белем бирү ресурсларыннан файдалану, презентацияләр үткәрү зарур дип уйлыйм. Татар телендә әхлак дәресләре, сыйныфтан тыш чаралар үткәрәбез: «Серле сандык», «Нәүрүз», «Кече сабантуй», «Каз өмәсе», «Аулак өй» кебек милли йолаларга багышланган чаралар бездә еш булып тора. «Яшь журналист» һәм театр түгәрәкләре эшли.
ИР-АТМЫ, ХАТЫН-КЫЗМЫ?
– Сезнеңчә, мәктәп директоры постында методиканы яхшы белгән укытучы булса яхшыракмы, әллә хуҗалык эшләрен оста оештырырлык администратормы? Хәзер күпчелек мәктәп директорлары кәнәфиендә хатын-кызлар. Моның белән килешәсезме?
– Мәктәп директорының эше тәүлегенә 24 сәгать дәвам итә. Шуңа күрә хатын-кыз коллегалар үпкәләмәсен, мин мәктәп директоры кәнәфиен, һичшиксез, ир кеше биләргә тиеш дип саныйм. Хатын-кыз өчен гаять катлаулы вазифа ул. Ни кызганыч, күп җирдәге кебек үк, безнең шәһәрдәге 9 мәктәпнең бары дүртесендә генә директорлар – ир-ат затыннан. Авыл мәктәпләрендә дә шундый ук хәл: 22 мәктәптән тик алтысында гына (Биләркүл, Колбай-Мораса, Иске Чаллы, Төрнәс, Фома, Чулпан мәктәпләре) ир-атлар җитәкчелек итә. Укытучылар арасында алар тагын да азрак. Әйтик, бездәге 22 укытучыдан физика, информатика, физкультура һәм тарихны гына ир-атлар алып бара. Ата тәрбиясе җитенкерәмәгән бүгенге заман баласына мәктәптә ир-егет тәрбиясе бик тә кирәк югыйсә.
– Әгәр дә Сез мәгариф министры булсагыз, мәгариф системасында нинди үзгәрешләр кертер идегез? Совет чорындагы халык мәгарифенең кайсы сыйфатларын кире кайтару ягында?
– Иң беренче нәүбәттә, укытучының дәрәҗәсен күтәрү, аны яклау юнәлешендә халык арасында максатчан тәрбияви эш алып барылырга кирәк дип саныйм. Социологик тикшеренүләр күрсәткәнчә, демографик чокырга төшкән чорда җәмгыять укытучыга мөнәсәбәттә җитди үзгәрешләр кичерә. Соңгы арада, яшерен-батырын түгел, бала ни генә эшләсә дә, ата-ана бөтен гаепне мәктәп, укытучы өстенә аударып калдыруны кулай күрә. Укытучыны, депутатлар сыман, кагылгысыз итәр идем. Совет чорында укытучының абруе зур иде. Ә хәзерге яшь буын әти-әниләр, гаепне баласыннан эзләү урынына, укытучыны хурларга гына тора. Ә укытучы, авыз ачып, каршы сүз дә әйтә алмый, чөнки моңа аның хокукы юк.
ТЕЛЕФОННЫ – ТӘРӘЗӘ ТӨБЕНӘ
– Бүгенге заман баласын гаджетлардан аерып алып булмый диярлек. Мондый чирне фаҗигагә әйләндермәс өчен ниләр эшлисез?
– Билгеле, балаларны замана техникасыннан тулысынча аерып булмый. Алар үз тормышларын гаджетлардан башка күз алдына китерми инде. Яңа буын, телефон, компьютер белән мәктәпкә кергәнче үк, өлкәннәрдән остарак эш итәләр. Күп бала хәтта телефон белән бергә йоклый.
Моны бары тик ныклы контроль ярдәмендә генә чикләргә мөмкин. Аны бала кечкенә вакыттан башласаң, азмы-күпме уңышка ирешеп булачак дип саныйм. Интернетның тискәре яклары белән плюслары да барын беләбез: белем алу, үз-үзеңне төрле яклап үстерү өчен менә дигән ресурс – арзан, мәгълүматны теләсә кайсы вакытта кереп карап була.
Безнең укучылар, мәктәпкә килүгә, телефоннарының тавышын бастырып, тәрәзә төбенә тезеп куялар һәм тәнәфес вакытында гына кулларына алалар. Әти-әнисе шалтыраткан-шалтыратмаганны, башка кирәкле информацияне карагач, кире урынына куялар.
Хәзерге балаларга дикъкать, игътибар кебек сыйфатлар җитми. Алар, башланган эшне ташлап, тиз арада икенчесенә күчәләр, әмма анысын да ахыргача җиткермиләр. Әти-әниләр, өлкәннәрнең гозер-үтенечләренә тиз генә җавап бирмиләр дип, балаларыннан зарланалар. Чынлап та, андыйлар дәрестә бөгелә-сыгыла, укытучыларның кисәтүләрен ишетми, җае чыгу белән кулы телефонга үрелә. Алар арасында укырга яки иҗат эшчәнлегенә сәләтлеләре дә булырга мөмкин, ләкин үзләренең игътибары, тырышлыклары җитенкерәмәү аркасында мөмкинлекләре тулысынча тормышка ашырылмый. Менә шуңа телефоннарны читкә алып куюны мәҗбүри итәбез. Әгәр бик кирәк булса, әти-әнисе сыйныф җитәкчесенә шалтырата ала.
Ә икенче ысул – тәнәфес вакытында укучылар белән төрле уеннар оештыру. Бу – бик кулай алым. Укучы, беренчедән, ял итә, икенчедән, телефон турында «оныта».
Икенче мәсьәлә – укучыларны хезмәткә җәлеп итү. Ата-аналарның байтагы баласын «аксөяк» итеп үстерү ягында.
Безнең мәктәптә күпчелек бала гади эшче гаиләсеннән, шуңа күрә эш эшләргә атлыгып торалар. Хезмәт дәресләрендә бакча эшләрен дә башкаралар, чәчәк үсентеләре дә утырталар, аларга су сибәләр, кар көриләр. Үзләре сорап алып эшлиләр. Шуңа күрә, җәй җитсә, мәктәп яны шау чәчәккә күмелә.
– Башка мәктәпләрдәге кебек, Сез дә педагогларга кытлык сизәсезме?
– Педагогик кадрлар проблемасы һәр мәктәпнең көн кадагында тора дисәм, бер дә ялгыш булмас. Узган елларда кадрларга кытлык кичерсәк тә, быел бары тик информатика фәнен генә читтән килгән укытучы алып бара. Бер укучыбыз, югары уку йортын тәмамлап, бу уку елында тарих һәм җәмгыять белеме укытырга кайтса, киләсе уку елында шулай ук үзебезнең укучыбыз биология һәм география фәннәрен укытырга кайтыр дип торабыз. Ул – бик тырыш егет, яңа гына бездә практика үтеп китте.
Барыбыз да, педагогларның хезмәт хакы артсын иде, дип телибез. Укытучының хезмәт хакы күтәрелде бит, диярсез. Килешәм, ләкин бик әзгә. Бары тик ике ставкага якын дәрес алып баручылар гына сизде аны. Ә бер ставкада эшләүче укытучыларның хезмәт хакы 20 мең сум тирәсе. Бу бик аз! Шуңа яшьләр мәктәпкә укытырга килергә бик үк атлыгып тормый да инде.
УКЫТУЧЫГА БӘЯ
– Укытучыларыгыз хезмәтен ниндирәк критерийлардан чыгып бәялисез? Хәзер укытучыга бәя төрле конференция-конкурсларда җыйнаган сертификат-грамоталар санына карап бирелмиме?
– Баллар исәпләгәндә, укытучыларны төрле яклап бәяләргә тырышабыз. Шунысын әйтим: укытучы аттестация узамы, әллә берәр грантта катнашырга ниятлиме, ул үзе узган конкурс нәтиҗәләреннән башка ерак китә алмый.
Минемчә, укытучының төп бурычы – укучыларны үз өсләрендә эшләргә өйрәтү. Әлеге һөнәр иясе булыр өчен табигать биргән зур көч, сабырлык, зирәклек, акыл тирәнлеге, өмет һәм ышаныч кирәк.
– Акыллы ата-ананы танып белергә мөмкинме?
– Акыллы ата-аналар 1 сентябрь линейкасында ук күренә. Болар – кайгыртучан әти-әниләр. Алар беренче сыйныфтан балалары белән атлап китәләр, һәм ул авыр юл мәктәпне тәмамлаганчы дәвам итә. Алар һәр мәктәп бәйрәменә, ата-аналар җыелышына киләләр, сыйныф эшләрендә катнашалар, мәктәп проблемаларын хәл итәргә тырышалар. Мондый ата-аналар һәрвакыт укытучыларның киңәшләренә колак сала, укытучы һәрвакыт хаклы дип саный. Бәхеткә, бездә андый ата-аналар аз түгел. Ләкин барысы хакында да шулай дип әйтә алмыйм.
– Укытучының үз балаларына вакыты калмый, диләр. Сез бу фикер белән килешәсезме?
– Килешәм. Хәләл җефетем Лилия дә 30 ел гомерен балалар укытуга багышлады. Иптәшем белән югары белемле ике кыз тәрбияләдек.
Укытучының эше мәктәп кысаларында гына бетми, өйгә дә кайта. Миңа, җитәкче буларак, еш кына җыелышларда, киңәшмәләрдә катнашырга туры килә. Һәрвакыт юлда. Нәтиҗәдә үз балаларыма вакыт аз кала иде. Гаиләбездә тәрбия эше белән күбрәк хатыныма шөгыльләнергә туры килде. Баланы сүз белән генә түгел, эшең белән тәрбияләргә кирәк.
Әңгәмәдәш –
Таһир САБИРҖАНОВ
Альберт САБИР фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар