Татарстанлылар перспектив һөнәрләргә бушлай өйрәнә ала
Социаль якланмаган категория гражданнарының «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. Укыту «РФ цифрлы икътисады»...
Социаль якланмаган категория гражданнарының «Цифрлы һөнәрләр» программасы буенча бушлай һөнәри белем алу мөмкинлеге барлыкка килде. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә.
Укыту «РФ цифрлы икътисады» илкүләм проектының «Цифрлы икътисад өчен кадрлар» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Быел «Цифрлы икътисад» программасында катнашып, түбәндәге категория гражданнары укыту узарга мөмкин:
- Эш белән тәэмин итү үзәгендә исәптә торучы инвалидлар һәм эшсезләр (уку бушлай).
- 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм хезмәт хаклары уртача күрсәткечтән түбәнрәк булган ата-аналар һәм мәшгульлек үзәгендә теркәлмәгән эшсезләр (75% күләмендә ташлама).
- 3 яшькә кадәрге балалары булган һәм төбәк буенча уртачадан күбрәк хезмәт хакы алучы ата-аналар; югары уку йортлары, техникумнар һәм көллият студентлары; шулай ук бюджет оешмалары хезмәткәрләре һәм хезмәт хакы уртача төбәкнекеннән түбән булган гражданнар (50% күләмендә ташлама).
Тулырак мәгълүмат белән сылтама аша танышырга мөмкин.
Комментарийлар