Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова вафат

Кичә, 18 сентябрь, Австралиядә яшәп иҗат итүче җырчы, Татарстанның атказанган артисты Зуля Камалова вафат булган.

Ул соңгы вакытта яман шеш авыруы белән көрәшә иде. Җырчының үлеме турында продюсер Александр Чепарухин үзенең социаль челтәре битендә хәбәр итте:

- Зуля 55 яшен тутырып безнең арадан китеп барды. Соңгы сәгатьләрендә аның янында кызы Зифа һәм ире Эндрю булды. Мин аның белән соңгы тапкыр узган атна башында сөйләштем. Ул үзенең көннәре санаулы икәнен аңлый иде, ләкин могҗизага өметен өзмәде, –  дип яза ул.

Фото: Зуля Камалованың ВКОНТАКТЕ социаль челтәрендәге төркеменнән

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ