Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның атказанган фән эшлеклеләре сафы тагын бер галимгә  артты

        Укытучыларның  август киңәшмәсендә  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф тармагында эшләүче бер төркем укытучыларга, галимнәргә  хөкүмәт бүләкләре тапшы...

        Укытучыларның  август киңәшмәсендә  Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов мәгариф тармагында эшләүче бер төркем укытучыларга, галимнәргә  хөкүмәт бүләкләре тапшырды.
        Бүләкләнүчеләр арасында татар әдәби  мирасын өйрәнүгә, аны халкыбызга һәм яшь буынга  җиткерүгә зур өлеш керткән галим –  Галимҗан Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының әдәбият бүлеге мөдире, педагогика фәннәре кандидаты, филология фәннәре докторы  Әлфәт Закирҗанов   та бар. Аңа «Татарстанның атказанган фән  эшлеклесе» дигән мактаулы исем бирелде.
        Галимнең бу шатлыгын иң беренче уртаклашучылар арасында «Мәгариф» журналы җитәкчелеге белән бергә, Казандагы Ш. Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназиянең элеккеге директоры, Татарстанның халык укытучысы  Камәрия Хәмидуллина да бар иде.

Альберт САБИР


Автор фотосы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ