Логотип Магариф уку
Цитата:

Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуровны искә алу чарасы узачак

16 ноябрь16.30 сәгатьтә Тинчурин театрында Татарстанның халык артисты Тимергали Зиннуровның тууына 75 ел тулу уңаеннан искә алу чарасы узачак дип хәбәр итә театр матбугат хезмәте.

Тимергали Зиннуров – Тинчурин театрында 1982 –2017  елларда эшләгән, гомеренең соңгы көненә кадәр сәхнәдә уйнаган артист. Театр музеенда артистның тормыш юлы һәм иҗатына багышланган күргәзмә ачылачак, шулай ук спектакль алдыннан сәхнәдә артистны тамашачылар бергә искә алу узачак. Күп еллар бергә эшләгән сәхнәдәшләре матур истәлекләр, хатирәләр белән бүлешәчәк.

Искә алу чаралары туган ягында дәвам итәчәк. 21 ноябрьдә артистның туган ягы – Лаеш районы Пәрәү авылында Т.Зиннуровның каберенә чәчәкләр салу, догалар кылу ниятләнә. Мәктәптә укучылар белән очрашу узачак, соңыннан авылның мәдәният йортында артистның якты истәлегенә багышланган «Яратам, бетте-китте!» спектакле күрсәтеләчәк.

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

2

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ