Логотип Магариф уку
Цитата:

Теләче мәчетенә яшьләр актив йөри башлаган

Теләче районы имам-мөхтәсибе: «Соңгы арада мәчеткә яшьләр актив йөри башлады».

Теләче районы имам-мөхтәсибе, республиканың Төньяк төбәге казые Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев районда мәчеткә яшьләрнең актив йөрүен әйтте. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгы хәбәт итә.

Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев сүзләре буенча, «Ихлас» мәчете 1997 елда салынган. Район башлыгы Нәҗип Хаҗипов белән берлектә 2021 елдан мәчетне матурлаталар, бүгенге көндә ремонт эшләре алып барыла. Мәчетнең фасадын тышлаганнар, түбәсен алмаштырганнар.

"Район халкы мәчеткә бик актив йөри. Күбесенчә яшьләр. Җомга намазларында 150 ләп кеше катнаша", –  дип белдерде Исмәгыйль хәзрәт Фәләхиев.

Мәчеттә Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгать Сәфәров һәм Теләче муниципаль районы башлыгы Нәҗип Хаҗипов булды.

Фото: © «Татар-информ», Владимир Васильев

 

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ