Логотип Магариф уку
Цитата:

Тинчурин театры яшь режиссёрларны курсларга чакыра

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссёрлар өчен курслар ачыла. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов алып барачак. Бу хакта «Тата...


Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры базасында яшь режиссёрлар өчен курслар ачыла. Дәресләрне Тинчурин театрының баш режиссёры Туфан Имаметдинов алып барачак. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 




Туфан Имаметдинов фикеренчә, соңгы елларда милли сәнгатебез Татарстанның мәдәни тормышында ныклы урын алды, үз тамашачысын тапты, татар театрында сәхнәгә чыккан әсәрләр халыкара һәм Россиякүләм фестивальләрдә катнаша. Заманча татар сәнгатен үстерергә теләгән яшь режиссёрларның идеяләрен тормышка ашыру өчен мөмкинлекләре чикле, мәйданчыклар белән дә кыенлыклар туа. Курсларында укыган белгечләр исә Тинчурин театры сәхнәсендә үз проектларын күрсәтә алачак.
Курсларда 1 ел дәвамында белем аласы. Гаризалар 20 сентябрьгә кадәр кабул ителә: tinchurinteatr1933@gmail.com . Гаризага резюмены да беркетергә кирәк. Уку түләүсез.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ