Тинчурин театрында «Әбиемнең төсе югалмасын» дигән бәйрәм узачак
Чара Өлкәннәр көненә һәм Россиядә Гаилә елына багышлана.
6 октябрь 16.00 сәгатьтә К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында Өлкәннәр көне уңаеннан «Әбиемнең төсе югалмасын» дип исемләнгән бәйрәм узачак дип хәбәр итә Тинчурин театрының матбугат хезмәте.
Программада (16.00-16.35): татар яулыклары күргәзмәсе, яулык бәйләү буенча дизайнер Наҗия Галимовадан мастер-класс, яулыклар белән дефиле. Бәйрәмдә шулай ук концерт программасы көтелә: Тинчурин театры оркестры, театр актрисасы Әдилә Хәсәнова чыгышы.
Чара хедлайнеры – хедлайнер Татарстанның атказанган артисты Ләйсән Гыймаева.
Чарага керү: 6 октябрь 17:00 дәге спектакльгә алынган билетлар буенча.
Комментарийлар