Тинчурин театрында «Таһир-Зөһрә» куела
К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының яңа, 91 нче сезоны 5 сентябрьдә ачыла.
Яңа сезонда Фәтхи Бурнаш пьесасы буенча «Таһир-Зөһрә» мәхәббәт турында риваяте тәкъдим ителәчәк. Әсәрне сәхнәгә Татарстанның атказанган артисты Зөлфәт Закиров сәхнәләштерде. Премьерада театрның яшь һәм урта буын артистлары катнаша.
«Фәтхи Бурнаш «Таһир-Зөһрә» әсәрендә сурәтләгән хисләрнең ихласлыгы, персонажларның конфликты минем өчен кызыклы да, актуаль дә, шул ук вакытта алар бүгенге заман белән дә яңгыраш таба, – ди режиссер Зөлфәт Закиров. – Аерым алганда, пьеса һәр персонажны тамашачы өчен төрле яктан ача. Биредә, беренче чиратта, аталар белән балалар арасында низаг тууга сәбәпче булган яшьләрнең ихлас, самими, чиста мәхәббәте сурәтләнә. Шул ук вакытта параллель рәвештә дәүләтләр арасында сәяси мөнәсәбәтләр куера. Хәзерге заманда, материаль як артыннан куып, без мәхәббәт хисен, аерым алганда якыннарыбызга, әти-әниләребезгә, ватаныбызга карата мәхәббәтне, икенче планга калдырдык. Әлеге әсәр белән без үз мәхәббәтең, хисләрең өчен көрәшергә, тормыш юлында бернинди авырлыкларга да карамыйча, бу хисләргә тугры калырга кирәклеген җиткерәсебез килә».
Спектакльне «Пушкин картасы» белән дә карарга мөмкин.
Комментарийлар