Тиздән «Кәрлә – мәктәп баласы» спектакле куелачак
«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен чыгара.
«Әкият» татар дәүләт курчак театры «Кәрлә – мәктәп баласы» спектаклен чыгарырга җыена. 16, 17 февраль көнне театрда премьера көтелә.
«Бу – Туфан Миңнуллинның балалар өчен язылган иң кызыклы пьесаларының берсе. Пьесаның төп геройлары: Шүрәле, Дию, Убырлы карчык, Кәрлә», – дип искәртә театрның матбугат үзәге.
Әсәрне сәхнәгә куючы режиссер – Илгиз Зәйниев, рәссам – Арсений Жихарев, композитор – Марат Әхмәтшин.
0+
Чыганак: "Татар-информ"
Комментарийлар