Тиздән татар теленнән диктант язачакбыз
27 нче октябрьдә Россия төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгессы...
27 нче октябрьдә Россия төбәкләрендә «Татарча диктант» акциясе узачак. Барлык катнашучыларга сертификатлар тапшырыла, ә хатасыз язучыларга аерым бүләкләр биреләчәк. Бу хакта Бөтендөнья татар конгессы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Республикада «Татарча диктант» акциясе 2016 елдан алып оештырыла. Узган елда чарада Россиянең 20 төбәгеннән һәм 10 чит илдән ике меңнән артык кеше катнашты. Акциянең максаты — татар телендә хатасыз язарга өйрәнү, әдәби татар телен кулланучылар санын арттыру, татар әдәбияты әсәрләренә киң җәмәгатьчелекнең игътибарын юнәлтү.
Проектның оештыручылары һәм партнерлары: Татарстан Республикасы яшьләр министрлыгы, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты һәм «Каюм Насыйри институты» фәнни-белем үзәге.
Комментарийлар