Логотип Магариф уку
Цитата:

Тормыш сыйфаты буенча Татарстан бишенче урында

Татарстан – тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында бишенче урында.

2023 ел нәтиҗәләреннән күренгәнчә, Татарстан тормыш сыйфаты буенча Россия төбәкләре рейтингында беренче бишлектә калды. Рейтингны РИА Новости агентлыгы төзегән.

Республика моннан бер ел биләгән дүртенче урынын Краснодар краена бирде һәм бишенче баскычта урнашты. Шул ук вакытта әгәр 2022 елда рейтинг индексы 72,113 не тәшкил итсә, 2023 елда ул 73,757 гә кадәр күтәрелде.

Тулаем алганда, тормыш сыйфаты Россиянең күпчелек төбәкләрендә (89 ның 85 ендә) артты. Чукот автономияле округында, Белгород, Магадан һәм Псков өлкәләрендә ул кимеде. Беренче өч баскычны, моннан бер ел элеккеге кебек үк, Мәскәү, Санкт-Петербург шәһәрләре һәм Мәскәү өлкәсе били.

Чыганак: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ