“Тоталь диктант” халыкара акциясенә теркәлү ачылды
50 дән артык мәйданчык теләге булган һәркем өчен ачык булачак.
5 апрельдә узачак “Тоталь диктант” халыкара акциясенә теркәлү ачылды.
Мәгърифәтчелек акциясенә республика буенча 1000 нән артык мәйданчыкның берсендә кушылырга мөмкин булачак. Казанда катнашучылар өчен 200 дән артык уздыру мәйданчыгы әзерләнгән: китапханәләр, югары уку йортлары, мәдәни үзәкләр, музейлар һәм башка учреждениеләр. 50 дән артык мәйданчык теләге булган һәркем өчен ачык булачак.
Быел диктант текстын Марина Москвина – танылган язучы, сценарист, “Ясная Поляна” премиясе финалисты, Андерсен халыкара Мактаулы дипломы лауреаты, журналист язган.
Казанда “Тоталь диктантны” уздыру өчен төп мәйданчыклар булып А.С. Пушкин исемендәге Мәдәният үзәге, Татарстан Республикасы Милли китапханәсе һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланды. Моннан тыш, “Россия – минем тарихым” паркында һәм “АРТ Үзәктә” дә грамоталылыкны тикшереп булачак.
Комментарийлар