Логотип Магариф уку
Цитата:

Түбән Камада мобилизацияләнүчеләр өчен оекбашлар бәйлиләр

Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хуҗабикә» ял һәм аралашу клубының кул эше осталары махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм итәргә булды. Олы яшьтәге түбәнкамалылар мобилизацияләнгән ир-егетл...

Түбән Кама рус җәмгыяте каршындагы «Хуҗабикә» ял һәм аралашу клубының кул эше осталары махсус операциядә катнашучы якташларына ярдәм итәргә булды. Олы яшьтәге түбәнкамалылар мобилизацияләнгән ир-егетләргә тапшыру өчен җылы оекбашлар бәйли. Бу хакта «Татар-информ» хәбәр итә. 

Һәр пар бәйләнгән әйберләргә игелекле теләкләр язылган хат, кофе, балалар кремы салыначак. 
Кул эше осталары «Нефтехимик» хоккей клубына рәхмәт белдерә. Хоккей клубы 200дән артык җеп тапшырган. Шулай ук җепне кул эше осталары үз акчаларына да сатып алган.
Оекбашларны җибәрү 14 октябрьгә планлаштырыла. «Боевого братства» егетләре посылкаларны илтеп тапшырачак.
Мондый игелекле эштә һәр түбәнкамалы ярдәм итә ала. Җепләрне Халыклар дуслыгы йортында кабул итәләр (Химиклар проспекты, 74б, 207 бүлмә). Аннан кул эше осталары оекбашлар бәйләячәк.

Фото: Түбән Кама муниципаль районы рәсми сайтыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ