Түбән Камада Тукайны зурлый беләләр
Хак дөресе шулай. Күп җирдәгечә, сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җиткәнен генә көтеп ятмый алар. Ел әйләнәсе Тукай рухы, Тукай шигърияте белән яшиләр Түбән Камада. Тукай теле – татар теле...
Хак дөресе шулай. Күп җирдәгечә, сөекле шагыйребезне җиһанга биргән апрель ае җиткәнен генә көтеп ятмый алар. Ел әйләнәсе Тукай рухы, Тукай шигърияте белән яшиләр Түбән Камада. Тукай теле – татар теленә мәхәббәтне сабый чактан өзлексез бала күңеленә сеңдергән чакта гына «Без – Тукайлы халык» дип горурланып әйтерлек гамәлләр майтарып буласын яхшы аңлап эш итә шул алар. Шуңамы, Түбән Камада бу көннәрдә шәһәрдәге Тукай исемендәге үзәк китапханә коллективы башлангычы белән, Габдулла Тукайның 133 еллыгына багышлап, «Яттан сөйлә Тукай шигырьләрен, – шушы булыр иң зур бүләгең» дигән сәнгатьле уку конкурсы игълан ителүе бер дә гаҗәп түгел. Әлеге конкурс 26 мартка кадәр дәвам итәчәк. Аның 1 нче этабы балалар бакчаларында, мәктәпләрдә, урта һәм югары уку йортларында, оешмаларда үткәрелә.
2 нче этап яшь үзенчәлекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, V сыйныфтан алып VIII сыйныфка кадәр, IX сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
3 нче этап – җинүчеләрне билгеләү. Жиңүчеләрне бүләкләү исә 26 апрель көнне каладагы Габдулла Тукай һәйкәле янында – Шигърият бәйрәмендә булачак.
Бу җәһәттән, шәһәрдәге 39 нчы балалар бакчасы коллективының да күркәм гамәле мактауга лаек. Инде быел өченче ел рәттән аларның татар телендә белем һәм тәрбия бирүче балалар бакчаларында (төркемнәрендә) тәрбияләнүчеләр арасында «Без – Тукай варислары» дигән бәйге оештырулары. Моңарчы ул шәһәр күләмендә генә уздырылса, быел төбәкара күләмдә, ягъни күрше-тирә районнардагы барлык татар балалар бакчаларын да әлеге конкурста катнаштырырга исәпләре.
Ул «Мин – Тукай варисы», «Тукай геройлары бүгенге көндә» номинацияләре буенча үткәрелә. Конкурста 5 – 7 яшьтәге балалар Тукай иҗаты, шигырьләре белән имтихан тотачаклар, иҗади табышлары белән таныштырачаклар. Бәйге нәтиҗәләре буенча иң зирәк, иң ягымлы, иң мөлаем, иң зәвыклы, иң күркәм, иң сөйкемле Тукай варислары ачыкланачак.
2 нче этап яшь үзенчәлекләре буенча 5 номинациягә бүленә: мәктәпкәчә яшьтәге балалар, башлангыч сыйныф укучылары, V сыйныфтан алып VIII сыйныфка кадәр, IX сыйныфтан 20 яшькә кадәр һәм 20 яшьтән өлкәнрәкләр өчен.
3 нче этап – җинүчеләрне билгеләү. Жиңүчеләрне бүләкләү исә 26 апрель көнне каладагы Габдулла Тукай һәйкәле янында – Шигърият бәйрәмендә булачак.

Таһир САБИРҖАНОВ
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Г.Ибраһимовның иҗади мирасы ничә томлык?
«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенең күренекле әдип, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, публицист, тарихчы, педагог, методист, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовка багышла...

«Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясенең күренекле әдип, әдәбият галиме, тәнкыйтьче, публицист, тарихчы, педагог, методист, җәмәгать эшлеклесе Галимҗан Ибраһимовка багышлап уздырылуына артык аптырыйсы да юк иде. Бердән, иртәгә – бу олуг милләттәшебезнең туган көне. Юбилее ук булмаса да, аның исеме, иҗаты, милләте өчен кылган гамәлләре халкыбыз күңелендә. Икенчедән, тагын елъярымнан үзенең 100 еллыгын билгеләп үтәчәк Татарстан мәмләкәтенең дәүләтчелеген булдыруда Галимҗан Ибраһимов лидерларның берсе була. Безнең «Мәгариф» журналы өчен дә аның исеме ят түгел: нәкъ менә 1918 елда «Мәгариф»не оештыручыларның берсе һәм аның беренче мөхәррире дә булган бит әле ул Галимҗан Ибраһимов!
Ә инде бүгенге конференциянең Тел, әдәбият һәм сәнгать институты галимнәре катнашында үтүенең дә хикмәте бар иде. Бердән, бу институт 1967 елдан бирле, ягъни инде ярты гасырдан артык, Галимҗан Ибраһимов исемен йөртә, икенчедән, быел көзгә институт үзе дә оешуының 80 еллыгын билгеләп үтәргә җыена. Өченчедән, әдип исемен горур йөртүче институт коллективы татар әдәбияты классигы Галимҗан Ибраһимов мирасының академик басмасын әзерләп чыгаруга алынган.
1974 – 1987 елларда бу әдипнең 8 томлыгы, ә 2000 елда язучының хатларын һәм аның язмышына бәйле документларны туплаган 9 нчы томы әлеге институт галимнәре тарафыннан әзерләнеп, бастырып чыгарылган иде инде. Һәм менә күптән көтелгән вакыйга: бу юлы инде әдипнең академик басмасы! Анда Г.Ибраһимовның моңарчы 9 томлыгына кертелмәгән 160 яңа хезмәте дә урын алырга тиеш икән. Академик басма 15 томнан торачак. Инде аның баштагы биш томы укучы кулына барып ирешкән. Тагын биш томы ел ахырына кадәр нәшер ителәчәк. Соңгы биш томын 2020 елда – Татарстанның 100 еллык юбилеена өлгертергә ниятләре.

Фото: tatar-inform.tatar
Таһир САБИРҖАНОВ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар