Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган тел –ягымлы тел

Мәктәпләрдә, югары уку йортларында туган телләрне укытуга аз вакыт каралган. Ләкин туган телен саклап калырга теләгән милләтләр аның юлларын таба.

«Ата-бабам теле» (Язык предков) фонды тарафыннан ел саен үткәрелеп килүче, узган ел «Мин укытучы һәм мин моның белән горурланам» шигаре астында узган конкурс – бу юнәлештә башкарыла торган эшнең күркәм чагылышы. 

«Бу конкурска күптән түгел йомгак ясалды, анда катнашучылар арасында укучылар, мөгаллимнәр һәм тәрбиячеләр бар. Мин «Әдәби әсәрне сәнгатьле уку» номинациясендә чыгыш ясадым. Гран-при алмасам да,  куйган хезмәтемне жюри 1 нче урын белән билгеләп үтте.  Казандагы 26 нчы катнаш төрдәге балалар бакчасы тәрбиячесе Энҗе Гыйльметдинова да әлеге конкурста беренчеләр сафында иде. Тәтештәге П.С.Ханжин исемендәге  1 нче мәктәптән туган тел һәм әдәбият укытучысы Румия Шәйхетдинова лауреат булды. Бу конкурс без яшәгән җәмгыятьтә  туган телләрне өйрәнү һәм саклауда, ана телен яшьләр арасында популярлаштыруда, яшь буыннарга тапшыруда мөһим роль уйный», – диде Яшел Үзән районы Осиново бистәсендәге В.В.Карпов исемендәге лицейның татар теле һәм әдәбияты укытучысы Лилия Мансурова.

Бәйгедә актив катнашучылар арасында Башкортстан, Марий Эл, Саха (Якутия), Коми, Төньяк Осетия-Алания, Ингушетия, Карачай-Черкас, Кабарда-Балкар республикалары, Чукотка автономияле округы вәкилләре  дә бар.  Бу үзе үк туган телне, гореф-гадәтләребезне саклау кирәклеген тирәнтен аңлаучы халыкларның күп, географиясе никадәр киң икәнен күрсәтә.


Альберт САБИР

Фото Лилия Мансурованың шәхси архивыннан 

Язмага реакция белдерегез

1

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ