Логотип Магариф уку
Цитата:

Уфада ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм БР Фәйзи Гаскәров халык бию ансамбленең уртак концерты узды

Уфаның «Башкортостан» Дәүләт концерт залы сәхнәсендә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле һәм Башкортстан Республикасы Фәйзи Гаскәров исемендәге Дәүләт академия халык бию ансамбленең уртак концерты узды.

Уникаль концерт Фәйзи Гаскәров ансамбле һәм «Уфанет» компаниясе оештырган «Бию — халыкның җаны» Россия халыклары хореография сәнгате фестивале кысаларында узды.

Коллективларны легендар Фәйзи Гаскәров берләштерә. Башкортстан Республикасы халык биюләре ансамбленә нигез салучы һәм беренче сәнгать җитәкчесе Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров берничә ел ТАССР җыр һәм бию ансамбленең балетмейстеры булып эшли. Фәйзи Гаскәров ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле өчен бик күп якты хореографик композицияләр — «Җизнәкәй», «Шома бас», «Аулак өй» һәм башкаларны куйган.

Концерт башкортларның «Тархан» биюе белән ачылды. Гаскәрлеләр Фәйзи Гаскәров мирасының алтын фондыннан композицияләр тәкъдим иттеләр — «Проказницы», чиләк белән борынгы бию, «Җиде кыз», «Печән чабучылар» һәм репертуарның башка шедеврлары.

Икенче бүлектә сәхнәдә Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле чыгыш ясады. Татарстан Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 87 еллык данлы тарихы бар. Татарстанлылар программаны «Гармун-гармун» композициясе белән ачып җибәрде һәм Уфа тамашачысына якты хореографик, вокаль һәм инструменталь композицияләр тәкъдим итте: «Сарманча әйлән-бәйлән», «Егетләр биюе», «Рәйхан» һәм башкалар.

Финалда ике данлыклы ансамбль «Гөлнәзирә» башкорт биюе һәм «Әпипә» татар биюе кергән вокаль-хореографик композицияне башкарып, дуслык әйлән-бәйләне уйнады.

Коллективлар чыгышыннан соң артистлар һәм тамашачылар алдында Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбле директоры Нәзир Байегетов чыгыш ясады.

«Бүген сәхнәдә сез үз республикаларының иң яхшылары булган ике данлыклы ансамбльне күрдегез. Алар үзләренең гаҗәеп номерларын күрсәттеләр, - дип билгеләде ул. - Без –  тугандаш республикалар. Әлеге  коллективларны Фәйзи Әдһәм улы Гаскәров берләштерә. Бүгенге концертны аңа багышлыйбыз. Безнең концерт - ул дуслык күпере. Беренче тапкыр әлеге коллективлар бер сәхнәдә тора».

Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән Нәзир Байегетов ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең сәнгать җитәкчесе Айрат Хәмитовка «Бию – халыкның җаны» фестивалендә катнашу турында диплом, шулай ук истәлекле бүләк – Фәйзи Гаскәров ансамбле өчен махсус эшләнгән уникаль дизайнлы плед тапшырды. Пледтагы рәсем самавыр белән «Проказницы» легендар биюендәге чын чаршау бизәген кабатлый.

 

Язма Фәйзи Гаскәров исемендәге дәүләт академия халык биюләре ансамбленең матбугат хезмәте материаллары буенча әзерләнде

Фотолар авторы: Эдуард Дильмухаметов

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ