Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларны һәм табибларны планшетлар белән тәэмин итәчәкләр

Россия цифрлы үсеш министры Максут ШадаевTadviser Summit 2023 форумында,  2025 елдан укытучыларны һәм табибларны төрле  планшетлар белән тәэмин итә башлаячаклар, дип белдерде.  Планшетларны яңа елда с...

Россия цифрлы үсеш министры Максут ШадаевTadviser Summit 2023 форумында,  2025 елдан укытучыларны һәм табибларны төрле  планшетлар белән тәэмин итә башлаячаклар, дип белдерде.  Планшетларны яңа елда сынап карарга, алар арасыннан иң яхшыларын сайлап алырга планлаштыралар.
Бүгенге көндә ноутбукмы, әллә планшетлар отышлырак булырмы, дигән сорау белгечләрдә бәхәс тудыра. "Яңа программа кысаларында без уртак фикергә килеп, укытучыларга заманча планшетлар белән ярдәм күрсәтербез дип өметләнәбез", - дип сөйләде Шадаев.
Шадаев сүзләренчә, планшетлар "Электрон журнал, электрон контент белән эшләү, видеоконференция, чатлар белән эшләүдә заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. Министр шулай ук мәгарифне цифрлаштыру процессының эзлекле һәм этаплап баруын, мәктәпләрнең 98 %  ы Интернетка оптика белән тоташтырылуын, Wi-Fi челтәрләре төзелә башлавын да билгеләп үтте.
                                                                                                                                                                                                                                                                                                                     Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ