Логотип Магариф уку
Цитата:

Укытучыларның кәгазь эше кимеячәк

Дәүләт Думасы Россия мәктәпләре педагогларына документар йөкләнешне киметү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Рособрнадзор һәм Мәгариф министрлыгы катнашында эшләнгән төзәтмәләр «РФда...

Дәүләт Думасы Россия мәктәпләре педагогларына документар йөкләнешне киметү турында закон проектын беренче укылышта кабул итте. Рособрнадзор һәм Мәгариф министрлыгы катнашында эшләнгән төзәтмәләр «РФда мәгариф турында» федераль законга кертелә.
Закон проекты кирәкле хисап документлары исемлеге һәм аларның формасын Мәгариф һәм фән министрлыгы раслаячак дип билгели. Укытучылар билгеләнгән исемлектән читтә хисаплар әзерләргә, ә электрон документ әйләнеше кәгазьдә кабатланырга тиеш түгел.
Әлеге законны кабул итү мәктәп укытучыларын артык кәгазь эштән бушатырга мөмкинлек бирәчәк һәм аларга балалар белән эшләргә күбрәк вакыт калдырачак. Элегрәк Рособрнадзор җитәкчесе Анзор Музаев, яңа таләпләр мәктәп укытучысына бюрократик йөкләнешне ике тапкыр киметергә мөмкин, дип белдерде.
Закон проектын әзерләү барышында ведомствоара эшче төркем төзелде, ул Россия Федерациясенең биш субъекты мисалында (Пенза өлкәсе, Мәскәү өлкәсе, Чуваш Республикасы, Липецк өлкәсе һәм «Сириус» федераль территориясе) мәктәпләргә нинди запрослар һәм мәктәп хисабында нинди документлар кирәгеннән артык булуын анализлады.

Рособрнадзор материаллары буенча
Фото: https://mon.tatarstan.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ