Логотип Магариф уку
Цитата:

Ураза гаете мөбарәк булсын

Быелгы Рамазан ае истәлекләргә, күркәм гамәлләргә бай булды. Республикабыз халкына  ислам кыйммәтләре һәм изге айның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде, дәгъват ясалды,  ифтарлар, хәйрия чаралары...

Быелгы Рамазан ае истәлекләргә, күркәм гамәлләргә бай булды. Республикабыз халкына  ислам кыйммәтләре һәм изге айның фазыйләтләре турында вәгазьләр сөйләнде, дәгъват ясалды,  ифтарлар, хәйрия чаралары үткәрелде.

Татарстан Диния нәзарәтенең    «Зәкят» хәйрия фонды оештырган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны барышында  сырхаулы  20 баланы дәвалау өчен акча җыю, авыр тормыш хәлендә калган  өлкән яшьтәге 20 кешегә матди ярдәм күрсәтү мөмкинлеге туды. Ай дәвамында 5000 кешегә исәпләнгән хәйрия ифтары оештырылды,  500 дән артык гаиләгә 4 тонна азык-төлек өләшенде.

Казанда бер автобус  маршруты бер көн буе пассажирларга түләүсез хезмәт күрсәтте. Арчада ЮХИДИ хезмәткәрләре белән бергәлектә үткәрелгән «Татлы ифтар» акциясе вакытында исә машина йөртүчеләргә, җәяүлеләргә хөрмә белән су таратылды. Лаешта мохтаҗ кешеләр турында язылган хатлар белән танышу һәм андыйларга адреслы ярдәм күрсәтү оештырылган иде. Изге ай уңаеннан үткәрелгән «Нурлы Рамазан» конкурсында катнашкан кибетләр, рестораннар һәм башка биналар бизәлешләре белән тирә-юньгә нур таратты. Елдагыча мәчетләр тәравих намазы укырга килгән кардәшләребездән тулып торды, җәмәгать белән  Коръән хәтем кылынды, Галиев мәчетендә  исә гыйбадәт  барышын  туры эфирдан карарга да мөмкин булды.
Республика күләмендә унберенче тапкыр оештырылган «Казан Экспо» халыкара күргәзмәләр залында узган ифтарны, анда катнашкан һәркем үзенчә хәтеренә салып куйгандыр. Үземә килгәндә, мөселманнарның бу мәҗлесеннән җылы хисләр, матур тойгылар белән кайттым. Ул үзенә күрә Мәккәдә, Мәдинә калаларында Рамазан аенда уздырган көннәремне искә төшерде. Бер табын артына утырган мөселман кардәшләрем, коллегаларымның йөзләрендә дә нур балкый иде. Янәшәдәге өстәл кырында утырган Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов һәм Катар, Берләшкән Гарәп  Әмирлеге, Төркия, Иран, Казахстан, Төрекмәнстан, Үзбәкстан дәүләтләре илчелеге вәкилләре дә, бу көнне җыелган унбер мең кеше кебек, бер үк тәгамнәр белән сыйланды, аннары бергәләп дога кылды. Ул быел да мәҗлескә улы белән килгән иде.  Ифтарда аның кебек яшьләрнең булуы да  күңелләрне шатландырды.
Иртәгә барлык мәчетләрдә дә гает намазлары укылачак, Казандагы Галиев мәчетендә укылачак намазны  онлайн да карап булачак. Соңыннан  мәчетләр каршындагы мәйданчыкларда, шәһәр паркларында гаилә бәйрәмнәре узачак.
Альберт САБИР. Автор фотолары

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ