Логотип Магариф уку
Цитата:

Үрентеләргә бәяләр арткан

Бакча яратучыларның көтеп алынган сезоны башланды

Көннәр җылыту белән шәһәр транспортларында үрентеләр тотып, дачага юнәлүчеләрне еш очратасың. Ләкин быелгы сезон башыннан орлыкларга, үрентеләргә бәяләрнең ике тапкыр артуы бакчачыларны сөендерми.

Узган елгы бәяләр белән чагыштырсак, 20–25 сум торган орлыклар быел 40 сумнан сатыла. Кабак орлыкларның уртача бәясе 196 сумга, ташкабак 90 сумга, кәбестә 117 сумга, баклажаннар 83 сумга,  • кыяр 111 сумга кадәр;  помидор 179 сумга кадәр; • редис 123 сумга кадәр, кишер 81 сумга, чөгендер 45 сумга кадәр үсте. Помидор орлыкларының иң түбән бәясе 35 сум тора. 

Бакчачылык кибетләрендә яшелчә орлыкларына, салатларга бәяләрнең артуы сизелә.
 

Таңсылу Габидуллина

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ