Логотип Магариф уку
Цитата:

Үзе китте – башкарган эше калды

Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының иҗтимагый оешмалар белән үзара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Илнур Шакиров 53 яшендә вафат булган.

Чын профессионал һәм талантлы җитәкче буларак ул хакимият органнарында нәтиҗәле эшчәнлек вакытында шәһәребез үсешенә зур өлеш кертте.  Балалар һәм яшьләр эшләре комитетында яшүсмерләр белән эшне оста оештыручы булды.  Яшь гаиләләрне торак белән тәэмин итүгә, яшүсмерләр клублары челтәрен һәм балалар лагерьларын үстерүдә дә үз өлешен кертте.  Иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итү кебек мөһим мәсьәләләр өчен дә Илнур Гаптелнасыйр улы  җавап бирде. Башкалабызда төрле диннәр арасында нәтиҗәле диалогны булдыруда һәм этноконфессиональ татулыкны саклауда ярдәм итте. Бу хакта Казан шәһәр хакимиятенең кайгы уртаклашу хәбәрендә әйтелә. 


Альберт САБИР
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ