Узган атнада Казанда 337 бала дөньяга аваз салган
Узган атнада, 9–15 сентябрь көннәрендә, Казанда 337 бала дөньяга килгән: 176 малай һәм 161 кыз.
Балаларга кушылган популяр исемнәр: Александр, Артем, Марк, Тимур, Алим, Әмир, Алан, Госман, Камил, Радмир, Мирослава, Ева, Василиса, Әминә, Раян, Айлин, Асель, Азалия, София һәм Мия.
Иң сирәк кушылган исемнәр: Арон, Мөслим, Азар, Амарсан, Дамиан, Рәхим, Габриэль, Эрик, Данила, Даниял, Эвия, Алира, Заһра, Аиза, Анелия, Теона, Вера, Аймира һәм Һадия.
Шулай ук узган атнада 326 пар гаилә корган, дип хәбәр ителә Казанның ЗАГС идарәсендә.
zags.kzn.ru сайты материаллары буенча
Фото: Денис Гордийко
Комментарийлар