Логотип Магариф уку
Цитата:

Васил Гарифуллинга 60 яшь!

     «Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән... »  Каядыр еракта җыр яңгырый, урамда барган өлкәннәрнең йөзендә елмаю да, моңсулык та сизелеп китә. Октябрьнең беренче көне – өлкәнн...

     «Гомерләр уза икән ул, уза да китә икән... »  Каядыр еракта җыр яңгырый, урамда барган өлкәннәрнең йөзендә елмаю да, моңсулык та сизелеп китә. Октябрьнең беренче көне – өлкәннәр бәйрәмендә ел да шулай. Якташым Васил Гарифуллинның йөзендә бервакытта да елмаю китмәс. Мәктәп, студент елларыннан ул шундый көр күңелле зат иде. Студентлар ансабмлендә җырлап-биеп йөргән егет, бүген – 60 яшьлеген бәйрәм итә дип һич уйламассың. Әле дә ул егетләр кебек. Ә артка борылып карасаң, узылган  гомер. Ул –  журналистикада  якты эз салып баручы каләм остазы, йөзләрчә журналистка белем биргән шәхес. Казан дәүләт университетында  яңа буын каләм осталары әзерләүче профессор, филология фәннәре докторы Васил Заһит улы исеменә бүген бик күп котлаулар, рәхмәт сүзләре яңгырады. Ә ул үзен шушы биеклеккә күтәрелүдә сәбәпче булган беренче укытучыларын, университеттагы остазларын искә ала, аларга рәхмәтләрен юллый.


  
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
 
   Казан университетын тәмамлаганнан соң Казан телевидение студиясенең мөхәррире,  соңрак татар журналистикасы кафедрасы мөдире, журналистика һәм социология факультеты деканы. Аның  журналист  һәм галим буларак хезмәтләре яңа буын каләмдәшләрне иҗатка рухландыручы көч булып тора.
     Россия Федерациясенең мактаулы югары һөнәри белем бирү хезмәткәре, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе Васил Заһит улына, аның гаиләсенә уңышлар телибез.  Гомерләр узсын – матур эзләрен сызсын...
                                                                               Альберт ЗАһИРОВ

Фотолар шәхси архивтан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ