Логотип Магариф уку
Цитата:

Венесуэланың мәгариф министры Казанга килде

Кичә Казан аэропортында мәгариф министры Елицце Сантаэлл җитәкчелегендәге Венесуэла кунакларын каршы алдылар. Бүген һөнәри белем һәм мәшгульлек министры Гислен Тьерри Магесс Эбом җитәкчелегендәге Конг...

Кичә Казан аэропортында мәгариф министры Елицце Сантаэлл җитәкчелегендәге Венесуэла кунакларын каршы алдылар. Бүген һөнәри белем һәм мәшгульлек министры Гислен Тьерри Магесс Эбом җитәкчелегендәге Конго Республикасы делегациясен көтәләр.
«Формируя будущее» форумында дөньяның 28 иленән вәкилләре катнаша.Чараның төп кунаклары Россия Президенты ярдәмчесе Андрей Фурсенко, РФ Мәгариф министрлыгы башлыгы Сергей Кравцов, фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия мәгариф академиясе президенты Ольга Васильева булыр дип планлаштырыла.
«Формируя будущее» мәгариф министрларының халыкара форумы 2023 елның 7-9 июнендә Казанда узачак. Чараның төп мәйданы - «Б. Рәмиев исемендәге ИТ-парк» югары технологияләр өлкәсендәге технопарк булачак. Форумны Россия Мәгариф министрлыгы һәм Татарстан Республикасы Хөкүмәте оештыра.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ