Владимир Путин Татарстан педагогларына мактаулы исемнәр бирде
Россия Президенты Владимир Путин Татарстанның җиде кешесенә мактаулы исемнәр бирде.
Алар күпьеллык намуслы хезмәте һәм һөнәри эшчәнлектәге казанышлары өчен бүләкләнә. Бу Хокукый мәгълүматның рәсми порталында басылган указдан күренә, дип хәбәр итә "Татар-информ".
Мәсәлән, фәндә, педагогикада, югары квалификацияле белгечләр әзерләүдә күрсәткән хезмәтләре өчен өч кеше билгеләнде: техник фәннәр докторы, профессор, Казан дәүләт аграр университетының беренче проректоры Булат Җиһаншинга «Россия Федерациясенең атказанган фән эшлеклесе» исеме бирелде, КФУның фәнни эшчәнлек буенча директор урынбасары Искәндәр Ярмакиевка — «Россия Федерациясенең атказанган югары мәктәбе хезмәткәре», Л.Н. Мурысина исемендәге 94 нче гимназия укытучысы Елена Сергеевага – «Россия Федерациясенең атказанган укытучысы».
Моннан тыш, «Россия Федерациясенең атказанган нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәре» дигән мактаулы исем белән «Татнефть»нең өч вәкиле билгеләнде: «Җәлилнефть» НГДУның технологик җайланмаларын ремонтлау буенча слесаре Рушан Исламов, «Татнефтегазопереработка» идарәсенең Баулы участогы начальнигы Юрий Соколов, шулай ук НГДУ «Елховнефть» машинисты Альфрет Хәлиуллин.
«Татнефть» ААҖнең Татар геология-разведка идарәсе башлыгы урынбасары Татьяна Гыйләҗевага «Россиянең атказанган геологы» исеме бирелде.
Язмага реакция белдерегез
Вход на сайт
Грейпфрут С витаминына бик бай
Кичтән аның сутын эчү аеруча файдалы.
Ябыктыра да, хәтерне дә яхшырта...
Грейпфрут С витаминына бик бай, ул иммун системасын ныгыту өчен кирәк һәм салкын тию белән дә нәтиҗәле көрәшә.
Грейпфрут составында көчле антиоксидантлар бар, алар тире торышын яхшыртырга мөмкинлек бирә. Шулай ук ул түбән калорияле һәм тиз туйдыра. Диетолог-табиб Синтия әл-Хадж бу җимешне туклануга җитди караучы һәм берничә килограмм артык гәүдә авырлыгын киметергә теләүче кешеләргә рационга өстәргә киңәш итә.
Галимнәр грейпфрутның баш мие эшчәнлегенә тәэсир итүен, кан әйләнешен активлаштыруын һәм хәтерне, игътибарны һәм концентрацияне яхшыртуын ачыклаган. Шулай ук бу цитрус җимеше ашкайнату системасы бозылу белән көрәшә.
Җимеш коллаген җитештерүне стимуллаштыра, ул тиренең тыгызлыгы һәм җыерчыкларсыз булуы өчен җаваплы. Моннан тыш, грейпфрутның составында ликопин, С витамины, азык җепселләре, холин һәм калий бар, алар артериаль кан басымына һәм йөрәк-кан тамырлары системасына уңай йогынты ясый, дип яза "Кызыл таң".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Яңалыклар битенә керегез
Комментарийлар