Логотип Магариф уку
Цитата:

«Хезмәт» фәне буенча мәктәп олимпиадасы барлыкка киләчәк

Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

Россия Мәгариф министрлыгы бу уку елыннан башлап «Хезмәт» фәне буенча Бөтенроссия мәктәп олимпиадасын уздыруны билгеләде. Бу карар хокукый мәгълүматның рәсми интернет-порталында чыкты.

«2024/2025 уку елыннан башлап «Хезмәт» («Технология») гомуми белем бирү фәне буенча мәктәп укучыларының бөтенроссия олимпиадасы түбәндәге профильләр буенча үткәрелә: «Йорт культурасы, дизайн һәм технология», «Техника, технология һәм техник иҗат», «Мәгълүмати иминлек» һәм «Робототехника», диелә документта.

2024 елның 1 сентябреннән Россия Федерациясенең барлык мәктәпләренә «Хезмәт» дәресе «кайтты». Балалар конструкцияләү, робототехника, пилотсыз авиация системалары белән эшләү нигезләрен, компьютер графикасы һәм сызымнар өйрәнерләр, шулай ук аш-су пешерү һәм кисү-тегү буенча практика үтәрләр дип көтелә.

tatar-inform.ru

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ