Логотип Магариф уку
Цитата:

Җыр-моңнан үрелгән оя

Иркә, Ирек Гайнемөхәммәтовлар кебек «Сандугач оясы»нда

 

Иркә, Ирек Гайнемөхәммәтовлар кебек «Сандугач оясы»нда үскән балаларны башкача күз алдына да китереп булмыйдыр. Хәзер инде аларның берсен җырчы, виртуоз скрипкачы-импровизатор, композитор, икенчесен моннан 43 ел элек  әтисе оештырып җибәргән «Ләззәт» халык эстрада ансамбленең җитәкчесе һәм күп кенә проектлар авторы буларак беләләр. Ә бит тәүге тапкыр сәхнәгә чыкканда, әйтик, Иркәгә нибары ике яшь ярым гына була. Түбән Камада аның турында сәхнә артында туган бала дип сөйләүчеләр дә юк түгел. Ирек исә бераз соңрак чыгыш ясый башлый. Беренче тапкыр залны алкышларга күмүче малайга ул чагында   ике яшь тә җиде ай булган.

 Кыскача гына итеп әйткәндә,  үз-үзләрен белә башлаганнан бирле әти-әниләре белән сәхнәдә алар. Бу урында аларны белгән һәркем мине «нәселләре белән сәхнәдә» дип төзәтәчәк, чөнки  дөресе шул: Нефть химиясе шәһәрендә Рәзинә һәм Флёр Гайнемөхәммәтовлар   2010 елда оештырган «Сандугач оясы»  – Татарстанда «халык гаилә ансамбле» исемен йөртүче бердәнбер төркем.
Җырлы-моңлы бу гаилә белән Түбән Каманың  тальян моңы  әсирлегендә калган Халыклар иҗаты йортында очраштык.  Эшләренең тыгыз чагына туры килдек, шау-гөр килеп, «Без тарихта эзлебез – Эхо веков» дип аталган шәҗәрә фестиваленең зона этабына әзерләнүләре. Шәһәр данын яклау лаеклы рәвештә алар өлешенә тигән. Һай бу элегрәк булсамы, Рәзинә һәм Флёр Гайнемөхәммәтовларның ике яктан да әти-әниләре – Бөек Ватан сугышы ветераннары Бикмөхәммәт абзый белән Фатих абый орден-медальләрен чыңлатып, тальяннарын тартып, җәмәгатьләре Фатыйма һәм Нурлыгаян апаларны, балаларын ияртеп килеп җиткән булырлар иде. Нурлыгаян белән Фатихта 11, Фатыйма белән Бикмөхәммәттә 6 бала икәнен искәртсәк, үзе бер тамаша булуын көт тә тор!
– Безнең чыннан да сөйләр сүзләребез, күрсәтер әйберләребез күп. Җыр-моң ягыннан гына әйтүем түгел. Шөкер, тугыз буынга кадәр төшкән шәҗәрәбез бар. Әтиемнең әтисе Бикмөхәммәт бабамның алты баласына, оныкларына бер ядкяр булыр дип уйлавы булганмы, гомер буе күргән-белгәннәрен, сугышта баштан кичергәннәрен кулъязма китапка теркәп калдырган. Аның үзенең командирын 3 чакрым араны җилкәсенә салып, сугыш кырыннан алып чыгуын да шуннан укып беләбез. Егетнең чыдамлыгына сокланган капитанның соңыннан «Сезнең халыкта бар да шундыймы?» дип соравына каршы, башын горур тотып: «Әйе, безнең татар шундый халык», – дип җавап кайтарган ул. Бабамның истәлекләрен кайта-кайта укыячакбыз әле. Мин, гомумән, кечкенәдән Сарман төбәгендә барысы да бабам кебек җырлыйлар дип үстем, – дип, хатирәләр яңарта үзе дә ике бала әнисе булган Иркә ханым.

Флёр Гайнемөхәммәтовның әнисе – тальянчы Фатыйма үзе бер кыйсса булырлык. 1941 елны татар хатын-кызлары арасыннан сәхнәгә чыккан беренче баянчы Оркыя Ибраһимова Сарман районы Азалак авылына концерт белән килгәч, кызның тальянда уйнаганын, моңлы тавышын ишетеп, Фатыйманы Казанга килергә димләп-димләп караган булган соң. Әти-әнисе җибәрмәгән. Профессиональ гармунчы булып китмәсә дә, 98 яшенә кадәр тальянын юлдаш иткән ул. Үзе яу кырына киткәндә: «Мә, сеңлем, өйрән. Без сугыштан кайтканда, авыл көен уйнап каршы алырлык бул!» – дип, Заһидулла абыйсы калдырган була аңа ул тальянны. Бик тырышып өйрәнсә дә, абыйсына ул көйне ишеттерү насыйп булмый кызга.

– Әни иртәнге якта безне гармун моңы белән уята торган иде. Куллары яралы булса да әткәй дә уйнады. Ачык тәрәзәдән күзләрне чагылдырып сызылып төшкән иртәнге кояш яктысы, шул көйгә кушылган сандугач сайраулары әле дә истә. Гаиләдә ни күреп үссәң, шуңа иярәсең, сеңелләрем Флүрә белән Вәзирә дә, мин дә музыка көллиятен тәмамладык. Башка һөнәр ияләре булса да туганнарым Әнүр, Мөнирә, Мәүлет шулай ук сәхнәдән төшмәделәр. Барыбыз да нинди дә булса уен коралында уйнадык. Без булганда тальян, хромка, гитара, курай, пианино, мандолина кебек уен кораллары тынып тормады, – ди ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Флёр Бикмөхәммәт улы.

Хәер, җыр-моңга килгәндә, Иркәнең әнисе ягыннан да махы бирә торганнардан түгелләр. Түбән Уратмада туып үскән Рәзинә ханымның унбер туганының унбере дә җыр-моң яратучылардан. Рәзинә ханымның сугыштан яраланып кайткан әтисе Фатихны да юкка гына авыл клубы мөдире итеп куймыйлар. Аларның кызык итеп сөйли торган мәзәкләре дә җитәрлек. Клубын бикләп, кичке тынлыкны ярып, моңланып, «Рамай»ны җырлап кайта икән бу, моны ишетеп торган әтисе Хөсәен,  бик көрсенеп: «Ходаем, каян килеп шундый да моңлы бала булган соң бу, ул-бу була күрмәсен, хәер бирергә кирәк», – ди икән... Нишлисең, моң дигән дәрья бар икән, ул бер ургылып ташый.
 Бер мәхәббәт тарихы
Ничек табыштыгыз да ничек кавыштыгыз, дип төпченәм Иркәнең 52 ел бергә гомер итеп, сигезенче дистәләрен түгәрәкләп килүләренә карамастан яшьләргә биргесез дәрт-дәрман белән сәхнә тотучы әти-әнисенә.
– Гаиләдәге 11 баланың мин иң өлкәне. Авылдан 40 чакрым ераклыкта гына зур төзелеш башлануга шунда киттем. Авыл баласы эштән куркып торамы соң – бетончы булып урнашып, 12 ел эшләдем, аннан 22 ел мәктәп ашханәсендә җитәкче булдым, – дип, сүзгә беренче булып Рәзинә ханым кушыла.
Түбән Кама – яшьлек каласында төпләнеп кала кыз. Ут борчасы кебек чәчрәп торган Рәзинәне шул чагында ук «Камэнергостройпром»ның профсоз комитетына сайлап, яшьләр арасында культура-масса эшен оештыруны йөклиләр. Атна ун-көн эчендә җыр-моңга гашыйк яшьләрне үз тирәсенә җыйган була инде кыз. Тик арада ник бер гармунчы булсын. Эзләнә, сөрән сала торгач табыла, һәм ул егет нәкъ менә киләчәктә Түбән Каманың милли мәдәният учагында кайнаячак Флёр Гайнемөхәммәтов була. «Җидегән чишмә» әдәби-музыкаль берләшмәсенең башлангычын да нәкъ менә ул җитәкләгән «Ләззәт» ансамбленең татар яшьләре өчен уздырган ял кичәләренә барып тоташа диләр. Агитбригадада җырлап йөргән, «Төзүче» клубының Нурия Җиһаншина оештырган театр студиясе куйган спектакльләрдә Сәрвәр, Гөлзадә, Фирдәвес рольләрен башкарган чаклар инде күптән артта калган. Гомерлек мәхәббәте – Флёры белән янәшә атлаган җыр-моң түшәлгән юллар, хатирәләр тулы еллар... Үзе бер моңлы җыр кебек гомер. «Үрнәк гаиләләр», «Татарстанның 100 иҗади гаиләсе», «Татарстан горурлыгы»... алар катнашып, җиңү яулаган фестиваль-конкурсларның исәбе-хисабы юк.
– Тату яшәдек, безнең бер-беребезгә үпкә тотарга вакыт та, җай да булмады, концертлар белән аяк басмаган җир калмады. Безне уртак максатлар, уртак шөгыль, сәнгатькә мәхәббәт берләштерде, – ди сәхнәдә генә түгел, тормышта да Флёры белән җырлашып аңлашырга гадәтләнгән Рәзинә ханым, ниндидер бер нәтиҗә ясап. Арбаның алгы тәгәрмәче кайдан тәгәрәсә арткысы да шуннан юл ала шул: әнә оныклары Айзилә дә музыка көллиятен тәмамлый икән инде быел.

 

Расиха ФАИЗОВА

 

 

Фотолар Гайнемөхәммәтовларның гаилә архивыннан

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ