Журналистлар диктант язды
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында бик тә сәер матбугат конференциясе узды. Биредә матбугат йортының тарихында беренче мәртәбә газета-журналларда хезмәт ит...
Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының брифинглар залында бик тә сәер матбугат конференциясе узды.
Биредә матбугат йортының тарихында беренче мәртәбә газета-журналларда хезмәт итүче каләм әһелләре диктант язарга утырды. Читтән әйтеп торганны кабул итәргә күнекмәгән журналист халкы өчен, чынлап та, бу гайре табигый хәл иде. Аудиторияләрдә лекция язуны күптәннән оныткан, инде шактыйдан компьютер төймәсенә басарга күнеккән бармакларның «өстән төшкәнне» баштарак тыңлыйсы килмәде. Әмма хәтер дигәнең барысын да искә төшерә икән. Барыбыз да бердәм булып, мәктәп елларындагы сабыйлар шикелле, тырышып-тырышып диктант яздык. Аңа классик әдибебез Гомәр Бәшировның «Җидегән чишмә» җырының язылу тарихына багышланган «Чишмә моңы ничек җыр булды?» дигән истәлегеннән алынган өзек нигез итеп алынган иде. Диктантның билгеләре бер айдан соң гына мәгълүм булачак.

Комментарийлар