Логотип Магариф уку
Цитата:

1 сентябрьдән мәктәпләрдә яңа дәресләр укытыла башлый

Татарстан мәктәпләрендә 1 сентябрьдән «Технология (Хезмәт)» һәм «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» дигән яңа фәннәр барлыкка киләчәк. Бу хакта ТР төбәкләр белән идарә итү үзәгендә туры эфир вакытында республиканың мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин хәбәр итте.

«Яңа уку елыннан «хезмәт» предметы барлыкка киләчәк, хәзер ул «Технология». Бераз яңа юнәлеш булачак», – диде Мәгариф һәм фән министрлыгы башлыгы.

Урта мәктәп укучылары һәм югары сыйныф укучылары өчен «Ватанны саклау һәм иминлек нигезләре» предметы мәҗбүри булачак. Аңа беренче ярдәм күрсәтүче ОБЖ программасы, гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләре һәм сәламәт яшәү рәвеше нигезләре, шулай ук киңәйтелгән башлангыч хәрби әзерлек программасы керәчәк.

2023/2024 уку елында яңа фәннәр кертелмәгән. Шул ук вакытта «Математика» фәненә, элек булган ике «Алгебра» һәм «Геометрия» гә өстәп, «Вероятность и статистика» дигән яңа курс кертелә.

Моннан тыш, 2023 елның сентябреннән мәктәпләрдә һөнәри юнәлеш бирү минимумы программасы гамәлгә ашырыла башлады. Ул 6–11 нче  сыйныф укучылары өчен кертелә. Һөнәри юнәлеш бирү чаралары һәр пәнҗешәмбе «Россия – минем горизонтларым» дәрестән тыш эшчәнлек курсы кысаларында үткәрелә, дип хәбәр итә ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат үзәге.

Фото: "Татар-информ"

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

1

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ