Логотип Магариф уку
Цитата:

Авыл мәктәбе ничек яши?

Җәмгыять глобаль зур үзгәрешләр кичергән заманда хәзерге  авыл мәктәбе ничек яши? Мәктәп – авылны яшәтүче, авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге. Беркемгә дә сер түгел, бүген ав...

Җәмгыять глобаль зур үзгәрешләр кичергән заманда хәзерге  авыл мәктәбе ничек яши? Мәктәп – авылны яшәтүче, авылга ямь биреп торучы социаль, мәдәни һәм белем бирү үзәге. Беркемгә дә сер түгел, бүген авыл мәктәпләре гаять зур авырлыклар кичерә. Кызганыч, аларның чиге күренми, киресенчә, хәл катлаулана гына бара. Илдә мәктәпләрнең 70 процентын авыл мәктәпләре тәшкил итә, аларда укучыларның өчтән бер өлеше белем һәм тәрбия ала. Оптимальләштерү нәтиҗәсендә соңгы 15 елда авыл мәктәпләренең саны 6,6 меңгә кимегән. Төп сәбәп – укучылар саны кимү.


Әйе, бүгенге авыл кризис чоры кичерә. Күмәк хуҗалыклар таркалу, җирнең хуҗасы юкка чыгу нәтиҗәсендә элекке шаулап-гөрләп торган авыл бүген мескен хәлендә. Авылда эш урыннары булмау сәбәпле, гаилә башлыклары, өен, балаларын калдырып, читтән эш эзләргә мәҗбүр. Шуңа күрә яшьләрнең күбесе, авылны яратса да, шәһәрдә төпләнеп калу ягында. Шәһәрдә балага белем һәм тәрбия бирү өчен шартлар да җитәрлек, дип уйлый алар. Анда күңелеңә ошаган мәктәпне сайларга, сәнгать, спорт мәктәпләренә йөрергә, телисең икән, театр, кинотеатрларга йөреп, рухи азык алырга мөмкинлекләр күбрәк. Мин шәһәр мәктәбен авыл мәктәбенә каршы куярга теләмим, максатым ул түгел. Авыл мәктәбенең дә берни белән дә бәяләп булмый торган өстенлекләре бар.


БДИ тәртипкә өйрәтми

Бүген мәктәпнең рейтингы БДИ күрсәткечләре белән билгеләнә. Шуңа күрә мәктәп, иң элек, укучыны дәүләт имтиханнары бирергә әзерли, бөтен көчен шуңа бирә. Ә укучының тәрбиясе? Ул нинди бизмән белән үлчәнә? Кешелеклелек, дуслык, бер-береңә ярдәм итү, өлкәннәрне хөрмәтләү кебек әхлакый кыйммәтләрне нинди критерийлар белән бәяләргә? Аларны, мөгаен, син укытып чыгарган укучылар чын Кеше булып үсеп җитеп, сиңа “Рәхмәт” әйтсәләр, тормышта үз юлларын табып, матур гаилә корсалар, әдәпле, әхлаклы балалар үстерсәләр генә бәяләп буладыр. Бала тәрбияләү – бик озын һәм авыр процесс ул. Аның нәтиҗәсе тиз генә күренми. Шуның белән ул катлаулы да. Авыл һәм авыл мәктәбе тәрбия мәсьәләсен шәһәр мәктәбенә караганда уңайрак чишәдәр дип уйлыйм мин. Авылда һәркемнең тормышы күз алдында. Күрше күршесенә ярдәм итеп, хәл белешеп яши. Бер-берсе белән исәнләшмәгән, дорфа сүз әйткән, тәртип бозган кеше авыл җәмгыяте тарафыннан тәнкыйтьләнә. Өйләнгәндә, кыз бирешкәндә дә авылдагы иң уңган-булган кыз, иң батыр-эшчән егет күз уңында тотыла. Статистика һәр яңа гаиләнең 70 проценты таркала, дип чаң суга. Ә авылда аерылышучылар юк дәрәҗәсендә. Чөнки Оят дигән контролёр чабудан тартып тора.  Бу җәһәттән танылган халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең сүзләре искә төшә: “Шәһәрне авыл гына яшәтә. Авылдан әхлаклы, ояла белгән халык килеп тормаса, шәһәр үләчәк”, - ди иде ул. Уйландыра торган сүзләр...


Манкорт булмасын дисәң

Укучыларга тәрбия бирү турында сөйләгәндә төбәк компонентларын урап үтү мөмкин түгел. Соңгы елларда укыту программаларында аларны өйрәнүгә сәгатьләр саны кыскартыла. Ә бит укучыларга әхлак, патриотик, рухи тәрбия бирүгә, илнең булдыклы гражданы итеп формалаштыруга төбәк компонент­ла­рының, халык традицияләренең әһәмияте үтә зур һәм мөһим. Мин, тарих укытучысы буларак, укыту программаларында “Татарстан һәм татар халкы” курсының юкка чыгуына да борчылам. Бу курс бүген һәр сыйныфта Россия һәм гомуми тарих хисабына  10ар сәгать белән чикләнә. Бу вакыт эчендә, әлбәттә, бай мирасы булган татар халкы тарихын өйрәнеп бетеп булмый. Ә укучы манкорт булмасын дисәк, үз тарихын белергә һәм аның белән горурланырга тиеш.


Шунысы куанычлы, соңгы елларда авыл мәктәбен тәмамлаучы укучыларның барысы да диярлек югары уку йортларына укырга керә ала. Әлбәттә, мондый нәтиҗәгә ирешү өчен авыл укытучыларның хезмәте бәяләп бетергесез. Соңгы елларда укытып чыгарган укучыларыбыз арасында аспирантурада белем алучыларыбыз да, инде кандидатлыкны яклаганнары да байтак.


Бүген авыл мәктәбенең бәяләп бетереп булмый торган тагын бер изге миссиясе бар. Ул – тел сакчысы. БДИны рус телендә генә бирү укучыларны һәм әти-әниләрне зур сынау алдына куйды. Телне юкка чыгаруның шуннан да “яхшы” ысулы юктыр, мөгаен. Туган телдә укып һәм фикерләп, башка телдә имтихан бирү мөмкинлеге күп кенә әти-әниләрнең балаларын рус телендә белем бирә торган мәктәпләргә бирү белән тәмамланды. Хәтта татар мәктәпләре дип аталучы уку йортлары да бары тик татар теле һәм әдәбиятын гына ана телендә укый башладылар. Ә авыл мәктәбе әдәби телне саклаучы бердәнбер үзәк булып калды. Бу җәһәттән мәктәбебездә китап укучылар конференцияләре, Габдулла Тукай һәм Муса Җәлил туган көннәрендә шигырь укучылар бәйгеләре, татар драматурглары язган әсәрләрне сәхнәләштерү, сирәк булса да язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашулар булып тора. Әдипләрнең күпчелеге шәһәрдә яши шул. Шуңа да “тере” язучылар һәм шагыйрьләр белән очрашу өчен балаларны ел саен Тукай туган көнне башкалага Шигырь бәйрәменә барабыз.


50 бала арасында да җәүһәрләр бар


Авыл мәктәбендә укытучы эше дәресләр тәмамлану белән генә төгәлләнми әле, укучыларны кызыксындыру өчен дәрестән тыш чараларны да кызыклы итеп алып барырга кирәк. Биредә һәр укытучы иртәннән кичкә кадәр үз эше белән мәшгуль. Авыл мәктәбендә үз милләтен чын-чынлап яраткан, аның киләчәгенә битараф булмаган укытучылар эшли. Менә шушы үзенчәлек безне берләштерә, дустанә мөнәсәбәт булдыруга ярдәм итә. Халыкның төп традицияләре, мәдәнияте, элеккеге вакытта, халык булып барлыкка килгән вакыттагы яшәү рәвеше, милләтебезнең бар чишмәләре – авылда.


Бүген мәктәпнең төп күрсәткече БДИ баллары дидем. Авыл баласы ничек тапшыра соң бу сынауны? Туган телдә укып, рус телендә тапшырган имтихан нәтиҗәләре нинди? Күпләрне бу сорау кызыксындырадыр. Шушы көнгә кадәр мәктәбебездә, канәгатьләнмәслек билге алып, аттестатсыз калган бер генә укучы да юк. Ә бит укучылар авылда репетиторларга да йөрми. Репетиторсыз имтихан биреп буламыни дияр кайберәүләр. Үз фәнен белгән һәм яраткан, укучыларының язмышы өчен йокысыз төннәрен үткәргән авыл укытучысы – укытучы да, тәрбияче дә, репетитор да! Ә бит авылда шәһәргә китмичә калган, язмышын җир һәм авыл белән бәйләгән механизатор, терлекче, сыер савучы балалары белем ала. Без шул балалар белән эшлибез. Фән олимпиадаларында, фәнни-тикшеренү конференцияләрендә, сәнгать һәм спорт ярышларында бу балалар уңышларга ирешәләр. Зур шәһәр мәктәпләрендә мондый сәләтле укучылар 1000 укучы арасыннан сайлап алынса, авыл мәктәбендә шундый җәүһәрләр – 50-60, зуррак авыл булса – 100 укучы арасыннан табыла.


Авыл гына яшәсен


Авыл мәктәбе элек-электән яшь буынны хезмәткә өйрәтү, тормышка әзерләү белән дан тотты. Ул “хезмәт – тәрбия нигезе” дигән принциптан чыгып эшләде. Юкка түгелдер, гомуми белем бирү мәктәпләрен элегрәк хәтта “хезмәт мәктәбе” дип йөртте­ләр. Танылган галим һәм авыл хуҗалыгы белгече Т.С.Мальцев: “Кем бала чактан җирне яраткан һәм анда хезмәт иткән, җирнең көче андыйларны һәрчак үзенә тарта”, - дигән. Безнең мәктәп участогы 2,2 гектар мәйданны били. Бу участокта мәктәп коллективы яшелчә һәм җиләк-җимеш үстерә. Бу кәсеп, балаларның төп тормыш ихтыяҗына әйләнде. Нәтиҗәдә бәрәңге, кәбестә, помидор, кишер, сарымсак, суган кебек яшелчәләр балалар өчен кыш буена җитәрлек итеп әзерләнә. Карлыган, чия, кызыл карлыган  кайнатмалары да укучыларга кыш буе витаминлы чәй эчәргә мөмкинлек бирә. Шуның нәтиҗәсендә укучылар ашханәдә бушлай туклана. Авылга каникулга кайткан шәһәр балалары авыл укучысының ашханәдә бушлай туклануын ишетеп, гаҗәпкә кала. Артып калган яшелчә һәм җиләк-җимеш район һәм республика ярминкәләрендә сатыла. Балалар, шул рәвешле, үз гомерләренә җитәрлек хезмәт тәҗрибәсе туплыйлар. Ә бит хезмәт тәрбиясе үзмак­сат түгел, киресенчә, яшьләрне, укучыларны яшәргә өйрәтү, олы тормыш юлына әзерләүдә үтә мөһим чара булып тора. Киләчәк буыннар сау-сәламәт, мул тормышта яшәсен, дисәк, мәктәпләрдә хезмәт тәр­биясенә игътибарны арттырырга кирәк дип саныйм. Шул чакта гы­на авыл хуҗалыгы, завод-фабрикалар кирәкле һөнәр ияләре, эшче куллар белән тәэмин ителер. Илебез слесарьларга, эретеп ябыштыручыларга, тегүче­ләргә, авыл хуҗалы­гы хезмәткәрләренә мохтаҗлык кичермәс иде. Эшче куллар авылны яшәтүдә дә көчле төрәк булыр иде. Авыл яшәсә, аның мәктәбе дә гөрләп яшәячәк.


...Мәгариф бүген авыр чор кичерә: реформалар эчендә кайнап яши. Ул реформаларның нәтиҗәсен без дистә елдан гына беләчәкбез. Ә бүген  укытучылар алдында белем учагын сүндерми, саклап калырга тырышу бурычы тора. Бурыч авыр, аны көчлеләр генә башкара ала. Нинди генә үзгәрешләр кичерсә дә, кайда гына урнашса да, мәктәпнең төп максаты үзгәрми: мәктәп  үзендә укыган һәр баланы КЕШЕ итеп тәрбияләп чыгарырга тиеш.


Рәмзия Бәшәрова, Кукмара районы“Ядегәр авылы Г.Г.Гарифуллин исемендәге урта гомуми белем бирү мәктәбе”нең югары квалификация категорияле тарих һәм җәмгыять белеме укытучысы

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ