Логотип Магариф уку
Цитата:

«Кесәгә салсам да сыя»

«Таныш-дусларның туган йортлары макетларын алар җибәргән фотосурәтләрдән карап та эшләп бирәм», – ди оста Фоат Закиров. Төрле мәчетләр дә ясый. Кырлайдагы Г.Тукай музеенда да эшләре саклана. Сәгъди абзый йортын барлык каралты-куралары белән башкарып чыккан ул. Саба лесхозында да шактый гына эшләнмәләре бар... Мәчет макетлары Башкортстанда, Оренбургта, Самара өлкәсендә һәм Татарстанның башка районнарында куелган.

Солдатта остара

Фоат абый Закиров, Чаллыда төпләнеп, шунда иҗат итә. Үзе Саба районының Сабабаш авылыннан. Агачтан шаһәсәрләр тудырырга һәвәс икәнен ул армиядә хезмәт иткәндә төшенә. Командирлары, гарнизон  макеты кирәк дип, солдатка бу эшне ышанып тапшыра, чөнки егетнең данлыклы Саба урманнарында эшләп килгәнен белә. Хәрби хезмәт урынында булган барлык биналарны, юл һ.б.ны  агачтан  Фоат ясап та бирә. Шуннан соң башка офицерлар гозерен дә Саба егете «ых» дигәнче эшләргә остара. Балык тоту җайланмалары, каптёркага шкафлар дисеңме – барысын да укасын чиккән итеп башкарып куя. Күп вакытын урманда, табигать кочагында уздырган Фоатның кулы агач эшенә ятып торганны күреп, иптәшләре дә соклана.

 

         Киләчәк буын өчен

Ил алдында хәрби бурычын намус белән үтәп кайтканнан соң, Сабада урманчы булып эшкә урнаша. Кукмара ягына урман кисүче-техник итеп күчерәләр. Аннан Чаллыга килеп төпләнә, яшелләндерү остасы булып эшли башлый. Төрле урыннарда эшләсә дә, армиядә чирканчык алган шөгылен ташламый. Балалары туып, бакчага йөри башлагач, аңа тәрбиячеләр заказ бирә башлый. Аларга да теләсә нәрсәне эшләп, гөлт иттереп коеп куя. Татар милли аш-су өстәлендәге кирәк-яраклар, җиһазларны милли бизәлешләрен саклап, уеп бирә. Тора-бара шырпыдан манаралар эшли башлый. Беренчесе –  бай тарихлы Сөембикә манарасы.

Остаз даими катлаулы элементларга күчә бара. Агачны пычак белән уеп чәркәләр ясый. Авыл тормышындагы инде кулланыштан төшеп калган көнкүреш  әйберләрен дә  Фоат Закиров киләчәк буын өчен ясап калдырырга уйлый башлый. Шулай итеп, авыл чаналары, төрле арбалар, эш дирбиясе дигәндәй җанлана. Замана техникалары – велосипед, мотоциклларның да күчермәләрен эшли.

 

Беренче мәчет

Фоат Закиров чын мәгънәсендә агач остасына әверелеп бетә. Һәрвакыт эзләнү, яңа төр предметларның кечкенә макетларын ясау аңа рухи рәхәтлек бирә. Аллаһка тапшырып, мәчет макетларын да эшләргә керешә. Беренче мәчете, әлбәттә, үз туган авылыныкы. Ул макет авыл музеенда саклана. Чаллының Нур-Ихлас мәчете катлаулы архитектуралы булса да, менә дигән итеп килеп чыга. Кулы елдан-ел остара гына бара, техниканы да яхшылап үзләштерә торгач, үз алымын булдыра.

Фоат Закировның сабырлыгына сокланмый мөмкин түгел. Аның бармаклары вак кына детальләрне  дә зур төгәллек белән китереп чыгара. Кол Шәриф мәчете – аның горурлыгы, ничәмә мең деталь бит анда... Кечкенәйтелгән мәчет оста өендә иң кадерле урында саклана. Гомумән, Фоат Закиров мәчетләр ясарга ярата. Шунысы кызыклы: Фоат абый ясаган кул эшләрен бүләк тә итә. «Үзләре акча күчерсә генә күчерә, ә болай сорап алганым юк», – ди. Ә мәчет макетларын башкарып чыгар өчен, аңа ике-өч ай вакытын сарыф итәргә кирәк.

   

Шатлык өләшү тәме

«Авыл өйләрен һәрвакыт мич белән эшләргә тырышам. Ә мич янында инде кечкенә генә бәлеш кебек ризыкларсыз да булмый. Әниләр кулланган чуен кыстыргычлары, сөт аерткычлар... Йөзләп әйберне эшләп куярга яратам. Алардан башка авыл өенең яме булмас иде. Яшь буын күрсен, белсен өчен шулай эшлим. Төрле күргәзмәләрдә катнашкан вакытта, авызларын ачып карыйлар».

Мамадышта узган Питрау бәйрәмен дә искә алды оста: «Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та ясаган әйберләремне җентекләп карады, әтисе йөргән мотоциклны макеттан танып алды. Ил башына үз кулларым белән бүләк тапшырганыма куанып куйдым. Нургали абзый белән бергә эшләгән идем...» Ә «уфалла» арбасы аерым игътибарга лаек. Җыр авторларына да, башкаручысы Габделфәт Сафинга да арбаның макетын бүләк иткән. Булдыклы оста төрле ярышларда җиңүле урыннар да яулый. Якыннарына, дусларына шатлык өләшүдән тәм табып яши.

Остаханәсе юк

Фоат абый көн саен әйберләр ясап торса да, ни кызганыч, аның остаханәсе юк. Квартирасында да, бакчасында да бер почмакны остаханә итеп тота. «Минем барысы да вак әйберләр бит. Кесәмә салсам да сыя. Оныкларымны еш кына төрле түгәрәкләргә йөртәм. Менә аларны көткән арада, кечкенә генә пәкемне чыгарам да юкә агачыннан әйберләремне уеп утырам. Матур ботакларны да чистартып, әллә ниләр китереп чыгарырга мөмкин. Оныкларым үсеп килә, бәлки шөгылем аларга да күчәр. Сәләтләре булса, һичшиксез килеп чыгар дигән өметем бар».

Фотолар герой архивыннан

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ