Кытай татарлары: гаилә кору үзенчәлекләре
Төрки халыкларда туйлар купшылыгы белән аерылып торган. Кытай татарларында бу купшылык хәзергәчә сакланган. Шулкадәр чыгымнардан соң аерылу турында сүз чыгу гына түгел, башка андый уй килүе дә шикләндерә.
40 вәкил
Кытайда яшәүче татарларда үз милләтен саклап калу дигән әйбер көчле. Шуңа күрә өйләнешү турында сүз барганда, ярыңның үз милләт вәкилең булуы төп шарт булып тора. Кавышуның Кытай татарларына гына хас иң кызыклы мизгелләренә тукталып китик.
Кыз сорарга егетнең әти-әнисе, иң якын кешеләре – җәмгысы 40 кеше төялеп бара. Кечкенә туйны хәтерләтә бу очрашу, зурлап өстәлләр әзерлиләр. Егет ягын тыңлагач, кыз ягы, ярар, ди, туганнар белән бергәләп уйлашыйк, киңәшик тә хәбәр бирербез, ди. Шулай итеп, кыз өчен сорала торган калым исемлеге әзерләп җибәрелә. Егет ягы киңәшә, бәлки киметербез, диләр. Шулай уртак фикергә киленә, ризалык алына. Туй көне билгеләнә.
Туй кыз ягында уза, барлык чыгымнарны да егет ягы күтәрә. Чыгымнарны аңлау өчен гади генә мисал китерәм. Әйтик, пылау пешерәчәкләр икән, сарыкларны алып килеп суялар, капчык-капчык дөге, кишер, хәтта утынга кадәр кияү ягы төяп килә. Алай гына да түгел, кунакларга хезмәт күрсәтергә егетнең дуслары килеп, барлык эшләрне башкаралар.
Туйга ким дигәндә 400–600 кеше килә.
Туй иртәнге намаздан соң башлана. Кунаклар берьюлы килми. Сәгать 10 га кадәр эшкә барганчы дип ирләр килә, аннан хатыннар килә башлый.
Һәр килгән кешенең исеме, нинди бүләк алып килгәнлеге язып барыла, ул кешегә бүләге өчен рәхмәт әйтеп, хуҗалар үзләре дә ашъяулык кебек бүләк әзерли. Кич белән кызны алып китәләр.
Иртә белән егетнең туганнарыннан кабат 40 кеше җыелып, кияү белән кәләш кабат кыз ягына киләләр. Кызларын биреп җибәргәч, әти-әнисе моңсуланмасын, кыз да боекмасын өчен дип эшләнелә бу йола. Яңадан туй уздыралар. Аннан киленнең йөзен каплап, өлкәннәргә сәлам бирергә алып керәләр. Анда әти-әниләр, өлкәнрәк, хөрмәтлерәк туганнарга ул баш иеп кенә җиде кат сәлам бирә. Өлкәннәр аңа үгет-нәсыйхәт бирә: каенана-каенатаңны хөрмәт итәргә, авыр сүз әйтмәскә, алардан иртә торып чәй әзерләргә; нинди борчу-мәшәкать булса да, ике як әти-әниләргә дә сөйләмәскә; кайгылы хәбәрләр җиткермәскә; сөенечләр белән бүлешергә. Килен һәр нәсыйхәткә баш кагып тора.
Бәби көткәндә
Яшь гаилә матур гына яшәп китеп, килен авырга уза. Бала табарга бер ай кала, кызның әнисе, 40 хатын-кыз белән 40 поднос күчтәнәч төяп, егет өенә килә. «Рәхмәт, кызыбызны тәрбияләп тордыгыз. Инде бала тапканчы үзебез карап, тәрбияләп, баланы 40 көнгә кадәр бераз үстереп кайтарып бирәсебез килә», – дип, каенанадан рөхсәт сорыйлар. Егет өендә табын корыла, туй кебек мәҗлес була. Кунаклар кызны алып кайтып китәләр. Ире сарыкларын чалып, барлык кирәкле азык-төлекне кыз йортына илтеп бирә. Хатынын һәм булачак сабыен карау аның өстендә. Ир теләгән вакытында хатыны янына килә, теләсә үзе дә аның янында яши ала, яшьләргә аерым бүлмә әзерләнә.
Булачак әни, бәби тапканчы һәм балага 40 көн тулганчы, үз нигезендә, әти-әнисе тәрбиясендә яши. Яшь әнигә, балага 40 көн булганчы, урамга чыгу ярамый. Сәламәтлегенә зыян килмәсен, өзлекмәсен, күзсенмәсен өчен шулай эшләнә. Әни кеше бер эш тә эшләми, тернәкләнә, сабыен имезә.
Бәбигә 40 көн булгач, каенана 40 кеше белән килененең өенә килә. «Рәхмәт, киленебезне, оныгыбызны тәрбияләдегез, инде алырга килдек», – диләр. Бала алып кайткан өчен, яшь әнигә алтын бизәнү әйберләре, кодагыйга күлмәкләр бүләк итәләр.
Баланы бишеккә салу
Шул исемдәге бик зур бәйрәм була ул. Монда инде әйләнә-тирәдәге бала-чага сөенә. Бәбине күрергә кергән һәр балага пакетларга салып күчтәнәчләр әзерләп куялар. Бәбиле йортны икешәр тапкыр әйләнеп чыгучы хәйләкәрләр дә табыла мондый көнне. Бишек төбе кечерәк тишекле итеп ясала. Шул тишектән менә конфет төште дип, хәйләләп алып бирәләр. Сабыйның эче авыртмасын өчен шундый йола сакланган.
Кендек кисү
Кендек кисүнең мөһимлеген табиблар да раслады инде. Кендек кисүчене әни кеше, ире яисә каенана сайлый. Холкы күркәм, үзе мәрхәмәтле булган кешедән кисүен сорыйлар. Аңа охшасын дип. Аны кендек әнисе дип йөртәләр. Холкымның берәр ягын яратса, әнием: «Бигрәк кендек әниеңә охшагансың», – дип әйтеп куя иде.
Авыз ачтыру
Беренче тапкыр авыз ачтыру дигән йола да бар. Әни кеше үз холкын ошатып бетермәсә яисә үзенә ышанмаса, холкын ошаткан башка кешене чакыра ала. Ул кеше сабыйның авызына калак белән чак кына тәмле әйбер каптыра. Әниемнең табиб булып эшләүче бик якын дусты бар иде. Ул шулкадәр киң күңелле, күлмәгең матур дисәң, аны салып сиңа бүләк итәргә дә әзер ул. Кызымны тапканда, әнием аңа охшасын, сыйфатлары күчсен дип, һичьюгы яулыгы булса да синең янда булсын дип, ул апаның яулыгын миңа җибәрде. Ә үземнең ике туган энемнең хатыны мине бик якын итә, балалары тугач, авыз ачтырырга мине чакырдылар.
Сөннәт
Гаиләдә ир бала булган йортларда сөннәт туе – бик зур йола. Кытай татарларында сөннәткә утырту 7 яшьтә башкарыла. Бала үзен зурлауны белергә тиеш, шул рәвешле ир кешене зурлау дип кабул ителә. Өйдә зур мәҗлес җыела, һәр кергән кеше баланы котлап акча бирергә тиеш. Ул акча бик күп җыела.
Бәхетле кыз
Кыз баланы исә кояш белән бергә уянырга, бергә ятарга тиеш дип тәрбиялиләр. Әтием: «Иртә торган кыз бала бәхетле була», – дия иде. Кемнең бәхетле буласы килмәсен? Кояш чыкканда йоклап ятмыйча, әти намазга мәчеткә киткәндә торып озатып кала идем. Ул кайтышка дымландырып ишегалдын себереп, чистартып куям. Әтием дә, үткән-сүткәне дә мине мактый, бәхетле булсын бу бала, дип телиләр. Иртә торган кеше бәхетле була дигәннең хикмәте әнә шул матур теләкләрдә булгандыр инде.
Гөлчәһрә Тукаева





Комментарийлар