Ләйсән һәм Илнар Хөснуллиннар: «Тәрбиядә мәҗбүрилек яклы»
Бүгенге кунакларыбыз – татар журналистлары гаиләсе Ләйсән белән Илнар Хөснуллиннар. Ләйсәнне халык студент чагыннан ук «Татарстан – Яңа гасыр» телеканалы алып баручысы итеп танып белә, Илнар – «Ватаным Татарстан» газетасының баш мөхәррир урынбасары, Татарстанның атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре. Соңгы вакытта «Таяну ноктасы» тапшыруын әлеге пар бергә алып бара.
Авыл – чит илдә дә күңелдә
Сүз башында ук, без идеаль гаилә түгел, дип елмая Хөснуллиннар. Ә үзләре шул гадилек һәм табигыйлекләре белән үзләренә каратып куялар да инде. Киңәшләр дә көтмәгез, дип искәртәләр. Ник дигәндә, беренчедән, һәр гаиләнең үз тәртипләре, берәүгә яраган башкаларга ярамас, икенчедән, киңәшләрнең кайсы дөрес булуын вакыт узгач, ситуация хәл ителгәч кенә аңлыйсың бит.
Һөнәри юллары уртак булса да, кавышканга чаклы икесе ике төрле юл үтеп, төрле тәҗрибә туплаган ике галәм алар. Илнар мөстәкыйль тормышны иртә башлый. Туган ягы Чыбыклыда (Зәй районы) гади авыл тормышында кайнаган егетне 8 нче сыйныфка укырга Түбән Камадагы татар-төрек лицеена җибәрәләр. Әти-әнинең алдынгы карашлы булуымы, дигән сорауга, юктыр, авыл тормышыннан тизрәк азат итәргә тырышулары булгандыр, заманасы бик буталган еллар иде бит, ди ул үзе. 90 нчы елларда авылдан чит шәһәргә килеп укый башлаган үсмернең хәлен күз алдына китерәсезме сез? Ул еллар шаукымын узучылар аңлый булыр, исән калу һәм кеше булып кала алу өчен көн саен көрәш барган мәлләр бу. Чиркану ала егет. Лицейны тәмамлагач, укырга керү. Инде язмыш тагын да ераккарак Төркиянең Измир шәһәренә илтә аны. Югары белемне Эгей университетында ала ул. Чит ил, чит халык арасында чыныгу. Башка мохитне сеңдереп кайткан егеткә үз илендәге тәртипкә күнегү җиңел булмый. Киртәләрне үтә-үтә тагын да ныгый ул. Тик менә туган авылы гына күңелендә һаман 13 яшендәге сыман булырга тиеш сыман хис тынгы бирми.
«Атна азагында ялларны планлаштыра башласак та, иң элек күңел белән авылны барлыйм: кайтып нидер эшлисе юкмы? Берәр атна кайтмый калсам да, чит илгә ял итәргә китсәм дә, ниндидер хыянәт дип кабул итәм, – ди Илнар. – Төркиядә аспирантураны калдырып кайту да шуның белән бәйледер, мөгаен. Әллә ни кырмасам да, хәзер күп эшне акча белән генә хәл итеп булса да, авылга мин гел нидер тиеш кебек. Бу, мөгаен, менә шул авылча кысаларда фикерләүдер инде. Гаиләм дә үзгәртә алмады моны. Кызыбыз туып берничә ай гына үтүгә, авыл-шәһәр арасына тузан кундырмадык инде. Яңа ел ялларына да 31 е кайтып, 9 гыйнвар кич белән генә китүчеләр дә без булдык. Беренче мәлләрдә диңгезгә бергә йөри идек, хәзер өчесе йөриләр, мин бармыйм. Эше дә, ялы да – авыл минем өчен».
Телевидение сере
Никадәр киң карашлы булмасын, тәрбия мәсьәләсендә дә, тормышта да үзен консерватор дип саный Илнар. «Һәм бик кызу кеше. Дөрес, бер тузынып ала да тына. Аның белән миннән башка кеше тора алмас иде», – дип төрттерә Ләйсәне. Илнар исә ирләрчә канәгать елмая гына. Чөнки белә – чыннан да шулай. Җаныңны аңлаучы һәм кабул итүче якын кеше янәшәдә булу – бәхет.
Гаиләдә көнчелек бармы, дибез. «Бар, – ди Илнар, – тик чир дәрәҗәсендә түгел. Хатыным чибәр һәм акыллы, аңа күз төшүе гаҗәп түгел. Ләкин мин хатыныма карата оятсыз карашларга дәшми үтә алмыйм. Хатын-кыз – хөрмәткә лаек зат».
Илнарның алиһәдәй заты Ләйсән Казанда үскән. Әти-әнисенең иркә кызы. Үзе дә шулай ди ул. Җил-яңгыр тидермичә, яклап, саклап, уч төбендә генә үстерәләр аны. Дөрес, кыз әти-әнисеннән хәзер дә шүрләп тора, чөнки үскән гаиләсендә әдәплелек һәм тәртип мәсьәләсе гел беренче урында катгый куелган. Сүз уңаеннан, Ләйсәннең әтисе Назыйм оныгы Зәйнәп өчен дә хыялдагы ир-ат образының үрнәге булып тора. Нәфис затларга булган йомшаклык, кайгыртуы өчен аеруча ярата ул дәү әтисен. Бер чара вакытында туфлие онытылып калгач та, турыдан бабаена шалтыраткан. Чөнки белә: бабасы берсүзсез бар проблемасын хәл итәчәк.
Хөснуллиннар гаиләсендә дә хатын-кызның төп вазифасы – гаилә учагы һәм балалар тәрбиясе. Ә тормышның көйле баруы өчен хәл ителәсе барлык мәшәкатьләр ир-атлар өстендә. «Кияүгә чыкканчы да, әтием шулай булды, хәзер, шөкер, ирем җил-яңгыр тидерми, үз ышыгында яшәтә белә, – ди Ләйсән. – Кайчакта үзе дә көлеп куя: «Бу эшләр белән башкаларның хатыннары йөри, монда ирләр юк», – дип».
Ләйсәндә тыйнаклык катыш үҗәтлек үрелеп яши. Балалар бакчасында җебегән дип, шигырь бирмиләр аңа. Бу хәлне белеп алган әнисе кызык итә: кызын «Әлли бәлли бәү» тапшыруына Дәү әни – Әлфинур Хисамова янына алып бара. Ачылып китә бала, әллә ничә тапшыру төшерәләр, телевидение «кухня»сын сабый күңеленә салып куя. 9 нчы сыйныфтан ук үзенең кем буласын хәл итеп куя инде ул: журналист һәм бары тик телевизион журналист! Телевидение һаман серлелеген югалтмый аның өчен. Авыл килене бит, бакчасында да эшли, гел бизәнеп кенә дә йөреп булмый, ә шулай да аңа ТВ йолдызы итеп, «Сез» дип эндәшәләр, шуңа эри дә китә Ләйсән. ТВ журналисты сәхнә кешесе кебек, аларга эш алмаштыру бик авыр. Тамашачы игътибары һава кебек кирәк. «Акча дип кенә булмый, эшкә барасы килеп барып, күңелеңне биреп, тәм табып эшләү рәхәт», – ди ул.
Илнар өчен дә телевидение – газетадагы бертөрлелектән арынып, һава алмаштыру, ачыла алу, аралашу мөмкинлеге. Ирендәге үзгәрешләрне Ләйсән дә сизми калмаган. «Иҗатка, аралашуга вакыт бүлә алгангамы, Илнарның бераз йомшарыбрак китүен күрәм, күңеле үрсәләнми», – ди ул.
Консерватор әти, иркәләүче әни
Хөснуллиннар ул һәм кыз үстерә, балалар Казанның 180 нче гимназиясендә белем ала. ШАЯН ТВ, «Сәләт», «Апуш» мохитендә кайнаучы Зәйнәпне инде күпләр таный булыр. Әтисе хуплап бетермәсә дә, кечкенәдән телевидениедә үскән кыз журналистика юнәлешен үз итә. Уллары Аяз дүртенче сыйныфны тәмамлаган, футбол белән мавыга, флейта, фортепиано, гитара уен коралларын үзләштерә. Ике бала – ике төрле, дип көлешә әти-әниләре: «Зәйнәп нәрсәгә алынса да, башаягы белән чума. Өстән-өстән эшли белми, артык җаваплы. Аяз бөтенләй башкача, кешене җайлый, көйли белә. Мәсьәләне хәл итү өчен нинди җиңел юл бар, шуны сайлый. Әмма икесенә дә еш кабатлап торган сүзебез бар: кеше өлешенә кермәгез!».
Тәрбиянең 90 проценты әниләре өстендә булса да, әтиләре алай да «иркәләмә» дип кисәтеп тора. Консерватор булуы өстенә, тәрбиягә кагылышлы кайбер мәсьәләләрдә Илнар мәҗбүрилек яклы. Әйтик, Зәйнәп скрипка буенча музыка мәктәбен тәмамлаган. «Башта яратмады, мәҗбүри йөрттек. Алай да кызыл диплом алды. Диплом алгач та укып йөрде әле. Үзенең өстенлеге икәнен аңлап алдымы соң, хәзер яратып уйный башлады. Инде әллә ничә скрипка алдык, кая барса да, үзеннән калдырмый».
Ә мәҗбүрилек Аязны да читләтеп узмый. Анысын кечкенәдән авылга мәҗбүриләп алып кайта әтисе. Хәзер инде үзе теләп, яратып кайта, ди. Әби-бабайлары янында иркәләнеп ятмасын, хезмәт тәрбиясе сеңсен, каты булыгыз, дип әби-бабайны да «тәрбияләп» тора Илнар. «Балага һәр нәрсәдә тулы ирек бирергә киңәш иткән психологлар андый тәҗрибәне үз гаиләләрендә уздырсыннар. Үзең эшли алмаганны кешегә өйрәтү бик җиңел», – ди ул.
«Сайлау бирергә кирәк, ирек бирергә кирәк дигән нәрсә белән килешмим. Кыйммәтләрне, тәрбияне сеңдергәндә мәҗбүрилек кирәк. Шул очракта гына, бала җитлеккәч, шул салынган орлыклар җимеш бирер дигән өмет бар».
Әби-бабай тәрбиясе Зәйнәпкә ныграк эләгә, бәлки татар теленә һәм мәдәниятенә тартылуы да шуның белән бәйледер. Кызларының күңел өчен Илһам Шакировны, Хәйдәр Бигичевны тыңлавына әти-әнисе үзләре дә шакката. «Апуш» студиясе йогынтысыдыр, театр ярата, башкаладагы Камал, Тинчурин театрларын гына түгел, республикабызның Әтнә, Әлмәт, Түбән Кама кебек башка театрларының репертуарлары белән таныш Зәйнәп.
«Нигә кирәк бу миңа?»
«Бар нәрсәне уртага салып сөйләшәбез, дип әйтә алмыйбыз, барысы да ничектер табигый, үз җае һәм вакыты белән хәл ителә», – ди Хөснуллиннар. Аерым сөйләшүләр җитди мәсьәләләргә кагыла. Аяз танылган футболчы булам дип канатланып йөргән мәлдә әтисе утырып сөйләшә, малайны җиргә төшерә. Безнең гәүдә төзелеше дә икенче, сәләтле атаклы футболчылар меңгә бер генә туа, ди. Ләкин аралашу, мохит, хәрәкәт һәм фитнес максатларында футболга йөрүнең кирәклеген ассызыклый. Ирләрчә сөйләшү файдага була. Республикадагы спорт турында язучы тансык журналистларның берсе булган әтисенең абруе да роль уйнамый калмагандыр. Килешә егет, футболдан тәм табып шөгыльләнә.
Замана шаукымы булган гаджетлар мәсьәләсе белән дә кызыксынабыз. «Әгәр баланың шөгыле бар икән, телефон искә дә төшми. Элек безне урамнан җыеп ала алмыйлар иде, хәзер киресенчә, урамга чыкса да сөенәбез. Телефон мәсьәләсе нык борчый, ләкин аны бөтенләй тыю ахмаклык булыр иде. Башкалар нинди уен, яңа инструментлар турында сөйләшкәндә, ул аны белмәсә, сүзгә катышып китә алмаса, шулай ук дөрес түгел бит. Һәр нәрсәдә чама кирәк», – диләр әлеге гаиләдә.
Баланы татар итеп тәрбияләүне гаиләгә генә йөкләп калдыру ул дәүләтнең үз өстеннән җаваплылыкны төшерүе генә, әгәр максат, чынлап та, татарлыкны саклау булса, эш комплекслы рәвештә алып барылырга тиеш дип саный гаилә башлыгы. Ә Ләйсән бу эштә гаиләнең өлеше биниһая зур булуын ассызыклый. Милләтен саклыйм дигән ата-ана белем йортын да, түгәрәкләрен дә, кем белән аралашуын да сайлап бирергә тиеш балага. Әле алай иткәндә дә ул «штучный товар» булып үсә. «Милләтпәрвәр гаиләләрдә тәрбияләнгән шундый балаларны бергә туплау, тәрбия эшен дәвам итәргә, югалтмаска, даирәне саклап торырга кирәк, – ди инанган әниләре. – Зәйнәп өчен ул, әйтик, «Апуш», ШАЯН ТВ, «Сәләт»... Шул бер балалар бит инде анда».
Тел дигәндә әтиләренең үз карашы: «Бала өчен милләтеңнең дәвамчысы бул дигән канатлы сүзләр аргумент була алмый. Тел өйрәнү өчен, аның «Нигә кирәк бу миңа?» дигән сорауга җавабы булырга тиеш. Ниндидер файда күрми икән, ул аны кулланмый.
Әйтик, Зәйнәп ул сорауны бирми, чөнки ул татар телен камил белүеннән тәм һәм файда күрергә өйрәнде, өстенлеген аңлады. Татар теле аңа телевидениегә һәм театрга юл ачты. Татарча сөйләшә белсә дә, Аязда әлегә җавап юк».
Фотолар гаилә архивыннан





Комментарийлар