Разил Вәлиев Сарманда әдәбият сөючеләр белән очрашты
Бүген Сарман районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре район үзәк китапханәсенә күренекле язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф...
Бүген Сарман районының татар теле һәм әдәбияты укытучылары, китапханә хезмәткәрләре район үзәк китапханәсенә күренекле язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты, Татарстан Республикасы Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты рәисе Разил Исмәгыйль улы Вәлиев белән очрашуга җыелдылар.
Әлеге чарада «Мәгариф», «Гаилә һәм мәктәп» журналларының баш мөхәррирләре Сөмбел Таишева белән Гөлүсә Закирова да катнашты.
Очрашу вакытында әдәбият сөючеләр тарафыннан милли мәгарифне һәм татар телен саклау, Милли мәгарифне үстерү концепциясе турында сораулар яңгырады. Моңа кадәр әлеге мәсьәләләр «Мәгариф» журналы редакциясе тарафыннан уздырылган Милли мәгарифне үстерү концепциясен тормышка ашыруга багышланган «түгәрәк өстәл»дә дә күтәрелгән иде (magarif-uku.ru/megarif-zhurnaly-tatarstanda-milli).
Комментарийлар