Логотип Магариф уку
Цитата:

Туган телләр буенча Төньяк-Көнчыгыш олимпиадасы җиңүчесе белән әңгәмә

2 июль көнне Казан федераль университетында Төньяк-Көнчыгыш университеты үткәргән туган телләр буенча олимпиада җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узды.

Әлеге олимпиада өченче мәртәбә үткәрелә. Аның татар теле юнәлеше буенча этабы КФУ ның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узды. 

Олимпиадада 8 — 11 класс укучылары арасында 46 тел буенча җиңүчеләр билгеләнгән. Татар теле буенча беренче турда Татарстан һәм башка төбәкләрдән 400 дән артык бала катнашкан, дип билгеләнә. 

Җиңүчеләрне ТР Дәүләт Советы Рәисе урынбасары, ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов бүләкләде. Тантанада «Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Шамил Садыйков катнашты.

Һади Такташ исемендәге Татар телендә белем бирүче 27 нче гимназия укучысы Миләүшә Фатихова өченче урынны яулады. Аның белән безнең журналистыбыз әңгәмә оештырды.

— Миләүшә, сез ничек әлеге олимпиадада катнашырга булдыгыз? Кем Сезгә этәргеч бирде? Биремнәрне үтәү кыенга туры килдеме?

— Олимпиадада катнашырга безнең мәктәпнең туган тел һәм әдәбият укытучысы Гөлгенә Вазыйховна тәкъдим итте. Барлык биремнәр дә бик авыр булды дип әйтә алмас идем, ләкин минем өчен иң кыены текстны тәрҗемә итү иде, чөнки һәр сүзнең тәрҗемәсе генә түгел, ә текстның матурлыгы һәм сүзләрнең бер-берсе белән тоташуы кирәк иде.

— Сез үзегез әзерләндегезме яки кемдер ярдәм иттеме?

 — Олимпиадага әзерләнгәндә миңа, әлбәттә, укытучым, әни-әтием һәм берничә ел элек татар теле олимпиадаларын җиңгән апам Ләйсән булыштылар. Шундый чакларда беркайчан да гаилә ярдәме турында онытырга ярамый.

— Үзегезнең киләчәк һөнәрегезне татар телен өйрәнү юнәлеше белән бәйләргә җыенасызмы?

— Мин медицина университетына керергә телим, шуңа күрә мин татар теленнән БДИ бирергә теләмәгән идем, ләкин үзем өчен һәм үз белемнәремне сынап карар идем. Алга таба татар телен үстерү өчен, башка юнәлешләр сайлаган укучыларга баллар өстәлсә әйбәт булыр иде. Чөнки татар телен белгән табиб, укытучы, хөкүмәт эшлеклесе татар кешесе белән җиңелрәк аралаша, аңа дөрес ярдәм күрсәтә алачак.

— Олимпиада вакытында Сезне дулкынлану хисе биләдеме?

— Әлбәттә, тырышып әзерләнсәң дә дулкынлану булачак, шуңа күрә үзеңә, белемеңә ышанырга кирәк, һәм шулай ук якыннарыңның ярдәменнән баш тартмаска кирәк.

Туган тел буенча үткәрелүче илкүләм олимпиада җиңүчеләренә югары уку йортына кергәндә 100 балл өстәлә. Оештыручылар әйтүенчә, нәтиҗәләр ике ел саклана, шуңа күрә 10 нчы класста җиңүчеләр дә киләсе елда уку йортына кергәндә әлеге балларны куллана ала.

 

Фото: Салават Камалетдинов//«Татар-информ»

 

Язмага реакция белдерегез

0

0

1

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ