Логотип Магариф уку
Цитата:

Халкымның күңел дәрьясы

Буыннан-буынга күчә торган рухи тәҗрибә һәм йолалар вакытлар узу белән һич тә әһәмиятләрен югалтмый, киресенчә, аларның кыйммәте арта гына. Бүгенге көндә милли бәйрәмнәребез, йола, гореф-гадәтләребез яңадан торгызылып, яңартылып, заман төсмерләре биреп үткәрелә башлады. Аларны халык белә, хөрмәт итә икән, милләт яши, милләт яшәгәч, тел яши, ягъни тормыш дәвам итә. Халык бәйрәмнәре, йолалары кешене тормыш тәртипләренә һәм таләпләренә күнектерергә ярдәм итә. Эш шунда ки, ул бәйрәмнәрне халыкның олысы-кечесе бергәләп уздыра. Яшь буын бәйрәмдә катнашу тәртибен кечкенәдән үк өйрәнеп үсә. Һәр кеше, табигый рәвештә, үз-үзен тоту гадәтләрен үзләштерә, милли тәрбия ала. Йола һәм гореф-гадәтләрнең күп кенә очракларда алыштыргысыз тәрбияви чара булуын да истән чыгармыйк. Тәкъдим ителгән чара нәкъ менә шушы максат һәм бурычларны тормышка ашырырга ярдәм итә.

Алсу НУРУЛЛИНА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

югары квалификация категорияле музыка җитәкчесе

 

Айгөл ТУКАЕВА,

Казан шәһәре Совет районы 261 нче балалар бакчасының

I квалификация категорияле музыка җитәкчесе

Чара барышы

Максат: милли йолаларыбыз, бәйрәмнәребез балаларда милли хисләр формалаштыру, сөйләм телен, эстетик зәвыгын үстерү, халык авыз иҗатына кызыксыну уяту һәм милли горурлык тәрбияләү.

Катнашалар:

Алып баручы

Әби

Мулла

 Әни

 Кыз

 Кызлар

Малайлар

Өй күренеше. Тавыш ишетелә.

Алып баручы. Бала туды бүген җиргә,

Фәрештәләр аңа юл ачты.

Күкләр иле садә җаннан булган

Бер баласын җиргә озатты.         

 

Матур көйгә әни, балалар чыгалар.

Әби. Исәнме, килен. Исән-сау кайттыңмы?

Килен. Исәнме, әнкәй! Аллага шөкер, кайтып җиттек.

Әби. Кайда әле безнең кызыбыз. (Балага карап.) Сөбханалла, бик матур бала бу.

Килен. Әйдәгез, кадерле кунаклар, бала йоклаган арада чәйләп алыйк әле. Ә син, улым, бәбине карап тор, яме. Уянса чакырырсың.

Малай. Ярар, әни.

Алып баручы. Кем дип исем кушарга, барысы да баш вата.

Олы дөнья каршысында исемсез бала ята.

Исем кирәк, исем кирәк, бирик без аңа исем.

Матурын сайлап куярбыз, исем кадерен белсен.

Бала. Бәбигә исем сайладыгызмы? Кем дип кушасыз?

Малай. Әйдәгез, бергәләп уйлыйк! Әллә иң элек бармак уенын уйныкмы?

Балалар түгәрәккә баса.

Уен.

Бармак уены чыккан диләр,

Отылсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин таба алсам иде.

Уртага бер баланы чыгара, бала уйлап тора.

Бала. Айрат! Шат күңелле, ачык дигән сүз!

Малай. Кит әле, безнең бәби бит кыз! (Тагын саный.)

Бармак уены чыккан диләр.

Отылсам ярар иде.

Иң матур затлы исемне

Мин таба алсам иде.

Бала. Галимә! Укымышлы дигән сүз!

Бала. Авылыбызда Галимәләр болай да күп.

Бала. Ярар, алайса.

Бала. Мин таптым, мин таптым. Диләрә булсын!

Бергә. Булсын, булсын, бик күркәм,

Туры килсен үзенә.

Бай күңелле кызчык булсын,

Үссен безнең кечкенә!

Малай. Ник кычкырып сөйләшәсең, бәби уяна бит.

Бала елаган тавыш ишетелә. Бишек янына барып, бишек җырын җырлыйлар.

Бишек җыры

Әлли-бәлли итәр бу, мәдрәсәгә китәр бу.

Тырышып сабак укыгач, галим булып җитәр бу. (2 тапкыр)

Малай. Әни, әни, бәбигә исем таптык!

Әни. Кем дип кушабыз, улым?   

Малай. Диләрә дип кушабыз!

Әни. Бигрәк матур исем! Мәгънәсе дә бик дәрәҗәле: сөекле, иң яраткан, иң сөйгән дигәнне аңлата.

Әби. Исем дә уйлап таптык бит. Мулла килешенә әзерләник.

Бергә. Әйдәгез!

Малай. Әни, әни, хәзрәт килә!

Мулла керә.

Мулла. Әссәламегаләйкем!

Бергә. Вәгаләйкемәссәлам, мулла абзый!

Әни. Әйдә, түрдән уз.

Мулла. Бик зур рәхмәт. Әйдәгез әле, өйгә дога укып алыйк. (Дога укый.) Балага исем таптыгызмы?

Бала. Диләрә, Диләрә!

Мулла. Бәрәкалла, бигрәк матур, күркәм исем булган. Әйдәгез бәләкәч янына.

Баланы бишектән алып, кереп китәләр.

Алып баручы. Әзме-күпме вакыт узды...

 Әби чыга, тәрәзәгә карап ала, өйләрне җыештырган була.

Әби. Диләрә кызым килергә тиеш иде, күренми әле. Кайчан килер инде?

Кызлар килеп керәләр.

Диләрә. Исәнме, әбием!

Әби. Исән-сау килеп җиттеңме, кызым?

Кызлар. Әйе, әби.

Диләрә. Әби, син ачуланма инде. Кызлар белән килгән идем.

Әби. Ярар, ярар, мин сезгә комачауламам, почмак якта гына утырырмын. Ә сез уйнагыз, көлегез. Безнең дә бар иде бит яшь чаклар… Без дә шулай аулак өйгә җыела торган идек. Егетләр килеп, күңел күтәреп китәләр иде. Ул уйнаган уеннар, җырлаган җырлар!.. Исәбе-хисабы юк иде.

Кызлар кул эше эшләп, җырлап утыралар.

Җыр «Шәл бәйләдем».

Шәл бәйләдем, шәл бәйләдем, (2 тапкыр)

Шәлем түгәрәк түгел лә, шәлем түгәрәк түгел.

Әннә-гинер, әннә-гинер генәем лә,

Әннә-гинер, әннә-гинер генәем.

Әби. Бигрәк матур җырлыйсыз, кызлар! (Як-ягына каранып.) Гармун тавышы түгелме соң бу? И Аллам, егетләрегез килә бугай.

Кыз. Чынлап та, кызлар, малайлар җырлап киләләр!

Кызлар урыннарыннан сикереп торып төзәтенәләр.

«Әссәламегаләйкем» җырын җырлап, малайлар килеп керә.

Егетләр. Әссәламегаләйкем, кызлар!

Кызлар. Исәнмесез, егетләр! Сезгә ни кирәк?

Малай. Кара кашлы кыз кирәк!

Кыз. Нәрсәгә ул кирәк?

Малай. Әнигә килен кирәк!

Кыз. Ничек?

Малай. Менә шулай!

Кыз. Тупсадан акча түләмичә кертмибез. Акчагыз бармы?

Егет. Акча бездә бер кесә. (Кесәләрен күрсәтәләр.)

Әби (малайларны кертеп). Кызлар, бу малайларның бернинди дә акчалары юк. Шуңа күрә, әйдәгез, табышмаклар әйтик.

Кыз. Соскы боры – бакылдык,

Күп сөйләшә – такылдык. (Үрдәк.)

Кыз. Башы тарак, койрыгы урак,

Кычкыртып быргысын, уята барысын. (Әтәч.)

Кыз. Канат бар – очмый,

Аягы юк – йөри. (Балык.)

Әби. Бигрәк акыллы икәнсез, егетләр.

Кыз. Әйдәгез, уйнап алабыз!

Малай. Әйдәгез, «Башмакчы» уенын уйныйбыз!

Бергә. Әйдәгез!

 

Уен «Башмакчы».

Төрле һөнәр беләбез, матур итеп тегәбез.

Асыл төсле җепләр белән башмак башын чигәбез.

Әй башмакчы, башмакчы, үзең оста такмакчы.

Син җырлама такмагың, бир кияргә башмагың. (2 тапкыр)

Әби. Рәхмәт сезгә, оланнар. Яшь чаклар искә төште. Бигрәк күңелле уйнадыгыз. Бәй, онытып торам. Иртәгә бит Сабан туе, әзерләнергә кирәк, таралышыйк, балалар. Ә Сабан туеннан соң кичке уен көтә! (Кереп китәләр.)

 

Сабан туе күренешләрен чагылдырган бию тезмәсе. Күренештән соң кызлар, малайлар сәхнә артына кереп китәләр.

Кыз чыга.

Диләрә. Күмәк-бию, уен-көлке,

Була кичке уенда.

Кызлар, егетләр җыела,

Кичен бергә уйнарга!

Кызлар, егетләр чыгалар.

Кыз. Егетләр килгәннәр, егетләр килгәннәр!

Кыз. Безнең монда җыелганны әллә каян белгәннәр!

Диләрә. Әйдәгез, уйнап алабыз!

Кыз. Әйдәгез, «Без-без» уйныйбыз!

Бергә. Әйдәгез!

 

Уен «Без-без».

Без-без, без идек, без унике кыз идек,

Базга төштек, май ашадык,

Келәткә кердек, бал каптык.

Кап та коп, авызыңны ач та йом.

Малай. Әмир тешен күрсәтте!

Кыз. Нишләтәбез?

Малай. Бер аягында сикерсен!

Малай сикерә, калганнар кул чабып саныйлар.

Диләрә. Әйдәгез, тагын уйныйбыз!

Диләрә. Әйдәгез!

Кыз. Диләрә тешен күрсәтте!

Кызлар. Нишләтәбез?

Малайлар. Җырласын!

 

Җыр.

Диләрә. Әйдәгез, такмаклар әйтешик!

Малай. Әйдә, ярышыйк, кем күбрәк белә икән?

Малай. Такмакка да мин оста,

Шакмакка да мин оста,

Әти-әни эшкә кушса,

Мин авыру – мин хаста.

Кыз. Әнә килә автомобиль,

Төягәннәр алкалар.

Су алырга төшкән идем,

Узышалар бакалар.

Малай. Чуар тавык суга бара,

Аягында – чабата.

Шул вакытта оялмыйча,

Ата каз йоклап ята.

Кыз. Агыйделдә бер бака,

Бер бата да, бер калка.

Шуны сиңа охшатып,

Көлеп эчләрем ката.

Бергә. Кызык булды!

Малай. Һай кызлары, кызлары, янып тора күзләре!

Кыз. Безнең бакча егетләре берсеннән-берсе матур.

Үзе матур, сүзе матур, туган илдә чын батыр!

Малай. Безнең бакча кызлары берсеннән-берсе чибәр.

Шул чибәрләр хөрмәтенә тыпырдап биеп җибәр!

 

Күмәк бию.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ