Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
«Эпоха традиций » камера музыкасы фестивале беренче тапкыр Казанда узачак
2024 елның 2 ноябреннән 2025 елның 2 февраленә кадәр Казанда беренче тапкыр «Эпоха традиций» музыкаль фестивале узачак дип хәбәр итә ТР Мәдәният министрлыгы.
-
Әминә Эрдоган «Әл-Мәрҗани» мәчетендә булды
Бүген, 24 октябрь, «Әл-Мәрҗани» мәчетендә Татарстан Мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин һәм аның урынбасары Равил хәзрәт Зөфәров Брикс-2024 саммитының хөрмәтле кунагы – Төркия Президенты хәләл җефете Әминә Эрдоганны кабул итте дип хәбәр итә ТР мөселманнарының Диния нәзарәте.
-
«Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсе озайтылды
Республикада җитештерелгән төрле техника тәкъдим ителгән «Татарстанда эшләнгән» күргәзмәсен 27 октябрьгә кадәр озайттылар.
-
Экодөньягыз белән уртаклашырга чакыралар
«Экоселфи – файдалы селфи – 2024» экологик фотоконкурсында катнашырга чакырырга теләсәгез, 17 ноябрьгә кадәр өлгерәсез әле. Конкурс шартлары буенча, өмәләрдән хайваннарга ярдәм иткән, агачлар утырткан мизгелләрне һәм экологик гадәтләрегезне фотога төшерергә кирәк.
-
Тукай музеенда тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнәләр
Г.Тукайның Казандагы музеенда “Тукайчы галимнәрнең фәнни мирасын өйрәнү” дигән темага түгәрәк өстәл утырышы булды.
-
БРИКС саммиты: Казан Кирмәне диварларында ут тамашасы күрсәтеләчәк
Казан Кирмәне диварларында БРИКС саммитына багышланган ут тамашасы күрсәтеләчәк. Аның нигезенә чарада катнашучы илләрнең тарихи вакыйгалары, мәдәни элементлары, орнаментлары, силуэтлары һәм төрле телләрдә сәламләүләр салынган.
-
Мәскәүдә Тинчурин театры гастрольләре
Башкала тамашачыларына ике спектакль күрсәтеләчәк дип хәбәр итә Тинчурин театры матбугат хезмәте.
-
БРИКС саммитына багышланган почта маркасы чыгарганнар
Тираж 90 мең экземплярны тәшкил иткән. Бу хакта Казан Мэриясе хәбәр итә.
-
«Татаркино» БДБ илләре белән хезмәттәшлек итә
Таҗикстан башкаласында 15–19 октябрьдә «Тоджи Сомон» II Милли кинопремиясе чаралары узды. Премияне Таҗикстан Республикасы Президенты Эмомали Рахмон патронажы белән берлектә «Точикфилм» («Таҗикфильм») гамәлгә куйды.
-
Казанда җәмәгать транспорты элеккеге маршрутлар буенча йөри башлаячак
Шәһәрдә, берничә участоктан тыш, транспорт хәрәкәтенең чикләүләре бетә дип хәбәр итә Казан Мэриясе.
-
Татар дәүләт филармониясендә зур концерт
Илһам Шакиров исемендәге «Татар моңы» фестивале кысаларында 2024 елның 3 ноябрь көнне Татар дәүләт филармониясендә зур концерт узачак. Концертта И.Шакиров исемендәге «Татар моңы» халыкара конкурсы җиңүчеләре, татар эстрадасының популяр җырчылары һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солистлары катнашачак.
-
Татарстанда атна ахырында юеш кар яварга мөмкин
Бүген республикада аязучан болытлы, кайбер районнарда төнлә һәм иртән томанлы һава торышы көтелә. Көндез урыны белән бераз яңгыр явачак, җил секундына 15 метрга кадәр көчәячәк. Төнге температура 0..+5 градус булачак, ә көндез +9..+14 градуска кадәр күтәреләчәк.
-
Казанда Дәрдемәндне искә алалар
18 ноябрь көнне классик шагыйрь, журналист, меценат, җәмәгать эшлеклесе Дәрдемәнднең (Мөхәммәтзакир Мөхәммәтсадыйк улы Рәмиев, 1859-1921) тууына 165 ел тулуга багышланган чара узачак.
-
«Алмачуар» драматургия конкурсы җиңүчеләре билгеле
17 октябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә узган «Апуш» татар балалар театр студиясенең театр сезонын ачу тантанасында «Алмачуар» балалар һәм яшүсмерләр аудиториясе өчен татар телендә язылган пьесалар конкурсының нәтиҗәләре билгеле булды дип хәбәр итә Казан шәһәре Башкарма комитеты Аппаратының Тел культурасы өлкәсендә милли сәясәтне гамәлгә ашыру бүлеге.
-
Татар КВН лигасында җиңүче «Дилүс улы»на 100 мең сум!
Чирекфиналда җиңгән бер кешелек «Дилүс улы» командасына 100 мең сумга сертификат тапшырылды.




