Онлайн хәбәрләр рубрикасы буенча яңалыклар
-
Татарстанда 2200 дән артык кешегә ярдәм күрсәтелде
Татарстанда ел саен үткәрелә торган «Рамазан – изге гамәлләр ае» хәйрия марафоны тәмамланды. Әлеге акция Татарстан Диния нәзарәте тарафыннан Рамазан аеның беренче көненнән үк игълан ителгән иде. Нәтиҗәдә «Зәкят» хәйрия фонды аның кысаларында 2288 кешегә ярдәм күрсәтте, дип хәбәр итә Татарстан Диния нәзарәтенең матбугат үзәге.
-
Журналыбызда өр-яңа рубрика!
“Нәселем силсиләсе” – “Гаилә һәм мәктәп” журналының өр-яңа рубрикасы. Журналның апрель санында сәхифәнең беренче язмасы дөнья күрәчәк. Биредә данлыклы татар шәхесләренең дәвамчылары үз гаилә тарихлары турында бәян итә. Иң мөһиме, шул гаилә эчендәге мөнәсәбәтләр татар халкының мәкальләре җирлегендә ачыклана, буыннар чылбырының акыл хәзинәсе халык тәгъбирләренә «төреп бирелә». Беренче каһарманыбыз – халык язучысы Нурихан Фәттахның оныгы Зөләйха Камалова.
-
Россиядә Остаз көне билгеләп үтеләчәк
Россия календаренда Остаз көне рәсми рәвештә барлыкка киләчәк. РФ Президенты Владимир Путин бу бәйрәмне гамәлгә кую турындагы указга кул куйды, ул ел саен 2 мартта билгеләп үтеләчәк. Бу турыда мәгълүмат хокукый актларның рәсми интернет-порталында басылып чыкты.
-
Казанда ятим балалар өчен 37 фатир алыначак
Татарстанда ятим балаларны яшәү урыны белән тәэмин итү планлаштырыла. ТР Дәүләт сатып алулар комитеты Казан шәһәрендә 37 фатир сатып алу турында мәгълүмат урнаштырган.
-
Татарстанда “Тоталь диктант” яңа форматта узачак
5 апрельдә 14:00 сәгатьтә «Тоталь диктант» халыкара мәгърифәтчелек акциясе узачак. Акция республика буенча 1000 нән артык мәйданчыкта узачак. Бу хакта матбугат конференциясендә фикер алыштылар.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
Татар Шүрәлесе тимераякта
“Терәк-Опора” хәйрия фонды махсус хәрби операциядә катнашучыларга, аларның балаларына һәм гаиләләренә, инвалидларга һәм аз керемле гаиләләргә билетларның якынча 30 % ын бушлай таратачак.
-
Казан инклюзив үзәкләрендә ачык ишекләр көне
Казанда өч инклюзив үзәк ачык ишекләр көнен үткәрәчәк, дип хәбәр итә «Добрая Казань».
-
Чит ил гражданнары өчен мәктәпкә кабул итү тәртибе үзгәрде
Россиядә 1 апрельдән чит ил гражданнары һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен мәктәпкә кабул итү буенча аерым тәртип билгели торган федераль закон эшли башлады. Бу хакта матбугат конференциясендә ТР мәгариф һәм фән министры урынбасары, Мәгариф өлкәсендә күзәтчелек һәм контроль департаменты җитәкчесе Рәмис Гаптрәис улы МӨҖИПОВ хәбәр итте.
-
«Защитники Отечества» фондының Татарстан буенча үзәк оешмасы алты көнлек эш режимына күчте
«Защитники Отечества» фондының Татарстан буенча үзәк оешмасы 1 апрельдән алты көнлек эш режимына күчте.
-
Диния нәзарәте яшьләр өчен курслар оештыра
1 апрельдә Казанда яшьләр өчен «Яшь килен» һәм «Яшь кияү» курслары старт ала.
-
«Тату сыйныф серләре» республика балалар комитетлары бәйгесе дәвам итә
21–22 март көннәрендә Казан һәм Яр Чаллы шәһәрләрендә «Тату сыйныф серләре» республика балалар комитетлары бәйгесе ярымфинал этаплары узды.
-
«Мәгариф» һәм «Гаилә һәм мәктәп» журналларының берләштерелгән порталы
«Ел остасы» бәйгесенең региональ этабы нәтиҗәләре билгеле
Бүген республика күләмендә һөнәри белем бирү осталары арасында уздырылган «Ел остасы» бәйгесенең бүләкләү тантанасы узды.
-
Узган атнада Казанда 395 бала туган
Узган атнада (24 март–30 март көннәрендә) Казанда 395 бала дөньяга килгән: 209 малай һәм 186 кыз.
-
Казан укучылары Бөтенроссия олимпиадасында үзләрен күрсәтте
Яшь казанлылар Бөтенроссия укучылар олимпиадасының йомгаклау этабында югары нәтиҗәләр күрсәтте.
-
Гран-при Азнакайда
Казандагы Каюм Насыйри исемендәге 80 нче мәктәптә туган тел һәм әдәбият укытучыларының Бөтенроссия конкурсының йомгаклау этабы узды.




