Логотип Магариф уку
Цитата:

Әтием – мәгарифебез горурлыгы

Гүзәл Ирек кызы ХӘСӘНОВА, Биектау районы  Олы Кавал төп мәктәбенең  математика укытучысыПедагогик стажы – 21 елЯнып калсын гомерең маяк булыпҮзеңнән соң килгән буынга.(Муса Җәлил)Авыл кешеләренең торм...

Гүзәл Ирек кызы ХӘСӘНОВА,
Биектау районы  Олы Кавал төп мәктәбенең  математика укытучысы
Педагогик стажы – 21 ел
Янып калсын гомерең маяк булып
Үзеңнән соң килгән буынга.
(Муса Җәлил)
Авыл кешеләренең тормышы да, язмышы турыдан-туры хезмәт белән бәйле. Алар иртәдән алып караңгы төнгә кадәр физик хезмәттә була: ел әйләнәсендә абзарда мал-туар, кош-корт, җәен бакчада яшелчә, җиләк-җимеш - барысы да тәрбия сорый. Әйләнә-тирәне дә төзек итеп тотарга кирәк. Татар халкында бу бигрәк тә шулай. Татар авыллары чисталыгы, пөхтәлеге һәм дә төзеклеге белән аерылып торалар.  Боларның барысын да тырыш, хезмәт сөючән кешеләр генә башкара ала.
Авыл булгач, анда социаль объектлар да булырга тиеш: мәктәп, балалар бакчасы, мәдәният йорты. Бары шул вакытта гына авыл чын мәгънәсендә гөрләп яшәячәк. Ләкин, соңгы елларда “Фәлән авылда мәктәпне яптылар”, я булмаса “Урта мәктәпне башлангычка калдырдылар”-дигән, бигрәк тә укучылар, ата-аналар һәм дә укытучылар өчен  үзәк өзгеч хәбәрләр тарала. Күпме бала туган авылында белем алудан мәхрүм, ә укытучылар эшсез кала. Алай гына да түгел, авылда мәктәп бетә икән, авыл да бетә дигән сүз. Авыл бетсә, милләт тә яшәмәс. Чөнки милләтне саклаучы һәм яшәтүче халык авылда яши. Авыллар бетсә, халыкны, бигрәк тә шәһәр халкын азык-төлек белән туендыручы да бетә дигән сүз. Бүгенге көндә авыл мәктәпләренең төп проблемасы шул.
Авыл мәктәпләре бетүнең төп сәбәбе – укучылар саны кимүдә. Ә ул авылда яшь гаиләләр калмау белән бәйле. Яшьләрне авылга тарту, авылда калдыру өчен аларда җиргә, хезмәткә һәм туган җиргә мәхәббәт тәрбияләргә кирәк.
Укучыларда туган җиргә һәм хезмәткә мәхәббәт тәрбияләгән, белем биргән  укытучы – әтием Шакиров Ирек Хәким улының өлеше чиксез зур. Иң элек, әйтеп китәргә кирәк, нинди генә эшкә тотынса да барысын да булдырды ул. Әтием оста бакчачы да, агач эшләрен дә менә дигән итеп башкара иде. Бал кортлары асрау, мич чыгару, телевизорлар ремонтлау, фотографияләр ясау серләрен дә төшендерә белде. Мәктәптә озак еллар  “Оста куллар” түгәрәге алып барды һәм музей почмагын оештырды, экспонатлар җыю өстендә дә күп эшләде. Районның Туган якны өйрәнү музеен аның җитәкчелегендә эшләнгән җил тегермәне, ә үзе оештырган мәктәп музей почмагын XIX гасырда яшәгән крестьян йорты макеты бизи.
Әтием Ирек хезмәт юлын башлап җибәргәндә хезмәт һәм физкультура фәннәрен укытты. Соңрак тарих һәм җәмгыять белеме фәннәреннән белем бирде. Озак еллар буена мәктәп яны тәҗрибә участогын җитәкләде. Ул эшләгән елларда мәктәп бакчасы зурайтылды: мәйданы 2 га га җиткерелде. Төрле сортлы алмагачлар, карлыганнар, чия, слива, кара һәм кызыл миләш агачлары утыртылды. Яшелчәләрдән кыяр, помидор, кишер, чөгендер, кәбестә, кабак, ташкабак, бәрәңге үстерелде. Җыелган уңыш ел саен мәктәп ашханәсендә укучыларга туклану өчен тотылды. Артканын авыл халкына, ярминкәләрдә сатылды, авылдагы күмәк хуҗалык ашханәсенә тапшырылды. Алмашка укучылар ашханәсенә ит бирелде.
Яшелчә һәм җиләк-җимешләр үстерү белән генә түгел, тәҗрибә бакчасында  алдагы еллар өчен орлык үстерү өстендә дә зур эш алып барылды. Бакча үзенә утыртырлык барлык төр орлыкларны җитештерде, артыгын сатты.
Шулай, бер язда, мәктәбебезгә Дәүләт Советы депутатлары килде. Авыл мәктәпләрендәге укытуның торышы белән танышып йөрүләре икән. Араларында язучы, депутат, үзе дә һәвәскәр бакчачы Туфан ага Миңнуллин да бар иде. Мәктәп территориясенә аяк басуына иртә язда орлык бирү өчен утыртылган, инде чәчәк атарга да өлгергән суганнарга күзе төште.  “Моны ничек үстерәсез, өлгертәсез? Мин дә үстерәм. Ләкин, өлгереп җитми”, – дип сөйләгән иде Туфан ага.
Мәктәп укучылары белән җирдә эшне дөрес башкару өстендә эшләнде: туган якка мәхәббәт уяту, хезмәт дәресләрендә җирне дөрес итеп казу, тырмалау, түтәлләр ясау, орлыкларны дөрес тирәнлектә чәчү, түтәлләрне тиешле дымлылыкта тоту, чүпләрне утау, йомшарту, уңышны җыю һәм дөрес итеп саклау. Әти барлык эшләрнең тәртибен белеп эш итте. «Көз көне дә киләсе ел уңышы өчен җирне тәрбияләргә кирәк», – ди иде. Җирне ашлап, зәпкә казып калдырырга кирәклеген искәртте. Эш коралларына да зур игътибар бирә иде: алар һәрвакыт тәртиптә булды.
Боларның барысы да әтием җитәкчелегендә оештырылган  укучылар хезмәте белән башкарылды.
Шулай итеп, укучылар җирдә эшләргә, аны яратырга өйрәнделәр. Җирнең туендыру чыганагы икәненә төшенделәр.
Башкарылган хезмәтенең нәтиҗәсе: ел саен бакчадан зур уңыш алынды. Район күләмендә оештырылган бәйгеләрдә гел алдынгы урыннарны яулый иделәр. Бакчаның даны еракларга таралды: укытучылар тәҗрибә уртаклашыр өчен семинарларга килде. Әтинең хезмәтен зурлап, күпсанлы Мактау грамоталары бирелде, «Татарстан Республикасының Мәгариф өлкәсендәге казанышлары өчен» дигән күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Әтием турында үткән заманда яздым. Чөнки әтием Ирек бу фани дөньяда юк инде. 2018 елның 5 нче октябрендә – Укытучылар көнендә арабыздан китеп барды. Ләкин әтием Ирекнең эшләгән эшләре: мәктәп бакчасында ул утырткан, яз көне шаулап чәчәк атучы алмагач-чияләре, ул өйрәткән яшелчә үстерү алымнары, «Ирек абый болай дип әйтә, эшләтә иде», дигән уй-фикерләре, киңәшләре әле дә яши, кулланыла. Хезмәт бүлмәсендә ул ясаган эш кораллары, җиһазлар саклана. «Кеше китә – җыры кала» дигән мәкаль нәкъ менә аның кебекләр турында әйтелгән.
Гомумән алганда, әтием кебек шәхесләр күбрәк булсын иде дигән фикердә калам.
Быел җөмһүриятебез ТАССР төзелүенең 100 еллык юбилеен билгеләп үтә. Матур эшләре, югары күрсәткечләре, күп милләтле халкы белән тату яшәп ятучы җөмһүриятебез илебез тарихында лаеклы, мактаулы урынны алды. Әлбәттә, моның нигезендә батыр, хезмәт сөючән халкы тора. Алар арасында туган җирен чын күңелдән яратучы, үсеп килүче буынга 46 ел белем һәм хезмәт тәрбиясе биргән әтием – Шакиров Ирек Хәким улы да бар. Аның чын мәгънәсендә мәгариф өлкәсендә бөек шәхес дип аталырга тулы хакы бар.
 
 
 

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ