Балаларга багышланган гомер
Миләүшә Фәгыйль кызы ШӘЙХУЛОВА,Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.Педагогик стажы – 31 елАвылымның олы киңәшчесе дә ул,Ярдәмчесе яше-картының.Дөнья хәле һәрч...
Миләүшә Фәгыйль кызы ШӘЙХУЛОВА,
Азнакай районы Җиңү бистәсе урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы.
Педагогик стажы – 31 ел
Авылымның олы киңәшчесе дә ул,
Ярдәмчесе яше-картының.
Дөнья хәле һәрчак таныш аңа,
Шаһиты ул сугыш артының.
Мәктәп еллары һәркемнең тормышында тирән эз калдыра. Күп еллар элек мәктәпне тәмамлаган кешеләрнең очрашканда мәктәп елларын, укытучыларын искә алып, гәпләшеп утырулары еш күзәтелә. Кешенең тормыш юлында нинди язмыш сынауларына дучар булуына да карамастан, бәхетлеме ул, әллә бик үк түгелме, шатлыклы мизгелләр күбрәкме анда, әллә киресенчәме, ул үз тормышында мөһим урын алып торган мәктәп, балачак елларын, яшүсмер чорын хәтерендә яңарта. Яхшы хатирәләр авыр минутларда ярдәм итә, борчулы минутларда күңелне күтәрә. Шуңа күрә дә мәктәп елларының кеше тормышында матур эз калдыруы бик мөһим. Алты гына хәрефтән торган бу гап-гади сүзнең тылсымы, сере нәрсәдә соң? М.Гобәйдуллинның бер җырында:
дигән юллар бар. .
Минем язмам да мәктәпнең күрке булган, кеше буларак та, укытучы буларак та иң яхшы сыйфатларны үзенә туплаган сабыр, тыйнак, 42 ел гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган Шакирова Фәрдия Шакир кызы турында.
Шакирова Фәрдия Шакир кызы 1923 елда Азнакай районы Әгер авылында туа. Бөгелмә педагогия училищесын тәмамлагач, Тымытык урта мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгеләнә. Укытучы буларак эш башлавы сугыш елларына туры килә. Мәктәпкә килү мөмкинчелеге булмаган укучыларга, авылдан авылга дәрес биреп йөрүләрен еш искә ала иде ул. Кышкы салкыннарда чабатадан йөрү, бигрәк тә йөреп кайтканчы чабаталарның «чәчәк атуы» онытылмаслык булып хәтеренә сеңеп кала аның. Эшен җиренә җиткереп башкаручы, актив, яшьләр белән дә, авыл халкы белән дә уртак телне тиз тапкан кызны җитәкчеләр дә тиз күреп алалар. 1942 елда аны район комсомол комитетының икенче секретаре итеп сайлыйлар. Сугыш чорының кырыс елларында 19 яшьлек кызга өстенә төшкән йөкне тарту, үтәү өчен бик булганлык, сабырлык кирәк булганын аңлау кыен түгел.
дигән юллар Фәрдия апага багышланган кебек. Сугыш чорындагы хезмәтен бәяләп, 1946 елда аны «1941 – 1945 еллардагы Бөек Ватан сугышындагы фидакарь хезмәт өчен» медале белән бүләклиләр.
Ил өчен бик авыр булган елларда үзен яхшы яктан гына күрсәткән кызга җаваплы эш артыннан җаваплы эшләр башкарырга туры килә. Сугыштан соң Фәрдия Шакир кызы РОНОда ике ел инспектор булып эшли. Бирелгән эшләрен җиренә җиткереп башкарса да, аның күңеле яраткан эшенә тарта. Ул, мәктәпкә эшкә җибәрүләрен сорап берничә тапкыр гариза яза. Аны Азнакай районы Камышлы авылы мәктәбенә татар теле һәм әдәбияты укытучысы итеп билгелиләр. Фәрдия апа фән укыту белән рәттән мәктәпнең укыту эшләре буенча мөдире вазифасын да башкара. Мәктәптә эшләү белән бергә Фәрдия Шакировна читтән торып укытучылар институтын, аннары Казан дәүләт педагогия институтының татар теле һәм әдәбияты бүлеген тәмамлый.
Уку елы башланыр алдыннан уздырыла торган җыелышларның берсендә ул Стәрле авылы мәктәбендә физкультура укытучысы булып эшләүче Сөләйманов Тәкыйулла Яхъя улы белән таныша, һәм алар 1947 нче елда тормыш корып җибәрәләр. Бу никах ике яклап та килгән укытучылар династиясен бәйли. Яшьләрнең икесенең дә бертуган апа- абыйлары, эне-сеңелләре, килен-кияүләре, туганнары – укытучылар.
42 ел мәктәптә эшләү дәверендә Фәрдия Шакировна күптөрле Мактау грамоталары һәм кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләнә. Алар арасында «Бөек Ватан сугышында җиңүгә 50 ел», «Фидакарь хезмәт өчен. В.И.Ленинның 100 еллык юбилее уңаеннан», «Хезмәт ветераны», «Герой-ана» медальләре дә бар.
Тәкыйулла абый белән Фәрдия апа биш кыз тәрбияләп үстерәләр, аларның өчесе әти-әниләре юлыннан китә: укытучы һөнәрен сайлыйлар. Олы кызлары Флераның ире Таһир абый да, аның дүрт туганы да – укытучылар. Флера апа белән Таһир абыйның ике кызы, бер кияве дә – шушы һөнәр ияләре.
Икенче кызлары – Розалия дә гомерен балаларга рус теле һәм әдәбиятын укытуга багышлый. Аның кызы Гөлнара да әби-бабасы, әнисе юлын сайлый.
Өченче кызлары – Илмира да 37 ел гомерен балалар тәрбияләүгә бирә.
Сөләймановларның үзләренең генә педагогик эшчәнлеген санасаң да, исең китәрлек: дистә еллар белән генә түгел, йөз еллар белән санала. Күп тә түгел, аз да түгел, нәкъ 500 ел! Һәрберсенең эш стажы 37 – 47 еллар арасында тирбәлә.
Укучыларның остазларының эшен дәвам итүе – бик күркәм күренеш. Фәрдия апаның эшен дәвам итүче укучылары бихисап. Үз балаларының да әти-әнисе юлыннан китүе укытучы буларак та, әни буларак та Фәрдия апаның үз һөнәренең остасы булуын ассысыклый.
Фәрдия Шакировнаны мактауга лаеклы укытучы, хөрмәтле әни буларак кына хәтерләмиләр авылда. Ул – әле авылыбызның шагыйрәсе дә. Укытучылык эше, биш бала, бетмәс-төкәнмәс авыл тормышы мәшәкатьләре өстенә ул каләм тибрәтергә дә вакыт таба. Бүгенге көндә мәктәп музеенда аның утыздан артык шигыре һәм ике поэмасы саклана.
Фәрдия апа 2004 елда арабыздан китте. Аның хезмәтен балалары, укучылары, оныклары дәвам итә. Укучылары хәтерендә ул тагын бик күп еллар яшәр әле. Язмамны Фәрдия апага һәм аның дәвамчыларына мөрәҗәгать итеп тәмамлыйсым килә. Бу язмам исә аңа дога булып барсын иде.

«Рәхмәт сиңа, бөек мәктәп.,
Укытучыларың өчен», –

Кирәк чакта җитез дә син, тапкыр да син,
Кирәк чакта сабыр да син, батыр да син.
Бик җаваплы, авыр синең хезмәтең дә,
Тиешенчә күрсәң иде хөрмәтен дә,

Булган чакта Сезнең кебекләр,
Һәрбер кеше табар үз юлын,
Һәрбер кеше табар үз җырын.
Күмелеп калмас алтын бөртекләр,
Булган чакта Сезнең кебекләр!
Комментарийлар