Бармак хәрәкәтләрен камилләштерү аша сөйләм эшчәнлеген үстерү (Интеграль белем бирү эшчәнлеге буенча мастер-класс)
Ольга Белова,Казандагы катнаш төрдәге 317 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесеМаксат:– педагогларны татар орнаментының кайбер үрнәкләре һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыр...
Казандагы катнаш төрдәге 317 нче балалар бакчасының I квалификация категорияле тәрбиячесе
Максат:
– педагогларны татар орнаментының кайбер үрнәкләре һәм аларның үзенчәлекләре белән таныштыру;
– мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади зәвыгын, күзаллавын, уйлап табу сәләтен үстерергә; бармакларның һәм кул чугының хәрәкәтләрен камилләштерергә ярдәм итә торган эшчәнлек төре – татар бизәкләре ясау алымнары турында белемнәрен арттыру;
– сәнгати-эстетик, мәгълүмати-коммуникатив, сөйләм үсеше юнәлешендә эш тәҗрибәсе белән уртаклашу.
I. Теоретик материалны аңлату. (Сөйләү барышында презентация күрсәтелә.)
Тәрбияче. Безнең балалар бакчасының зурлар төркемнәрендә төп эш юнәлешләренең берсе – сөйләм үсеше гомуми җитлекмәгән (артта калган) балаларның сөйләмендәге кимчелекләрне төзәтү-коррекцияләү. Сөйләм үсеше тоткарланган балалар белән эшләгәндә, аларның тыңлау, аңлау, дөрес сөйләү күнекмәләрен генә камилләштереп калмыйча, бәлки сөйләм органнары белән турыдан-туры бәйләнмәгән эшчәнлеген, шул исәптән бармакларның вак хәрәкәтләр ясау активлыгын үстерүгә дә игътибар итәргә кирәк. Сөйләм үсеше гомуми артта калган балаларның гадәттә бармаклар моторикасы (вак предметларны тоту, алар белән эш итү, сызу, рәсем ясау һ.б.) тиешенчә формалашмаган була; гәүдә хәрәкәтләре дә бик үк төгәл һәм камил булмаска мөмкин. Мондый нәниләр, вакыт һәм урын (пространство) төшенчәләрен тиешенчә кабул итеп бетерә алмаганга, кушылган юнәлештә (уңга, сулга, артка, алга һ.б.) дөрес һәм җитез хәрәкәт итә белмәү белән дә башкалардан аерылып тора. Шуңа күрә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның рәсем ясау, язу, сызу күнекмәләрен (графомоторные навыки) коррекцияләү юнәлешендә даими эшләргә кирәк.
II. Сорау-җавап. Төркемнәрдә фикер алышып нәтиҗә ясау.
1 нче төркемгә сорау:
– Әгәр бала язу, рәсем ясау эшчәнлегенә әзер булмаса, мәктәптә ул үзен ничек тотар? (Әгәр бала язу эшчәнлегенә әзер булмаса, бармакларының вак әйберләрне тоту көче һәм хәрәкәтләнү тизлеге җитлекмәгән булса, предметларны күреп кабул итү сәләте, игътибарлылыгы үз вакытында формалашмаса, мәктәпкә килгәч, анда белем алуга тискәре мөнәсәбәт туарга һәм ул үзен тынычсыз, киеренке халәттә, уңайсыз хис итәргә мөмкин.)
2 нче төркемгә сорау:
– Бармакларның, кул чугының хәрәкәтләрен камилләштерү сөйләм эшчәнлегенә ничек тәэсир итә? (Вак хәрәкәтләр ясау сөйләм эшчәнлеге белән тыгыз бәйләнештә булганлыктан, аңлашыла ки, нәниләрнең бармак, кул чугы хәрәкәтләрен камилләштерү ихтыяҗы килеп туа. Мондый күнегүләр баш миенең сөйләм эшчәнлегенә җавап бирә торган зоналарының активлыгын арттыруга, нәтиҗәдә сөйләмдәге кимчелекләрне төзәтергә ярдәм итә.)
3 нче төркемгә сорау:
– Рәсем ясаганда, балаларда кайсы сыйфатлар тәрбияләнә, нинди күнекмәләр үстерелә? (Белүебезчә, рәсем сәнгате белән шөгыльләнү мәктәпкәчә яшьтәге балаларның иҗади сәләтен үстерүдә уңай җирлек булып тора. Алай гына да түгел, әлеге шөгыль нәниләрдә эстетик зәвык тәрбияләргә, аларның логик фикерләү сәләтен үстерергә, ихтыяр көчен (билгеле бер вакыт дәвамында бер урында утырып эшләү, түземле булу, башлаган эшне ахырына җиткерә белү сыйфатларын) ныгытырга ярдәм итә, һәм, әлбәттә, бармакларның, кул чукларының хәрәкәт җитезлеген үстерергә, камилләштерергә ярдәм итә.)
III. Татар орнамент-бизәкләре белән таныштыру
1. «Орнамент» төшенчәсенә аңлатма бирү.
Тәрбияче. Бүген мин сезне дөнья мәдәниятендә лаеклы урын тоткан татар орнамент-бизәкләре белән таныштырырга телим. (Берничә слайд күрсәтелә.)
Орнамент – ул билгеле бер тәртиптә, ритмда кабатланган рәсемнәр яки сызым элементлары. «Орнамент» сүзе, латин теленнән тәрҗемә иткәндә, «ornamentum» бизәк дигәнне аңлата. Орнамент бизәкләре сызымнардан, геометрик фигуралардан, яфраклардан, чәчәкләрдән, җиләк-җимешләрдән, кош һәм хайван рәсемнәреннән торырга мөмкин. (Экранда әлеге төр бизәкләр чагылдырыла.)
Фуад Хәсән улы Вәлиев (экранда фоторәсеме чыга) – татар сәнгать белеменә нигез салучыларның берсе; татар халкының бизәлеш сәнгатен (китапларыннан иллюстрацияләр күрсәтелә бара), Казан татарларының авыл йортлары архитектура-сәнгать бизәлешен, Урта Идел буйларының борынгы чорлары, Идел буе Болгар дәүләте, Казан ханлыгы сәнгатен өйрәнгән галим.
2. Татар бизәкләренең үзенчәлекләрен ачыклау.
Тәрбияче. Татар халык орнаментында өч төр бизәк киң кулланыла. Төркемнәргә төрле орнамент үрнәкләреннән җыелма таратам. 1 нче төркем – чәчәкле-үсемлек орнамент, 2 нче төркем – геометрик орнамент, 3 нче төркем зооморф орнамент төзеп, аларның кайда кулланылуын сөйләп аңлатырга тиеш.
1 нче төркемнең җавабы. Чәчәкле үсемлекле орнамент: дулкынсыман сабаклар; лалә, чалма чәчәк, ромашка, миләүшә чәчәкләре, яфраклар һ.б. Тәрәзә пәрдәләре, карават япмалары, мендәр тышлары, намазлыклар, баш киемнәре чиккәндә кулланыла. (Үрнәкләр экранда күрсәтелә.)
2 нче төркемнең җавабы. Геометрик орнамент – тукымага бизәк төшергәндә, авыл йортларын бизәгәндә, зәркан эшләнмәләрдә, кабер ташларында, мәчетләрне бизәгәндә киң кулланыла. (Экранда үрнәкләр күрсәтелә.)
3 нче төркемнең җавабы. Зооморф орнамент – кош-корт: үрдәк, күгәрчен, бөркет; пар ат, юлбарыс, арыслан, ярканат сурәтләре һ.б. Чагыштырмача аз: агачтан юнып эшләгән әйберләрдә, зәркан эшләнмәләрдә очрый. (Үрнәкләр күрсәтелә.)
3. Балалар бакчасында татар орнаментын ясарга өйрәтүнең яшь буенча төркемнәргә бүленешен ачыклау. (Тәрбияче, сөйләгәндә, эш алымнарын мольбертта күрсәтә бара.)
Кечкенәләр төркемендә: геометрик формаларны каймалау өчен ромашка чәчәге, яфрак элементлары кулланыла. (Ромашка ясау тәртибе күрсәтелә: ромашканың уртасы – түгәрәк өлешнең контуры – пумала очы белән сызыла һәм уртасы буяла яки, пумала очын буяуга манып, аны кәгазьгә төртеп алу юлы белән ясала. Яфраклар буяулы пумаланың янын кәгазьгә «манып-манып» ясала.)
Уртанчылар төркемендә: татар орнаментының өч элементы: лалә, яфрак, кыңгырау чәчәге ясарга өйрәтелә. Бизәү өчен тастымал, сөлге, тәлинкә, палас силуэтлары, шулай ук геометрик формалар алына. Кечкенәләр төркеменнән аермалы буларак, элементлар форма һәм төс ягыннан чиратлаштырыла башлый. Буяу алымнары: пумала очы белән элементның контурын сызу һәм буяуны бер юнәлештә аз-азлап «ягып», контурның эчен буяу. (Берничә элемент ясап күрсәтелә.)
Комментарийлар