Логотип Магариф уку
Цитата:

Бәхет - хезмәттә

Гөлнара  Атлас кызы  Салихова,Әлмәт районы Яңа  Кәшер санатор интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-24 ел.Укытучы хезмәте күпкырлы. Аның кеше күзенә күренми торган әллә нинди...

Гөлнара  Атлас кызы  Салихова,
Әлмәт районы Яңа  Кәшер санатор интернат-мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы. Эш стажы-24 ел.

Укытучы хезмәте күпкырлы. Аның кеше күзенә күренми торган әллә нинди вак-төяк мәшәкатьләре бар. Кыскасы, әлеге һөнәр үзенә бөтенләй буйсынуны таләп итә. Ә авыл мөгаллиме ул – мәктәпнең генә түгел, бар авылның йөзе. Күпләрне сокландырырлык нечкә зәвык, пөхтәлек, тиешле җитдилек белән бергә, илтифатлы ягымлылык, таләпчәнлек һәм шул ук вакытта кешелеклелек- аның даими сыйфатлары. Шуңа күрә ул үзенең тышкы кыяфәте, тәртибе,белеме, үз-үзен тотышы белән үк тәрбияли алырга тиеш. Яңа заманда  шәкертеңне аңларга тырышу, кимчелекләрен гафу итү, яхшы якларын, сыйфатларын күреп үстерүгә ярдәмләшү әлеге хезмәттә иң әһәмиятлесе. Заман таләпләренә ияреп баручы  авыл укытучысы  тыңгысыз, тирә-яктагыларга карата таләпчән, тәҗрибәле булуы белән дә игътибарны җәлеп итә. Билгеле, әлеге җаваплы урында көнне төнгә ялгап эшләгәндә генә казанышлар яуларга мөмкин һәм, әлбәттә моның өчен бер генә минут та хезмәттән, яңалыктан аерылырга ярамый.


Минем хезмәтем  дә мәңге картаймас шатлыгым чыганагы. Әйе, бу чынлап та шулай, чөнки мин дә Укытучы. Авыл укытучысы. Балаларга белем бирүче, гыйлем нуры чәчүче, күңелләренә яхшылык, рәхимлелек, сафлык орлыкларын салучы  кешеләрнең берсе. Бу һөнәрне сайлавыма  беренче укытучым этәргеч булгандыр. Мәктәптә укыган вакытта, үзем өчен ныклы карарга килгән идем: мин укытучы- татар теле һәм әдәбияты укытучысы булачакмын. Шушы карарым мине Казан дәүләт университетына  китерде дә. Менә ике дистә елдан артык бар булмышымны, рус мәктәбендә, рус һәм татар укучыларыма багышлыйм. Халкыбызның милли йөзен, гореф-гадәтләрен, иң  матур сыйфатларын ача; хезмәт ярату, өлкәннәргә хөрмәт, буыннар арасындагы рухи бәйләнеш, яшәү дәрте, борынгыдан килгән әхлакый-тәрбияви кануннарга тугрылыкка  аеруча игътибар итеп, яшь буын күңеленә тәрбия орлыкларының шытканнарын салырга тырышамын.


Әлбәттә, замана күзлегеннән чыгып караганда яңа заман авыл укытучысының хезмәте җиңел түгел, ләкин үз эшемне яратып башкарам, һәр иртәдә ашкынып мәктәпкә киләм, балаларның зур ышаныч белән миңа төбәлгән карашларын күрәм дә барлык ару-талулар, мәшәкать-борчуларымны югалтам.


Авыр, җаваплы булуына карамастан, бу һөнәрне сайлавыма һич үкенмимен. Чөнки чын күңелдән сөеп, чын йөрәктән бирелеп, үз хезмәтемдә үз бәхетемне тоеп эшлим, яшим.



Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ