Бөекләр күп булмыйлар...
Лениза Динәвис кызы ФӘТТАХОВА, Актаныш районы Богады төп мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы«Мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр кемнәр алар?» дигән сорау алдында калдым һәм тарих б...
Лениза Динәвис кызы ФӘТТАХОВА, Актаныш районы Богады төп мәктәбенең I квалификация категорияле технология укытучысы
«Мәгариф өлкәсендә бөек шәхесләр кемнәр алар?» дигән сорау алдында калдым һәм тарих битләрендә эзләндем, Ризаэддин Фәхреддин, Каюм Насыйрига тукталдым. Чыннан да, бу шәхесләрнең исемнәре алтын хәрефләр белән язылган, моны һәр кеше раслый ала. Вакыт тәгәрмәченә утырып юлга кузгалдым... Вил Казыйханов, Әнвәр Хуҗиәхмәтов «янында булдым» . Аларны да бөек шәхесләр дип әйтә алам, чөнки һөнәрем буенча алардан сабак алдым. Бөекләр күп булмыйлар – бармак белән санарлык. Әмма алар турында мин дә, шулай ук башкалар да дә зур бер китап яза алыр иде.
Үзем дә сизмичә балачакка кайтып киттем. Каникуллар җитүгә күрше авылдагы Еракайга кунакка барам. Ул – таш фатирның бер бүлмәсендә яши, икенчесендә – укытучы кызлар: Илүсә, Алия, Ләйсән. Ачык ишектән шуларны күзәтәм: һәрчак өстәл артында, нидер язалар... Әллә үзләре сөйкемле, әллә өсләрендәге киемнәре килешле, күзләремне ала алмыйм. Эшләреннән аерылып, мине үзләре янына дәшәләр. Сораулары да кызыклы: үзеннән-үзе телем чишелә. Шулай ияләшә-ияләшә алар белән кич мәктәпкә дә китәм, анда тагын бер кызыклы дөнья ачыла... Менә шулай кечкенәдән укытучылар дөньясында кайнашам.
Әлеге йорт махсус укытучылар өчен булгандыр. Кършедә ялгызы гына кызын һәм әнисен тәрбияләүче Флүзә апа яши. Ул да – укытучы, балаларга тарих фәне нигезләрен төшендерә. Нечкә билләренә килешеп торган костюмы, укытучыларга гына хас прическа һәм һәрчак затлы итеп сөйләшүе, үз-үзен тотышы күңелемдә укытучы һөнәренә ниндидер кызыгу кебек хисләр уята иде.
Еллар узгач, мин дә укытучы булдым. Күз алдымда ут уйнатып, бөтерелеп торучы кызлар һәм тыйнаклыгы, сөйләме белән гел үзенең авызына каратып торучы Флүзә апа. Мин аны, бүгенге фикерләвем белән, алда санаган, мәгариф өлкәсендәге күренекле шәхесләр рәтенә өстәргә булдым, моның өчен сәбәпләре дә җитәрлек. Быел ТАССР төзелүгә 100 еллыкны бәйрәм иттек. Бер гасыр гомер эчендә тарихта ниләр генә үтелмәгән, нинди генә вакыйгалар булмаган! Флүзә Имамова укыткан тарих фәне аша әлеге вакыйгаларны укучы күңеленә җиткезә, өстәмә материаллар белән тулыландыра, төрле заманча алымнар белән бала күңелендә фәненә карата кызыксыну уята. Авылдан табиб булу теләге белән чыгып киткән кыз, урау юллардан соң гына, тарих укытучысы дигән дипломын кулына тотып, мәктәп ишеген шакый. Төннәр буе план язып, дәрескә әзерләнеп кенә, яисә дәфтәр тикшереп кенә дә чын мөгаллим була алмаячагын белә ул, шуңа күрә дә даими эзләнә, белемен күтәрү өчен күп укый. Шул укымышлылыгы аның укучылар арасында абруен арттыра да. Конкурсларда катнашып, үз өстеңдә туктаусыз эшли – заманнан артта калмый. Тынгысыз, хезмәтен яраткан укытучы, һәрчак эзләнүдә була, мәсәлән: авторлык программалары, кайбер укытучыда ул булмаска да мөмкин, ә Флүзә апа берничәне төзи, эшләрендә куллану өчен хезмәттәшләренә тарата. Яңалыкларны да дәресендә урынлы куллана идем, ачык дәресләр, дәрес-диспут, дәрес-эскурсия, дәрес-суд һ.б кызыклы итеп уздырырга тырыштым, - ди мөгаллимә. Менә шулай тәҗрибә җыя-җыя, бик күп этапларны узып, зур тырышлык куеп, күп укучыда үзенең фәненә карата кызыксыну уятып, «укытучы-методист» дигән зур исем белән лаеклы ялга китә ул.
Мәктәптә таләпчән укытучы дигән дәрәҗәсе була аның, әдәп-әхлакны үрнәк итеп куеп, нинди генә каршылыклар килеп туса да (ә алар бик күп була) кануннардан читкә тайпылмыйча, тәртипле, тәрбияле, аңлы булып, һәр адымын уйлап, һәр сүзен үлчәп сөйли ул. Класс җитәкчесе булганда төрле гаиләдә тәрбияләнгән балаларны бер йодрык итеп туплап, кимчелекләрен урынлы кисәтеп, яхшыларын башкаларга үрнәк итеп күрсәтә белүе мөгаллимәдәге һөнәри осталыкны күрсәтә. «Ә иң мөһиме һәр балага, нинди гаиләдән булуына карамастан, бер карашта булдым, шуңа да күңелем бүгенге көндә тыныч», – ди Флүзә апа. Мәктәптән туктагач, Флүзә апа да башка укытучы халкы кебек дөнья мәшәкатьләре белән кайный башлый, дин сабакларына төшенә, кул эшләре эшли. Тамада дигән һөнәргә осталыгы ачылып, үзе укыткан укучыларның туйларын, юбилейларын күңелле итеп уздыра, шигырьләр яза. Аларны төрле газета-журналларга юллый. Тугызынчы дистәсен ваклаучы Флүзә Имамова исеме «Акчарлак», «Ирек мәйданы», «Безнең гәҗит» укучыларына күп сандагы сканвордлары аша таныш. Үзенең еллар дәвамында тупланган белемен, тәҗрибәсен күңел сандыгына бикләмичә, яңа төрле алымнар белән, киләчәк буынның белемен баета. Әле бүген дә, республикабыз юбилеена багышлап, яңа башваткычлар тудыра, материаллар җыя, укучыларын да эзләнергә мәҗбүр итә. «Тарих –бик кызык нәрсә бит ул, әле аның ачылмаган, без өйрәнмәгән материаллары бик күп», – дип елмая көлеп торган күзләрендә яшьлек чаткылары әле дә сүнмәгән чал чәчле мөгаллимә. Мәгариф дигән сукмактан гомере буена бер дә тайпылмыйча атлаган Флүзә Имамовнаның әлеге өлкәдә күренекле шәхес дип аталырга тулы хакы бар!
Комментарийлар