Болгар җиренең күренекле академигы
Розалия Салих кызы САДРЕТДИНОВА, Спас районы Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалы укытучысы Якташларыбыз арасында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткән якташл...
Розалия Салих кызы САДРЕТДИНОВА,
Спас районы Бураково урта мәктәбенең Көек авылындагы филиалы укытучысы
Якташларыбыз арасында Татарстан Республикасының фән һәм мәгариф үсешенә зур өлеш керткән якташларыбыз да бар. Алар арасында Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов – иң күренеклесе. Ул – Россиянең һәм Татарстанның атказанган укытучысы, Татарстанның атказанган фән эшлеклесе, педагогика фәннәре докторы, профессор.
Ул 1952 елның 30 июлендә Кузнечиха районы Йолдыз авылында (хәзер Спас районы) туа. Әтисе Нуриәхмәт һәм әнисе Зөлхәбирә ун бала тәрбияләп үстергәннәр. Алар гаиләседә 5 малай һәм 5 кыз үскән. Әнвәр абый үзе 8 нче бала булып дөньяга килгән. Мәктәптә дә гел “5” ле билгеләренә укый.
Кечкенәдән үк мәкаләләр язарга яраткан бала иҗади малай булып таныла. «Ялкын», «Пионерская правда», «Яшь ленинчы» кебек балалар матбугатының актив хәбәрчесенә әйләнә. 7 класста укыганда «Пионерская правда» газетасы Бөтенроссия «Бөркеткәй» пионер лагерена җибәрә. Ә 8 сыйныфта исә ВЛКСМ өлкә комитеты һәм хәзерге «Сабантуй» журналы редакциясе Әнвәр абыйны «Артек»ка юллама белән бүләкли. Бала чагында булган бу күңелле мизгелләр бер дә онытылмый, әлбәттә. Дөньяның төрле төбәгеннән килгән яшүсмерләр белән аралашу, яңа мохиткә эләгү яшүсмер күңелендә онытылмас хатирәләр калдыра.
Әнвәр абый мәктәптә төгәл фәннәр – математика, физиканы бик яхшы үзләштерә. «Бу өлкәгә караган мәсьәләләрне бүген дә бернинди авырлыксыз чишеп бирә алам», – дип җавап бирә ул үзенең бер интервьюсында. Укытучылар да, туганнары да аны я математик, я физик итеп күзаллыйлар. Әти-әнисенең исә авыл хуҗалыгы институтында укытасылары килә. Әмма Әнвәр абый КДУга журналистика юнәлеше буенча укырга керә. Югары уку йортын уңышлы гына тәмамлап, үзенең туган ягына мәктәп укытучысы булып эшкә кайта. Мәктәп дөньясы шулкадәр мавыктыргыч була ки, ул үзенең бөтен көчен биреп эшли башлый.
Аннары завуч, мәктәп директоры, район мәгариф бүлеге хезмәткәре булып та эшләргә туры килә. Алга таба тагын да югарырак дәрәҗәләргә ирешә, Казанда министрлыкта, аннары университетта Әнвәр абый үзенең педагогик эшчәнлеген дәвам иттерә.
Хәзерге вакытта Әнвәр Нуриәхмәт улы Казан федераль (Идел буе) университетындагы Мәгариф һәм психология институтының укыту һәм тәрбия методологиясе кафедрасы җитәкчесе.
7 монография, педагогика буенча бик күп хезмәтләр һәм дәреслекләр авторы, Муса Җәлил, Каюм Насыйри исемендәге премияләр лауреаты, «Почет билгесе» орденына, СССР авыл хуҗалыгы казанышлары күргәзмәсенең бронза, көмеш, алтын медальләренә лаек.
Әнвәр Нуриәхмәт улы Хуҗиәхмәтов җитәкчелек иткәндә, Чәчәкле урта мәктәбе гөрләп тора. Укудан тыш, укучылар алма бакчасында, терлек фермасында көч куялар, умартачылык һәм урманчылык белән шөгыльләнәләр. Барысы да җиң сызганып эшлиләр: сыер да савалар, сарыклар, куяннар карыйлар, алма бакчасында төрле сортлы алмалар, җиләк-җимеш үстерәләр. Укучыларның хезмәте бушка китми. Алар ил күләмендә үткәрелә торган СССР авыл хуҗалыгы күргәзмәләрендә катнашып, күп кенә медальләр һәм грамоталар белән бүләкләнәләр.
Ә инде «Кече Артек» хезмәт һәм ял лагерының даны хәтта бөтен илгә тарала. Ул елларда лагерьда атаклы кешеләр, галимнәр, язучылар, артистлар, район җитәкчеләре дә кунак була. Алар укучылар белән очрашулар оештыралар, концертлар куялар. Укучылар да эшләп кенә тормыйлар, зур-зур шәһәрләргә экскурсияләргә баралар, кинолар, концертлар карыйлар. Чәчәкле мәктәбе укучылары ул елларны бары яхшы яктан гына искә алалар. «Күңелле, кызык вакытлар иде», – дип, яшьлек хатирәләрен барлыйлар.

Комментарийлар