Ә күңелләр һаман яралы... (Әдәби-музыкаль кичә)
Миләүшә ЗАРИПОВА,Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысыТема. Сугыш үткәнгә дә 70 ел, ә күңелләр һаман яралы... (Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләребезнең иҗаты б...
Арча районы Яңа Кырлай урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы
Тема. Сугыш үткәнгә дә 70 ел, ә күңелләр һаман яралы... (Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләребезнең иҗаты белән танышу.)
Максат. Укучыларны Бөек Ватан сугышында катнашкан әдипләрнең иҗаты белән таныштыру, аларда әдәби әсәрләрне укуга омтылыш уяту.
Кичә барышы
(Кичә булачак залга Бөек Ватан сугышында катнашкан язучыларның портретлары эленә, китапларыннан күргәзмә оештырыла.)
Алып баручы. Кадерле укучылар, укытучылар, кунаклар! Бүген без сезнең белән «Сугыш үткәнгә дә 70 ел, ә шулай да күңелләр һаман яралы...» дигән әдәби кичәгә җыйналдык. Быел без 1941–1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәчәкбез. Бу кичәбезнең максаты сугыш еллары турында гына сөйләшү түгел. Күпме язучыларыбыз сугыш турында үлемсез әсәрләр язган. Максатыбыз да сезне шул әсәрләр белән таныштыру, сезгә аларны тәкъдим итү булыр.
(«Изге сугыш» җыры (В.Лебедев-Кумач шигыре, А.Александров көе) яңгырый.)
Алып баручы. 1941 ел, 22 июнь. Радио шомлы хәбәр китерә: фашистлар Германиясе Советлар иленә вәхшиләрчә һөҗүм ясаган. Бөек Ватан сугышы башлана. Ничек кенә куркыныч һәм көтелмәгән булмасын, халкыбыз каушап калмады. Илебезнең бөтен милләт вәкилләре бердәм рәвештә изге Ватанны сакларга күтәрелделәр.
Сугышка, иптәшләр, сугышка!
Халыклар, басыгыз сафларга!
Бөтен ил белән чыгабыз
Ватанны дошманнан сакларга.
Сугышның беренче көннәреннән үк татар язучылары Ватанны сакларга өндәгән әсәрләр иҗат итте. Фатих Кәримнең «Ант» шигырендә сугышка китүче солдатның хисләре чагыла. (Бер укучы Ф.Кәримнең «Ант» шигырен сөйли. «Солдатлар» җыры (Р.Әхмәтҗанов шигыре, Ф.Әхмәдиев көе) башкарыла.)
Алып баручы. Сугыш язучыларны төрле фронтларга таратты. 1418 көн дәвам иткән сугыш утында алар олы сынау юлы, зур тормыш мәктәбе уздылар, кемнәр булып, нинди урыннарда гына сугышмадылар. Алар партизан да, диңгезче дә, сәяси җитәкче дә, мөхәррир дә, хәрби хәбәрче дә булдылар. Ләкин шунысы мөһим: алар нинди генә авыр шартларда да иҗат эшләрен туктатмадылар. Без V сыйныфта өйрәнә торган Ф.Кәримнең «Үлем уены», Г.Кутуйның «Рөстәм маҗаралары», VII сыйныфта өйрәнә торган Ф.Хөснинең «Йөзек кашы» әсәрләре сугыш барган көннәрдә иҗат ителгәннәр.
Сугышта илебезнең күп кенә егет һәм кызлары зур батырлыклар күрсәтте. Г.Әпсәләмовның «Газинур» романы сугышта тиңдәшсез батырлык күрсәтеп, дошман амбразурасын күкрәге белән каплаган Газинур Гафиятуллин турында.
Ә хәзер шушы әсәрдән Газинурның ничек үлемгә баруы турында өзек тыңлагыз.
(Бер укучы Г.Әпсәләмовның «Газинур» романыннан өзек укый. (Г.Әпсәләмов. Сайланма әсәрләр. – Казан: Хәтер, 2008. – 307–309 б.)
Алып баручы. Фашист оккупантлары илебезнең 1710 шәһәрен һәм шәһәр тибындагы бистәсен, 70 меңнән артык авылны яндырды һәм җимерде. Илебез халкы дошманны җиңү өчен барысын да эшләде. Фронттагылар соңгы сулышларына кадәр көрәште. Сугыш кырларында башын салган шагыйребез Нур Баян Украина далаларында язган шигырендә халкына тугры булуын белдерә.
(Бер укучы Н.Баянның «Минем өстән пуля яуса да» шигырен сөйли. «Герман көе» (татар халык җыры) башкарыла.
Бер укучы Ф.Кәримнең «Разведчик язмалары» әсәреннән өзек укый (Бөек Ватан сугышы чоры прозасы: – Казан: Хәтер, 2002. – 366–367 б.)
Алып баручы. Гитлерчылар үзләре басып алган территориядә 6 млн кешене җәзалап үтерделәр. Йөз меңнәрчә кеше Освенцимда, Дахау, Заксенхаузен, Бухенвальд һ.б. лагерьларда коточкыч үлемгә дучар булды. Фашист төрмәләрендә үзенең сугышчан дуслары белән газап чиккән һәм җәзалап үтерелгән герой-шагыйрь Муса Җәлилнең шигырьләре туган илгә «Моабит дәфтәрләре»ндә әйләнеп кайтты. Әйдәгез, шушы җыентыктан М.Җәлилнең бер шигырен тыңлап китик.
(Бер укучы М.Җәлилнең «Кошчык» шигырен сөйли.)
Алып баручы. Нәби Дәүли сугыштан соң «Яшәү белән үлем арасында» исемле повестен язды. Бу повесть фашист тоткынлыгында газап чиккән совет кешеләре турында. Бу әсәрдән дә өзек тыңлап китик.
(Бер укучы Н.Дәүлинең «Яшәү белән үлем арасында» әсәреннән өзек укый (Сугыш эзләре буйлап: гомуми белем мәктәпләре, урта һәм югары педагогик уку йортлары өчен уку әсбабы, 15 томда,
VI Т. – Казан: Хәтер, 2010. – 32–33 б.)
Алып баручы. Сугыш елларында татар әдәбиятында нәсер жанры активлашты. Без V сыйныфта өйрәнгән «Сагыну» нәсерендә Гадел Кутуй олы йөрәкле, көчле итеп сагына һәм нәфрәтләнә белә торган солдатның саф хисләрен сурәтли.
(Бер укучы Г.Кутуйның «Сагыну» әсәреннән өзек укый (Бөек Ватан сугышы чоры прозасы. – Казан: Хәтер, 2002. – 392–394 б.)
Алып баручы. Бөек Ватан сугышы чорында балалар да, зурлар белән беррәттән, тиңдәшсез батырлык күрсәтте. Партизан отрядларында көрәштеләр, госпитальдә яралы сугышчыларга булыштылар, китаплар, хатлар укыдылар һәм яздылар, колхоз кырларында эшләделәр. Шулай итеп, җиңүне якынайтуга үзләреннән өлеш керттеләр.
Тылдагы колхозчыларның, яшүсмерләрнең авыр хезмәте турында якташыбыз Гомәр Бәширов «Намус» романында язды.
(Бер укучы Г.Бәшировның «Намус» романыннан өзек укый (Г.Бәширов. Әсәрләр. – Казан: Татар. кит. нәшр., 1981. – 111–113 б.)
Комментарийлар