Әхлаклы шәхесләр тәрбиялик
Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек?Н. НәҗмиГөлчә...
Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без,
Хәтта кансыз - кемнән өйрәндек?
Н. Нәҗми
Гөлчәчәк ХӘЙРУЛЛИНА,
Арча районы Иске Чүриле урта мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары
Педагогик эш стажы 28 ел
Кемнән өйрәндек? Әдәпсезлек, әхлаксызлыкка кем өйрәтте?!! Кем?.. Наҗар Нәҗминең “Ачыну” шигырендәге юллар, кайтаваз булып, колагымда чыңлый.
Әнә бер укучым, күземә карап, янымнан исәнләшмичә узып китте. Берсе, дәрестә тәртипсезләнеп, иптәшләренә белем алырга комачаулый. Кулыма гәҗит алсам, укучы белән укытучы арасындагы конфликт турында язма күзгә ташлана. Телевизор экраннарында - үзара мөнәсәбәтләрен сугышу юлы белән хәл итүче кызлар... Яшь хатын баласын чүплеккә ташлап калдырган... Наркомания... Җимерелгән гаиләләр... Гомерен балаларына багышлаган ана картлар йортында тилмерә... Кемдер этләр, мәчеләрне рәнҗетүдән тәм таба...
Янә шул сорау тынгы бирми: “Бер-беребезгә нинди бәгырьсез без, хәтта кансыз-кемнән өйрәндек?” Үзебез үк тәрбияләгән укучылар бит! Үзебезнең тәрбия җимеше! Әллә кайдадыр ялгыш җибәрдекме? Нәрсәнедер тиешенчә эшләп бетермәдекме? Тукта, гаепне үзеңнән генә эзләргә ашыкма әле, укытучым! Дөньяга күз сал.
Уйларымны радио дулкыннары аша килеп ирешкән сүзләр бүлә:
– Әти, аракы кыйбатлангач, син азрак эчәрсеңме?
– Юк, балалар, сезгә азрак ашарга туры киләчәк.
Беренче карашка мәзәк булып тоелган әлеге әңгәмәдә никадәр тирән мәгънә ята! Чү! Дәрестә тәртип бозган укучым Русланның да әтисе, өенә икмәк, балаларына тәм-том алып кайтасы урынга, акчасын шайтан суына тотып, эчеп-исереп йөрүче түгелме соң?! Балалар бакчасында тәрбияләнде дисезме? Юк шул... Өйдәге тавыш-гауга, колакларны ертырлык ямьсез сүзләр, урам йогынтысы тәрбияче апаларының тырышлыгыннан көчлерәк булып чыккан.
Алай дисәң, Артур исемле малайның әти-әнисе үрнәк гаиләләр исемлегендә йөри. Улларының һәр теләген канәгатьләндерергә генә торалар. Тик менә тәртип ягыннан гына Русланнан бер дә калышмый Артур. Монысының сәбәбе эчкечелек түгел инде! Яхшы эш, дәрәҗә, затлы кибет-рестораннар, ял йортлары... Газиз балаңны шул бер көнлек дөнья рәхәтлекләренә алыштыр инде!!!
Алмазның әнисе дә көне-төне улым дип яши. Икешәр эштә эшли.Тик малай көннән –көн кулдан ычкынып бара. Әтисезлек галәмәте...
«Кешенең бөтен гомере, киләчәге, аның төп тамыры – үзен тәрбияләгән гаиләдә», – дип, дөрес әйткән халкыбыз. Дөнья артыннан куып, балаларыбызны язмыш кочагына, интернет упкынына ташласак, киләчәктә алар үзебезгә ни күрсәтер?
Шөкер, укучыларым арасында әби-бабай сүзен хаклап яшәгән гаиләләрдән булганнары да шактый. (Шәһәр җиреннән аермалы буларак, авыл укытучысының бу яктан бәхете бар әле!) Әдәп-әхлак нигезләрен шушы гаиләләрдән эзләргә кирәк тә инде! Ата-ана арасындагы ныклы гаилә мөнәсәбәтләре, әти кешенең авторитеты, өлкәннәргә хөрмәт, сәламәт яшәү рәвеше, гадел хезмәт... Кыскасы, гасырлар буена тупланган халык педагогикасы. Менә шулар инде әхлак тәрбиясенең нигезе!
Безнең бурыч - “Ана мәктәбе”ндә алган тәрбияне нәтиҗәле дәвам иттерү, шулай ук әхлак тәрбиясе түбән дәрәҗәдә булганнарны да һәрьяклап үстерү. Бу максатка нинди юллар белән ирешергә соң?
Әлбәттә, тәрбия - дәүләт күләмендә хәл ителергә тиешле мәсьәлә. Яшьләрне әдәп-әхлакка кайтару өчен, көчле законнар системасын булдыру һәм аларны тормышка ашыру мөһим. Илебез икътисадының тотрыксызлыгы да җәмгыятьнең рухи тормышындагы чирләргә, җинаятьчелек үсүгә сәбәпче булып тора. Ләкин тәрбия мәсьәләсен дәүләткә генә сылтау укытучы өстендәге җаваплылыкны һич кенә дә киметми.
Әнә кайбер мәктәпләрдә “Тәрбияле бала” берләшмәсе эшләп килә икән. Ник безгә дә оештырмаска! Күренекле галим һәм мәгърифәтче К.Насыйриның “Китап-әт-тәрбия” хезмәтендә әдәп-әхлак, тәрбия кылу турында йөз унөч үгет-нәсыйхәт тупланган. Рәхәтләнеп файдалан! К Насыйриның “Фәвакиһел – җөләса”, “Кырык бакча”, “Әхлак рисаләсе”, “Кабуснамә” китапларын, Ш.Җәләлиевнең “Татар халык педагогикасы”, Җәлил хәзрәт Фазлыевның “Иманлы бала”сы, Риза Фәхретдин хезмәтләре, язучы – шагыйрьләребезнең әдәбият дәреслекләрендә урын алган әсәрләре - тәрбия эшендә кыйммәтле кулланма.
Кара ул халкыбызның милли бәйрәмнәрен, уеннарын, мәкаль-әйтемнәрен! Гаилә ядкарьләрен барлап, нәсел шәҗәрәләребезне өйрәник! Туган телен, тамырларын белгән бала башка милләтләргә дә ихтирамлы-игътибарлы була.
Укучыларыбызны хезмәт яратырга өйрәтик, һөнәр сайлауга дөрес юнәлеш бирик. (Абзарында мал-туар, бакчасында бәрәңге, яшелчә булган авыл халкының баласына хезмәт тәрбиясе бирер өчен бөтен мөмкинлекләре бар.) Лаеклы ялда булган өлкән яшьтәге укытучыларыбызга, сугыш ветераннарына, инвалидларга, әби-бабайларга ярдәм кулы сузсак, балаларыбыз мәрхәмәтле, миһербанлы булып үсәрләр.
Авыл укытучысы, укыту-тәрбия эшендә алыштыргысыз ярдәмчең булган табигать мөмкинлекләренә дә битараф булма! Онытма: табигать - халык тәрбиясенең күпкырлы һәм универсаль факторы! Җанлы табигатьнең сихри гүзәллеген күрә һәм аңлый белгән бала әхлаксыз булмас.
Бәхетле балачак”ның шарты бернәрсә дә эшләмичә көннәр буе компьютер, телевизор каршында утыруда, дискотекаларга йөрүдә, затлы киемнәр киюдә дип ялгышкан әти-әниләребезне күбрәк мәктәпләргә җәлеп итик! Бала тәрбияләү мәсьәләсендә гаилә, балалар бакчасы, мәктәп, һөнәри уку йортлары һәм җәмәгатьчелекнең кулга – кул тотынып эшләүләре кирәк! Федераль дәүләт белем бирү стандартлары таләп иткәнчә, шәхеснең әхлакый – рухи сыйфатларын үстерү шунсыз мөмкин түгел.
Югарыда санап үтелгән эш төрләре - 25 елдан артык укыту-тәрбия эшемдә тупланган педагогик тәҗрибәм. Минем бәхетем- укучыларыма туган тел, ана теле дигән олы нигъмәтне сеңдереп, аларны халкыбызның матур әхлак үрнәкләре нигезендә тәрбияли алуымда.
Әйдәгез, Русланнар, Артурлар, Алмазларның үзләрен генә түгел, әти-әниләрен дә тәрбияләү өчен мөмкин булганның барын да эшлик! Бүгенге укучыларыбыз киләчәктә үзләре үрнәк әти-әниләр булып, җәмгыятебезгә лаеклы алмаш үстерсеннәр!
“Бер-беребезгә нинди шәфкатьле без,
Мәрхәмәтле, юмарт, ярдәмчел”, - дип әйтерлек булсын!
Комментарийлар