Логотип Магариф уку
Цитата:

Әниләр көне – матур көн!

Әниләр көнен каршылап!Гөлнәзирә НИГЪМӘТОВА,Саба районы Югары Симет авылындагы “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесеТәрбияче. Исәнмесез, кадерле әниләребез! Бүген бик зур бәйрәм! Бүген – Әниләр көне! Шу...

Әниләр көнен каршылап!

Гөлнәзирә НИГЪМӘТОВА,


Саба районы Югары Симет авылындагы “Ромашка” балалар бакчасы тәрбиячесе


Тәрбияче. Исәнмесез, кадерле әниләребез! Бүген бик зур бәйрәм! Бүген – Әниләр көне! Шушы матур бәйрәмгә без күптән әзерләндек, матур-матур шигырьләр өйрәндек, теләкләр уйладык. Бүген без Сезгә аларны сөйләп күрсәтербез, иң матур теләкләребезне җиткерербез. Һәрвакыт кояш кебек көләч йөзле, шат күңелле, сәламәт булыгыз, безнең кадерле әниләребез! Сезнең каршыгызда түземсезләнеп, сезне котларга ашкынып торган сабыйлар – алар сезнең балаларыгыз, сезнең кадерлеләрегез. Әйдәгез бергәләп аларны тыңлыйк!


1 нче бала.


Бүген бит – Аналар көне!


Бүген җирдә тантана!


Кояш шуңа көлә бүген


Гөлләр шуңа шатлана!


Әни сүзе – иң бөек сүз!


Юк аңа һичбер алмаш!


Иң- иң әйбәт кешеләр дә


Әни кебек булалмас!


2 нче бала.


Әнием – син минем бердәнберем!


Мин бит сине бик тә яратам!


Синең күзләреңә карыймын да


Барлык борчуларым таратам!


Булышсам син ничек шатланасың!


Бүләк итеп кабул итәсең!


Килә минем сиңа һәркөн шулай,


Гел шатлыклар бүләк итәсем!


3 нче бала.


Иң акыллы, иң тыйнак,


Иң ягымлы кешеләр!


Иң сөйкемле, мәрхәмәтле


Алар – безнең Әниләр!


Шуңа күрә әниләрне


Кирәк безгә сакларга


Аларның ышанычларын


Һәрвакытта акларга!


4 нче бала.


Учларымда кояш минем!


Күңелемдә гел яз минем!


Син булганда янәшәмдә.


Бердәнберем – әнием!


Һәркемгә дә газиз әни,


Әни сүзе – изге сүз!


Күпме наз һәм нур сибелә!


Әни сүзе – үлемсез!!!


5 нче бала.


Әниләрнең назы белән


Без керәбез һәр көнгә!


Кояш кирәк җир йөзенә!


Әни кирәк – һәркемгә!


Дөньяда иң  яхшы әни


Беләсезме – кемнеке?


Белмәсәгез үзем әйтәм,


Ул әни бит – минеке!


6 нчы бала.


Әни  кебек булсам иде.


Аның назлы сүзләре.


Бик яратам әниемне,


Аның нурлы күзләре.


Әни кебек булсам иде.


Гел елмаеп торсам иде.


Тирә-юньгә әни кебек


Гел нур чәчеп торсам иде!


7 нче бала.


Әнием минем матур!


Күзләре якты, көләч.


Шундый күңелле була.


Ул өйгә кайтып кергәч!


Мин елышам әнигә.


Әни миңа елыша!


Битләре аның кайнар!


Ә куллары – йоп-йомшак!


8 нче бала.


Гел шулай нур сибеп


Яшә син – әнием!


Сиңа саулык сорап дога кылам.


Әниемнән аермасын


Берүк Аллам!


Тәрбияче. Әйе, бала өчен иң матуры, иң әйбәте – аның Әнисе! Әйдәгез, балалар, сезнең әниләрегез нинди икән, без дә белеп китик әле!


– Минем әнием бик тәмле итеп ашарга пешерә!


– Минем әнием бик матур итеп оекбашлар бәйли (әтигә дә, миңа да, апайга да).


– Минем әнием бик оста итеп чәч үрә. Мин дә үскәч аннан өйрәнәчәкмен.


– Минем әнием бик матур күлмәкләр киеп йөри, үзе тегә. Ул үзе дә бик матур.


– Минем әнием шигырьләр язарга ярата! Г.Тукайны без бергәләп укыйбыз. Мин дә Тукайны яратам.


– Минем әнием җырларга ярата. Ул җырчы буласы килгән.


–  Минем әнием биергә ярата. Мине дә өйрәтә. Үскәч мин дә биюче булырмын дип торам әле.


–       Минем әнием бик башлы. Кич буе компьютерда каршында утыра.


Тәрбияче. Менә нинди матур сыйфатларга ия икән безнең әниләребез! Шулай да балалар, сез әниләрегезне беренче чиратта нәрсә белән тиңләр идегез?


Балалар. Кояш белән!


         – Әйе балалар, әниләрне якты кояш белән тиңлибез! Әйдәгез аларга “Кояш” биюен башкарып күрсәтәбез.


Балалар (бергә). Кояш, кояш мәңге балкый!


                            Мәңге нур сибә!


                            Кояш гомере телибез,


                            Әниләр, Сезгә!


(Балалар бииләр.)


Тәрбияче. Әйе шул, әниләребез уңган да, матур да, зирәк тә безнең! Ә хәзер әйдәгез “Булсаң зирәк – әйт тизрәк!” дигән исем астында әниләребез турында мәкальләр әйтешәбез! Кыюрак булыгыз! Мин башлыйм – сез дәвам итегез!


– Өйнең яме ... (ана белән!)


– Ана камчысы –... (мамыктан), ата сүзе –... (тимердән).


– Анасына өргән эт, ... (бүре авызына төшәр!)


          – Ана яхшылыгын – авыргач белерсең.


– Анаңа нинди булсаң – балаңнан шуны күрерсең!


–       Анам йорты – алтын бишек!


Тәрбияче. Әйе, балалар, ана кеше үзенең  йөрәк җылысын, күңел байлыгын гаиләсенә, балаларына бирә. Ә хәзер безнең малайлар әниләренең аш-суга ничек оста икәнлекләре хакында да сөйләп китәр.


1 нче бала.


Минем әни пәрәмәчне


Шундый  тәмле пешерә.


Телеңне йотарсың малай


Ашап карасаң менә!


2 нче бала.


Өчпочмакка җитми инде


Ни генә әйтсәгез дә.


Әнием кебек берәү дә


Пешерә белмидер лә!


3 нче бала.


Камыр тылсымга әйләнә,


Минем әни кулында!


Кәнфит-прәннек кирәк түгел,


Гөбәдия барында!


4 нче бала.


 Чәк-чәк белән торт ясарга


Минем әни бик оста.


Тәмле-татлы  ризыкларны


Әтием дә ярата.


5 нче бала.


– Мактанмагыз инде малайлар!


Иң остасы – минем әни!!!


Сумса, пилмән, кыстыбыйны –


В-о-о пешерә, билләхи! (Баш бармагын күрсәтә.)


Тәрбияче. Әйдәгез балалар, әниләребезгә иң матур җырыбызны да бүләк итик! (“Туган көнең белән әнием!” Зөлфия Минһаҗева репертуарыннан)


Сюрприз очрак. Тылсымчы Фея керә.


 – Исәнмесез, балалар, исәнмесез, кунаклар. Мине таныйсызмы? Мин әкиятләр иленнән килдем. Сездә бүген нинди бәйрәм?


Балалар. Әниләр көне.


Фея. Бик шатмын. Алайса миңа  әниләр катнашындагы  әкиятләрдән өзекләр куеп күрсәтегез. Бүләгем дә булмый калмас. (Таягын болгап ала.)


Тәрбияче. Г.Тукайның “Су анасы” әкиятеннән өзек карарсыз. Бала белән Ана.


Бала.


Су анасыннан котылгачтын


Тынычлангач әни,


И орышты, и орышты, и орышты соң мине.


Мин дә шуннан бирле андый эшкә кыймый башладым.


Я иясе юк дип, әйберләргә тими башладым.


Ана.


Тимә балам кеше әйберсенә!


Начар гадәтләрдән ерак йөр!


Юлың туры-намусың ак булса,


Җаның булыр тыныч, күңелең көр!


Тәрбияче. Ә хәзер балалар әниләренә Абдулла Алишның “Куян кызы” әкиятеннән өзек күрсәтер.


 Куян кызы. Әнием, әнием, бик тә аякларым авырта, сызлый, и-и-и, нишлим инде хәзер (елый).


Ана куян. И балам, балакаем минем, сүзләремне бер дә тыңламадың шул, мин алып биргән киез итекләрне дә кимәдең. И бала, бала, “Ана күңеле – балада, баланыкы – далада”, дип белми әйтмәгәннәр шул. Әйдә балам, мин сине тизрәк  күтәреп докторга алып барыйм, буран чыкканчы юлга кузгалырга кирәк (китәләр).


Тәрбияче.


Ана күңеле мәңге  күләгәсез.


Ана күңеле мәңге бозланмый.


Кирәк икән ул баласы өчен


Гомерен дә хәтта кызганмый!


(Татар халкының “Алтын бөртекләр” әкиятеннән өзек күрсәтелә.)


Ана һәм аның өч улы


1 нче ул. Әни, без инде үсеп буй җиттек!


2 нче ул. Әйе, әни, безгә яшәп китәргә  кирәк!


3 нче ул. Син безгә яшәп китәр өчен берәр алтын биреп чык инде, әни!


Ана. Бирәм, улларым, бирәм, берне түгел мең алтын бирәм. Тик ул алтыннарны әтиегез җыеп куйган иде. Әнә теге ике тау арасындагы басуны күрәсезме? Барыгыз шунда. Алтыннарны үзегез эзләп табыгыз. Басуның җирен казыгыз, җиң сызганып, тир сыпырып эшләгез. (Уллары зал буйлап  китәләр, “җир казыган” булалар, маңгайларын сыпыралар, әниләре янына кайталар.)


Бергә. Әни, тапмадык без ул алтыннарны!


Ана. Ашыкмагыз, табарсыз, әнә бурадагы бодайны илтеп чәчегез шунда, көз көне алтын бөртекләр җыярсыз!


Тәрбияче. Көз көне егетләр ашлыкны җыялар, капчык-капчык бодайны әниләре алдына китереп өяләр.


Ана (бодайны учына ала). Менә, балакайларым, әтиегез калдырган алтыннар шушы инде.


Тәрбияче.


Тир тамызып эшлә һәрчак балам.


Тир тамызган хезмәт хикмәтле!


Намус белән эшләп яшәсәгез


Өстәлегез булыр икмәкле!


(Татар халкының “Өч кыз” әкиятеннән өзек күрсәтелә.)


(Өч кыз ара калдырып тезелеп утыралар. Тиен тиз-тиз генә йөри, беренче кыз янына килә.)


          Тиен. Әй, матур кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бармассыңмы?


Олы кыз. Бара алмыйм, җиз ләгәннәремне чистартып бетерәсем бар. (Тиен кулын селтәп йөгереп китә.)


Тиен (уртанчы кызга). Әй, гүзәл кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бар әле.


Уртанчы кыз. Бара алмыйм, ярминкәгә киндер өлгертәсем бар. (Тиен янә кулын селтәп йөгереп китә.)


Тиен (кече кызга). Әй, сылу кыз, әниең авырып китте, хәлен белергә бара алмассыңмы?


Кече кыз. Әнием, әнием минем (йөгерә). Әнием, авырып киттеңме, әнием! Хәзер, ятып кына тор, мин сиңа мәтрүшкәле чәйләр эчерәм, шифалы үлән сулары белән дәвалыйм, әнием. Авырый гына күрмә, син безгә бик кирәк бит, әнием (Кочаклашалар).


Тәрбияче. Ана кадерен ана булмыйча белеп булмый, – дигәннәр борынгылар. Никадәр дөрес сүзләр! Әйдәгез бергәләп кабатлыйк бу мәкальне (кабатлыйлар).


Ана күңеле изгеләрдән-изге!


Якты бер таң булып яктыра!


Соңгы телемен өзеп авызыннан


Үзе капмый, сиңа каптыра.


Тылсымчы Фея. Рәхмәт сезгә, балалар, аналар турында нинди матур әкиятләр беләсез икән. Әфәрин! Димәк, миннән сезгә күчтәнәч! (“Волшебница” биюе башкарыла.)


1 нче бала.


Иң кадерле, иң хөрмәтле


Булсын җирдә әниләр.


Әниләрне кадерләсәк


Тыныч булыр ил-көннәр.


 2 нче бала.


Иң-иң әйбәт балаң булып


Яшәсәм ярар иде.


Әниемнең ышанычын


Акласам ярар иде.


3 нче бала.


Әйтәсебез килә бүген


Кадерле әниләргә.


Ярый әле сез бар җирдә


Без сабый-нәниләргә.


4 нче бала.


Бу бәйрәмдәге җылылык


Ел буена җитәрлек.


Сезнең матур эшләрегез


Бихисап, ис китәрлек.


5 нче бала.


Чәчәкләрдән җем-җем итеп


Якты нурлар бөркелә.


Бүген барлык әниләргә


Рәхмәт әйтәсем килә.


6 нчы бала.


Миңа гомер биргән өчен


Кадерләп үстергән өчен.


Назлы карашларың өчен.


Пешергән ашларың өчен.


Бергә.  Рәхмәт сиңа, бөек кешем!


Тәрбияче. Кадерле әниләребез! Сезне тагын бер кат шушы изге бәйрәм –Әниләр көне (Аналар көне) белән котлыйбыз! Йортыгызда сабыйларыгызның шат авазлары тынмасын! Һәр ата-ананың баласы иң акыллысы, иң тәрбиялесе, иң ягымлысы булып үссеннәр, чөнки һәрбер Ана үзенең баласың иң тәртиплесе итеп күрәсе килә. Моңа ирешү өчен, безгә ата-аналар белән кулга-кул тотынып эшләргә кирәк. Кичәбезне Һ.Такташның мәгълүм шигырь юллары белән тәмамлыйбыз:


Ана! Бөек исем!


Нәрсә җитә ана булуга!


Хатын-кызның бөтен матурлыгы,


Бөтен күрке – Ана булуда!


Магариф.РФ.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ