Логотип Магариф уку
Цитата:

Фәнис Яруллинның “Зәңгәр күлдә Ай Коена” әкияте

Гүзәл Рәис кызы ГАЙНЕТДИНОВА,Казан шәһәре Совет районының 84 нче урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысыМаксат: - әдәби әсәрләргә анализ ясау күнекмәләре формалаштыру; - укучыл...

Гүзәл Рәис кызы ГАЙНЕТДИНОВА,


Казан шәһәре Совет районының 84 нче урта мәктәбенең I категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы


Максат:


 - әдәби әсәрләргә анализ ясау күнекмәләре формалаштыру;


 - укучыларның фикерләү сәләтләрен һәм сөйләм телләрен үстерү;


 - укучыларда яхшылык эшләү, ярдәмчел булу сыйфатлары тәрбияләү;


Җиһазлау: Р.Х. Ягъфарова “Уку китабы. 4 класс” (54-58 битләр), Ф.Яруллинның портреты, компьютер, проектор, персонаж рәсемнәре, персонажларның эше һәм сыйфатлары язылган сүзләр.


Дәрес барышы.


I. Кереш:


1) Укучыларның дәрескә әзерлекләрен тикшерү.


2) Исәнләшү.


II. Актуальләштерү:


- Без узган дәрестә “Зәңгәр күлдә Ай коена” әкиятен укыдык. Әкиятне кем язган? (Фәнис Яруллин)


- Әкиятне игътибар белән укыдыгызмы? (Өй эшен тикшерү максатыннан, тест үткәрү (һәр сорау аерым слайдларда күрсәтелә):


1. Зәңгәр күлдә Ай нинди чәчәкләр җыйган?


а) кашкарый; ә) төнбоек; б) роза чәчәкләре;


2. Ай нинди баскычтан күккә күтәрелгән?


а) агачтан ясалган; ә) тимердән ясалган; б) болыттан ишеп ясалган;


3. Ай судан чыгам дигәндә, нәрсәгә уралып калган?


а) бака ефәгенә; ә) ятьмәгә; б) кармакка;


4. Чуртан Айны ничек алдаган?


а) кәефем юк дип; ә) тешләрем сызлый дип; б) башым авырта дип;


5. Ни өчен Айсылу урамга төннәрен генә чыккан?


а) миңнәреннән оялган; ә) төнне яраткан; б) әтисенә булышкан;


6. Ай кызга, өенә кайткач, нәрсәгә карарга кушкан?


а) тәрәзәгә; ә) көзгегә; б) күккә;


7. Әкият нәрсәгә өйрәтә?


а) яхшылыкка; ә) алдамаска; б) тырышлыкка;


III. Яңа дәрес материалы:


1. Әкияттәге персонажларны санату (рәсемнәре тактага эленә барыла)


- Әкияттәге иң төп герой кем? (Ай.)


- Икенче герой кем? (Җил.)


- Алдагы герой кем? (Сукыр тычкан.)


- Алдагы герой кем? Иң беренче булып Айның тавышын кем ишеткән? (Чуртан.)


- Чуртаннан соң Айның тавышын кем ишетеп килгән? (Гөберле бака.)


- Гөберле бака Айны коткарганмы? (Юк.)


- Алдагы кайсы герой Айга ярдәм иткән? (Айсылу.)


2. Әкият персонажларының башкарган эшләрен таптыру:


- Зәңгәр күлдә Ай нишләгән? (Ул коенган.)


- Ә җил нишләгән? (Ул уянган.)


- Сукыр тычкан нишләгән? (Ул җилнең җирдәге койрыгына китереп баскан.)


- Чуртан нишләгән? (Ул иң беренче булып Айның тавышын ишеткән.)


- Гөберле бака нишләгән? (Ул да Айның тавышын ишетеп килгән.)


- Айсылу нишләгән? (Ул, Айны коткарам дип, суга ташланган.)


3. Әкият персонажларының сыйфатларын санату (рәсемнәр астына сыйфатлар язылган сүзләр куеп барыла):


- Ай нинди? (Ул якты, матур.)


- Җил турында нинди икәне язылганмы? (Юк.)


- Бергәләп уйлыйк, җил нинди? (Ул көчле.)


- Сукыр тычкан – ул сукыр. Ә без аны тагын нинди дип әйтә алабыз? Ни өчен ул җилнең койрыгына баскан, Сукыр тычкан игьтибарлымы, игътибарсызмы? (Ул игътибарсыз.)


- Ә Чуртан нинди? Әкияттән эзлибез һәм әйтәбез. (Ул карт.)


- Гөберле бака нинди? (Ул бик ямьсез, чатан аяклы.)


- Айны коткарганчы Айсылу нинди кыз булган? (Ул миңле булган.)


- Ни өчен аның миңнәре юкка чыккан? (Чөнки ул Айга яхшылык эшләгән.)


- Тагын Айсылуны нинди дип әйтә алабыз? (Ул ярдәмчел.)


Тактага миңсез Айсылу рәсеме эленә.


4. Уңай һәм тискәре геройларга характеристика бирү:


- Әкияттә сез кемнәрне яхшы геройлар дип уйлыйсыз? (Болар: Ай һәм Айсылу.)


- Айсылу турында белдек, ул Айны коткарды. Ә Ай турында кайда язылган? Әйдәгез, тексттан табып укыйк. (Укучылар табып укыйлар.)


- Чуртан нинди герой дип уйлыйсыз? (Ул Айны коткармаган, чөнки Чуртан Айдан көнләшеп йөргән. Ул сөенгән һәм китеп барган.)


- Гөберле бака нинди герой? (Ул да начар, чөнки ул Айга ялганларга куша һәм Айны коткармый.)


- Ә Айсылу нинди герой? (Ул әйбәт герой.)


- Ни өчен Айсылу яхшы кыз? (Бер укучы аның Айга булышуын сөйләп бирә.)


5. Яхшылык турында мәкальләр укыту (слайдлар):


а) Яхшылык итсәң, юлда калмас.


б) Яхшы булсаң сөярләр, яман булсаң төярләр.


в) Яхшылык ит тә, мәңгегә оныт.


- Бу мәкальләр нәрсә турында? (Мәкальләр яхшылык турында.)


- Сез бу мәкальләрнең мәгънәсен ничек аңлыйсыз? (Укучылар үз фикерләрен әйтәләр.)


6. Яхшылык турында әңгәмә кору:


- Әкиятнең соңгы 3 җөмләсен укыту. (Укытучы укый: Ай үзенең нурын бары тик күңеле матур кешеләрнең йөзенә генә яга ала. Чын-чын. Әгәр минем сүзләремә генә ышанмасагыз, кемгә дә булса яхшылык эшләп карагыз, шунда сез Айның тылсымлы нурларында коенгандай матурланып китүегезне күрерсез.)


- Бу чыннан да шулаймы? Сез үзегез яхшылык эшлисезме? Сез кемнәргә яхшылык эшлисез? (Берничә укучының кемнәргә булышуы турында сөйләве.)


IV. Дәресне йомгаклау.


1) Өй эше бирү: «Сезнең әти-әниләрегезгә тормышта кемнәр яхшылык эшләгән, ярдәм иткән. Шул турыда хикәя язып килергә.»


2) Укучыларның белемнәрен бәяләү.


«Мәгариф.РФ» №7.

Язмага реакция белдерегез

0

0

0

0

0

Реакция язылган инде

Комментарийлар

БАШКА ЯЗМАЛАР

Ишетми калмагыз

Аудиоязмалар

  • Гильм Камай

  • Җәлилнең якын дусты

  • Ирек Нигъмәти - "Кояш сүнде ул йортта"

  • Ләйлә Минһаҗева - "Милләтебезгә тугры, буыннарга үрнәк шәхес"


ТӘКЪДИМ ИТӘБЕЗ